16+

Шәмәхә бодай

Арча районында быел бодайның шәмәхә орлыклы сортын үрчетә башлаячаклар.

Шәмәхә бодай

Арча районында быел бодайның шәмәхә орлыклы сортын үрчетә башлаячаклар.

 Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте җиткерә. Шәмәхә орлыклы бодай сәламәтлекне ныгыта, кайбер авыруларны профилактикалау өчен дә файдалы ди. Шуңа өстәп, яңа сортта антиоксидантлар күп.

Надира дип аталган шәмәхә бодай сорты Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты тарафыннан булдырылган. «Омскиның Себер авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтыннан шәмәхә төскә буялган азык бодае линиясен алган идек. Без аларны гибридлаштырдык һәм шәмәхә орлыклар белән яхшы комбинация килеп чыкты», – дип сөйли институтның әйдәүче фәнни хезмәткәре Нурания Васыйлова.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading