Моңарчы халык урбанизация тәэсире аркасында авылдан шәһәргә «таю» ягын карый иде. Хәзер инде менә аны кире шәһәрдән авылга тартырга җыеналар. Ә бу рурализация дип атала.
Сер түгел, Сталин чорында илдә рәсми булмаган «крепостное право» яшәп килде, ягъни авыл кешесенә читкә чыгып китәргә мөмкинлек бирелмәде. Чөнки аның паспорты юк, ә паспорт алу сират күперен кичү белән бер иде. Шуңа да 60 нчы елларга кадәр авылда кешеләргә булган кытлык артык сизелмәде. Үзгәреш Хрущев бераз «йөгәнне» бушата төшкәч башланды. Халык, бигрәк тә яшьләр акрынлап шәһәргә агыла башлады. Тора-бара ул инде ташкын рәвешен алды. Һәм иң гаҗәбе шул - аны ничектер җитди проблема санап, туктатырга җыенучы да булмады. Мондый социаль-икътисади сәясәтнең, дөресрәге, битарафлыкның «җимешләрен» безгә исә бүген татырга туры килә. Соңгы берничә дистә ел эчендә илдә авыллар берәрләп түгел, ә меңәрләп юкка чыга башлады. Россиянең Төбәкләр үсеше министрлыгы мәгълүматларына караганда, 2010 елда гына да 3000нән артык авыл яшәүдән туктаган.
Гомумән, әгәр 2010 елгы Бөтенроссия халык санын исәпкә алу нәтиҗәләренә күз салсак, 2002 ел белән 2010 ел аралыгында илдә халык саны 2,3 миллионга кимегән. Бу хәл аеруча авылларда кискен. Анда халык саны кимү, шәһәрләрнеке белән чагыштырганда, 3 тапкырга күбрәк. Иң аянычы - кешеләр генә түгел, авыллар үзләре дә үлә. Мәсәлән, 2002 елдан алып 2010 елга кадәр ил картасыннан 8,5 мең авыл юкка чыккан.
Бүген инде моның сәбәпләре турында күпме генә «шәрран ярып» кычкырсак та соң! Үлгән авылларны яңадан торгызу мөмкин түгел. Ләкин әлегә исәннәрен яшәтергә кирәк. Әгәр дә без авылга булган мөнәсәбәтне тамырдан үзгәртмәсәк, тиздән алары да юкка чыгачак.
Менә шуңа күрә дә инде соңгы вакытта дәүләт башындагылар, ниһаять, мәсьәләгә йөз белән борыла башладылар. Алар аңлый: дөрестән дә, авылларны тәмам югалту ихтималы зур.
Бу язмага тотыныр алдыннан гына «Россия-24» телеканалыннан танылган кинорежиссер, халык артисты Никита Михалковның бүгенге Украинадагы хәлләргә карата чыгышын тыңладым. Ул анда Россиянең дә гаепле булуын әйтә, ягъни без соңгы 20 ел эчендә Украинага газ сатып табыш алу турында гына уйладык. Ә Россия белән Украина арасындагы гасырлардан килгән рухи бәйләнеш ничектер читтә калып килде, аны ныгыту турында кайгыртучы булмады. Нәтиҗәсе шул - бүген инде без Украинаны югалттык. Ә бит төптәнрәк уйлап карасак, авыл белән дә нәкъ шундый ук схема күзәтелә. Моңа кадәр аңа бары тик икътисади төшенчә буларак кына каралды. Мәсәлән, Россия Фәннәр академиясенең Н.К.Кольцов исемендәге үсеш биологиясе институты белгече Александр Баранов әйтүенчә, революция чорыннан алып илдә авыл өчен берни дә эшләнмәгән. Югыйсә, без бит һәрчак аграр ил булып килдек. Үзебезне генә түгел, бөтен дөньяны туендыра алабыз. Ләкин ни өчендер бу турыда беркемнең дә искә төшерәсе килми. Янәсе, иң мөһиме - авыл продукция җитештерә, шул җиткән. Тулаем алганда, Авыл хуҗалыгы министрлыгы бар, ә авыл министрлыгы юк. Аны дистәләрчә еллар буе икътисади яктан гына сыгып, социаль ягы күз уңыннан читтә калып килде. Бөтен көч урбанизациягә, ягъни шәһәрләрне үстерүгә тотылды. Яшәү шартларының иң яхшысы - шәһәр кешесенә. Ул теләсә кайсы уку йортына кереп укый ала, аның мәдәни кыйммәтләр белән танышу мөмкинлеге дә чиксез зур. Ә авылда болар юк.
Заманында Татарстан авыл хуҗалыгы министры булып эшләгән Фатыйх Сибагатуллинның бер семинарда үзенең Голландиядә булып, андагы фермерлар тормышын күргәннән соң алган тәэсирләрен шаккатып сөйләгәне хәтердә. Голландиядә фермерлар өчен бөтен шартлар тудырылган, дигән иде ул. Янәсе, андый шартлар булган авылдан читкә юләр кеше генә китәргә мөмкин. Тик менә экс-министрның ул чакта Голландиядә күргән шартларның һич югы беразын гына булса да Татарстанда да булдырмавы аптырашта калдыра. Хәер, ул бер министрның гына хәленнән килә торган нәрсә түгел, билгеле. Ул дәүләт дәрәҗәсендәге аерым бер сәясәт булырга тиеш.
Һәм менә инде, әйткәнебезчә, Татарстанда, ниһаять, урбанизация (авылларның шәһәрләшүе) проблемасын көйләргә җыеналар, ягъни рурализация - кире процесс башланырга тиеш. Моның өчен, хөкүмәт «авыл җирлегендә яшәү өчен уңай шартлар булдыру» бурычын алга куя. Бу хакта Татарстан башкарма хакимиятенең 2013 елда башкарган эшләренә хисабында әйтелә.
Авылларны үстерү Татарстанның 2030 елга кадәр үсеш программасында төп стратегик юнәлешләрнең берсе булачак. Әлеге программаны 2015 елга әзерләп бетерү күздә тотыла. Хөкүмәт хисабында дөрестән дә, соңгы елларда шәһәрләрнең даими үсүе һәм авылларны үзләренә һаман да күбрәк йотуы турында басым ясап әйтелә. Һәм бу конкрет мисаллар белән дәлилләнә. Мәсәлән, 2014 елның 1 гыйнварына Татарстан шәһәр халкы, 2011 ел белән чагыштырганда, 64 мең кешегә арткан. Һәм инде ул бүген 2,92 миллион кеше тәшкил итә. Бу - барлык татарстанлыларның 76,1 проценты дигән сүз.
Шул ук вакытта авыл халкы 13,1 мең кешегә азайган. Һәм инде нибары 918 мең кеше генә калган (23,9 процент). Ә бит бу соңгы елларда авыл кешеләренә төрле ташламалар һәм өстәмә түләүләр кертелүгә карамастан.
Мәсәлән, хисаптан күренгәнчә, 2006-2013 елларда Татарстан «авыл җирлегендә яшәүче гражданнар, яшь гаиләләр һәм яшь белгечләрнең яшәү шартларын яхшырту чаралары» өчен 4,2 миллиард сумнан күбрәк акча сарыф иткән. Моңа өстәп, федераль бюджеттан да 2,9 миллиард сум бүлеп бирелгән. Шулай ук, авылда эшләүче 222 педагогка 2013 ел өчен республика бюджетыннан 630 мең сум субсидия бирелгән.
Авылда эшләргә теләк белдергән 116 яшь белгечкә барлыгы 959 мең сум күләмендә ярдәм күрсәтелгән. Әле алар ел буе ай саен хезмәт хакына 5әр мең сум өстәмә дә алачаклар.
Бүген Татарстанның аграр вузларында максатчан рәвештә 500дән артык авыл баласы белем ала. Алар, килешү нигезендә, укып бетергәннән соң, авыл хуҗалыгы предприятиеләренә эшкә киләчәкләр һәм үз һөнәрләре буенча ким дигәндә өч ел эшләргә тиеш булачаклар. Мондый студентларга хөкүмәт 1 һәм 2 мең күләмендә исемле стипендияләр билгели.
2030 елга кадәр Татарстан рурализация өчен тагын күпме акча түгәчәк - бусы әлегә билгеле түгел. Һәм аның нинди нәтиҗә бирәчәген дә төгәл әйтеп булмый. Шуңа күрә, алда китерелгән саннарга карап, рурализация урбанизацияне җиңә алачакмы, юкмы икәнлеге турында үзегез фикер йөртә аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар