Азнакай районының Кәкре Елга авылы «Марс» хуҗалыгына карый. Авылның да, хуҗалыкның исеме дә бик тиз хәтердә кала торган икән дип уйлап куйдым. Аз гына вакыт эчендә авылда күреп очрашкан һәркем күңел дәфтәрендә урын ала торды, халкы да үзенчәлекле икән ләбаса.
Хуҗалык җитәкчесе Рамил Зарипов шушында туып-үскән егет. Әти-әнисе укытучы булган, ә ул авыл хуҗалыгы тармагын сайлаган.
- Укытучы булып китмәсәм дә, киләчәк һөнәремне сайлау мәктәп тормышына бәйле. Без укыган елларда мәктәпнең атлары бар иде, шуларны карап, чистартып мәш килә идек. Атларны ярату ветеринария институтына алып китте, - ди ул.
Атлар аның өчен балачак мавыгуы гына булып калмаган, ул аларны бүгенгәчә ярата, кадерли. Язганнарым нидидер бер сүзтезмә генә түгел, Рамил Зарипов, атлар турында сөйләгәндә, бөтенләй башка кешегә әверелә дә китә. Гомумән, Кәкре Елга авылында атларга аерым караш. Авыл җире булуга карамастан, аларның хәтта үзләренең ат мәктәпләре дә бар. Тагын шунысы игътибарга лаек: биредә чабышкы атларны ярышларда катнашыр өчен генә тотмыйлар, алар шулай итеп малайларны, кызларны җиргә, туган авылларына бәйлиләр. Яшьләр, балалар фермага килеп үзләренә бер шөгыль таба, аралашалар.
Рамил Зариповның ике улы да авылда төпләнгән. Без барып кергәндә, кече уллары атлар арасында иде. Әллә балачактан атлар арасында чуалу тәэсир иткән, әллә әти-әни тәрбиясе, егет бик акыллы, гади, эчкерсез. Күп тапкырлар җайдак булып ярышларда катнашкан, призлы урыннар алган. Быелгы Сабан туенда да «Марс» хуҗалыгыннан биш ат чапкан. Район Сабан туенда Рамил Зариповның уллары Руслан, Рушан беренче-икенче урыннарны бүлешкәннәр.
- Хуҗалыгың беренчеләрдән бара икән, атың да бәйгедә калышмаска тиеш. Моның өчен аны яхшы итеп тәрбияләргә, бөтен шартларын туры китереп тотарга, әзерләргә кирәк. Чабышкы атлар беркайчан да табыш китерми, аның үз хикмәте, - ди колхоз җитәкчесе.
Кәкре Елгада хикмәтләр күп. Күңелегездән генә барлагыз әле, яшьләрнең дип әйтмим, авылда яшәүче урта яшьтәге ирләрнең ничәсе ат җигә белә икән? Кәкре Елгада бу һөнәр дә онытылмый. Ат тугарып җигү буенча спартакиада да үткәрәләр әле. Башка бәйрәмнәр дә авылда үзенчәлекле үтә, мәсәлән, өлкәннәр җыелган табынга терлек картасы, мич коймагы, бәрәңге пешерәләр. Кайсы гына өлкән кешегә әйтсәң дә, әлеге ризыклардан баш тартмаслар, аларга банан түгел, нәкъ менә шушы ризыклар тансык. Җәй көне мәчеттә балалар өчен лагерь эшли, монысының чыгымнарын да хуҗалык күтәрә.
Кәкре Елга борынгыдан килгән яшәүнең асылын югалтмыйча, туры канлы авыл тормышы белән яши. 155 колхозчы, 7000 гектар җирләре, 2500 терлекләре бар.
- Без нәкъ борынгыча - колхоз системасы белән яшибез, эшлибез, - диделәр хуҗалыкта.
Шәхси хуҗалыкларда терлек асраудан да, азык әзерләүдән дә курыкмыйлар. Ун ай эчендә генә колхоз идарәсе шәхси хуҗалыкларга 110 баш мал саткан. Җитәкченең үзенең дә дүрт баш симертү үгезе генә бар. Рамил Зариповның авылда яшәргә калган уллары да, абзар тулы терлеге дә шәхси үрнәк. Ферма башында «Сыер бар - авыл бар, авыл бар - дәүләт бар» дип язып элгәннәр. Кәкре Елга авылы халкы зур эшләрнең асылы гап-гади гамәлләрдә икәнлеген аңлап, әнә шулай матур гына яшәп ята.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар