16+

Шәһәрне ташлап, авылга фермер булып кайталар

Татарстанның аграр министры Марат Җәббаров #ТатарстанОнлайн программасында катнашып, республикадагы авыл хуҗалыгы торышы белән таныштырды һәм сорауларга җавап бирде.

Шәһәрне ташлап, авылга фермер булып кайталар

Татарстанның аграр министры Марат Җәббаров #ТатарстанОнлайн программасында катнашып, республикадагы авыл хуҗалыгы торышы белән таныштырды һәм сорауларга җавап бирде.

Офистагы кебек эшлиләр

Республика сөтчелек тармагы буенча лидер санала. Илдә җитештерелгән сөтнең 6 проценты безнеке. Көненә авыл хезмәтчәннәре 4 мең тонна сөт җитештерә һәм алар тулы күләмдә үзебездә җитештерелә.

– Терлекчелек буенча да сынатмыйбыз, – ди министр. – Малларның баш санын арттыру гына түгел, җитештерүчәнлекне күтәрүгә дә зур игътибар бирелә, ә моның өчен алдынгы технологияләр кулланыла. Үсемлекчелек һәм терлекчелектә цифрлаштыру мәсьәләсенең зур нәтиҗәләр бирүен күрәбез, ул аеруча зоотехниклар, мал табибларының эшен җиңеләйтә. Һәр районда барлык яктан да үрнәк булган бер база хуҗалыгы бар һәм алга таба аларның яңа технологияләрне кертү тәҗрибәсен башкалар да өйрәнәчәк.

Мамадыш районындагы бер хуҗалыкта сыерларның һәрберсендә фитнес-браслет барлыгы турында хәбәр иткән идек инде. Сөтлебикәләрнең аякларына беркетелгән фитнес-браслетта бик күп мәгълүмат саклана. Сыерлар авырып китсә, белгечләрнең телефонына шунда ук сигнал килә һәм тиз арада чарасын да күрәләр.

– Ферма буйлап йөреп, һәр сыерны карау түгел инде бу. Әле анда да сыердагы авыру билгеләрен күрмәскә мөмкинсең. Ә хәзер бу хуҗалыктагы белгечләр, гадәти офис хезмәткәрләре кебек, көннәрен эш бүлмәсендә телефонны күзәтүдән яки компьютерны кабызудан башлана, – ди Марат Җәббаров.

Әзер проектлар да бар

Әлеге дә баягы яңа технологияләр, роботлаштырулар авыл хезмәткәрләренең санын кыскартуга китермәсме? Спикер әлеге сорауга җавабында моның котылгысыз булуын, әмма халыкны эшле итү өчен яңа предприятиеләр булдырырга кирәклеген әйтте. Югыйсә без көндәшлеккә сәләтле була алмыйбыз. Әлеге уңайдан авыл фермерларына ярдәм программалары да каралган. Тугыз ел буена 1381 фермер хуҗалыгы 4 млрд сумлык грант алган. 2 мең кеше эш белән тәэмин ителгән. Яңа эш башлаучыларның саны артып тора, һәр хуҗалыкта уртача өч-дүрт кеше эш белән тәэмин ителә. Шәһәрдәге тормышларын ташлап авылга күченеп кайтып, фермерлык эшен башлаучылар да юк түгел. Яңа эш башлаучылар үткән юлны өйрәнеп һәм анализлап, министрлык әзер проектлар булдырган. Теләге булганнар шулар ярдәмендә фермерлык эше белән якынрак таныша да ала.

Авылга кайткан яшь белгечләргә дә ярдәм чаралары каралган. Аларга эшли башлаганда 300 мең сум акча бирелә, моңардан кала бер ел дәвамында хезмәт хакларына өстәмә алалар. Йорт салу өчен субсидия бирелә, 3 процентлы авыл ипотекасы гамәлдә.

Авылда эш булган очракта да, тулы канлы тормыш алып бару өчен социаль объектлар һәм инфраструктура да булырга тиеш. Әлеге уңайдан республикада Президентның илле программасы гамәлдә. Алар нигезендә фельдшер-акушерлык пункты, кибет, балалар бакчасы, мәктәп, спорт мәйданчыгы, мәдәният йорты төзелә һәм ремонтлана. Үзара салым программасы да үзенең нәтиҗәсен күрсәтте. Нәрсә кирәген халык үзе хәл итә, хөкүмәт аларның бер сумына дүрт сум кушып ярдәм итә.

Ярминкәләр эшли башлый

19 сентябрьдә, традициягә кергәнчә, авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлый. Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, ярминкәләр оештырыла башлаганда, авыл җитештерүчеләре дә, шәһәр халкы да моңа әзер булмаган.

– Фермерлар килеп, товарларын сата алмый иде. Ә хәзер бөтенләй башка күренеш. Аларның продуктларын чират торып алып бетерәләр. Иртән ярминкә эшен карарга чыгабыз, ул вакытка инде машиналар буш була. “Нишләп товарларыгыз юк?” – дигәч: “Сатып алып бетеределәр”, – диләр. Бүген кайбер фермерларның 70-80 процент даими клиенты бар инде. Экологик чиста продуктка ихтыяҗ сизелә, – диде министр.

Әңгәмә ахырында авыл уңганнарына уңышлар, сабырлык теләде.

– Елны яхшы уңышлар белән тәмамларга язсын, – диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading