16+

Шундый-шундый эшләр, тора-бара нишләр...

Яратам да инде авылны: аның һавасын, табигатен, үзенә күрә бер гадилеген. Шуңа күрә җәйге ялымны да авылда үткәрәм. Шәһәр белән авыл бөтенләй икесе ике дөнья кебек. Авыл халкының үз борчулары һәм мәшәкатьләре, үзләренең куаныч һәм сөенечләре, уйлары...

Шундый-шундый эшләр, тора-бара нишләр...

Яратам да инде авылны: аның һавасын, табигатен, үзенә күрә бер гадилеген. Шуңа күрә җәйге ялымны да авылда үткәрәм. Шәһәр белән авыл бөтенләй икесе ике дөнья кебек. Авыл халкының үз борчулары һәм мәшәкатьләре, үзләренең куаныч һәм сөенечләре, уйлары...

...эшли
Авыл халкы, һәрвакыттагыча, ялны белмичә эшли дә эшли. Печән өсте тәмамланырга өлгермәде, кеше шунда ук каралты-курасын яңарту эшенә кереште. Кем йортын төзекләндерә, кем түбә ясый, икенчеләр исә буяу эше белән мәшгуль. Бакчада яшелчә һәм җиләк-җимеш өлгергән вакыт. Аларны да урнаштырасы, кышка запас әзерлисе бар.
...борчыла
Быелгы корылык барлык авыл халкын борчуга салды. Дөрес, яңгыр яугалады анысы, әмма ул иң кирәкле вакытта гына булмады. Аннан соң яздан бирле бер тамчы яңгыр күрмәгән авыллар да шактый булды. Корылык булган районнар рәтендә Балтач, Балык Бистәсе, Саба, Теләче һ.б. Шуның нәтиҗәсе буларак печәннәр дә, үткән елдагы кебек, калын булып үсмәде. Киләсе елга тагын печән булмаячак, шуңа күрә ике елга җитәрлек итеп әзерләп калырга кирәк, дип кисәткәннәр иде бит үткән елны. Кызганычка, дөреслеккә туры килде шул. Моңа колак салганнарның быел шактый гына печән запаслары бар иде әле. Калганнар исә тегеннән-моннан печән җыярга мәҗбүр булды. Кемнәрдер сатып алырга уйлап тора - сатучы булса...
Күңелне борчыган тагын бер мәсьәлә - быелгы иген уңышы. Бүген инде урып-җыю эше бөтен куәтенә бара. Вакытында яңгырлар яумау икмәкнең үсешенә дә зур тәэсир ясады. Шуңа күрә фаразлар да сөендерә торган түгел: үзебезгә җитсә дә, читкә озатырлык ашлык быел булмаячак, диләр. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов та: «Быелгы икмәк бик бәрәкәтле, чөнки ул читкә сатарга зур мөмкинлекләр бирми. Аның без фаразлый торган күләме республиканың үз ихтыяҗларын канәгатьләндерерлек кенә булыр кебек күренә. Шуңа күрә, аңа бәя дә икенче булыр, дигән исәптә торабыз», - диде. Булган ашлыкны вакытында җыеп алырга һава торышы гына каршы килмәсен инде.
Икенче икмәк булган бәрәңге дә, дым җитмәү сәбәпле, үсәргә интегеп утыра. Кайбер бакчаларда ул инде корып-саргаеп та беткән. Ярый ясалма су сиптергечләр бар. Алардан файдаланучылар хәзер байтак, шулай да ул шифалы яңгырларга җитәме соң инде?!
...сөенә
Авыл турында сөйләгәндә моңсулык күбрәк булса да, авыл халкының сөенечләре дә шактый. Күзгә иң ташланганы юллардыр, мөгаен. Әкрен-әкрен генә булса да, күп авылларда юлларны төзекләндерәләр. Хәзер туган якларга рәхәтләнеп асфальттан гына кайтып җитәргә була. Кечкенә авылларга да тырышып-тырмашып юл салып яталар. 2015 елга барлык авылларны асфальт юл белән тоташтырып бетерәчәкләренә чын күңелдән ышана авыл кешесе.
Асфальт юллар салына башлагач, буш калган йортларга да хуҗалар табыла башлады бит. Авылны якын иткән, тынычлык, саф һава яратканнар ул йортларны сатып алып төзекләндерә, матурлый. Кайбер авылларда, йорт сатып алырга телибез, дигән игъланнар да күренгәли.
Аннан соң хәзер авылларда барлык уңайлыклар бар: газ-су кергән, кибетләрдә дә җаның теләгән ризыкны алырга була.
...көрәшә
Бакчада алмалар кайчан өлгерә, дип сорасагыз, авыл кешеләре моңа болай җавап бирер иде: «Каргалар чукый башлагач!» Чыннан да, җиләк-җимешнең өлгергәнен көтеп кенә тора карга, чәүкә һ.б. кошлар. Карга белән көрәш яздан ук башлана: башта алар яңа гына утырткан суганнарны, кабак төшләрен һ.б.ны йолкып чыга. Соңрак викторияне штурмларга тотына (шуңа да инде күпләр, ачулары килеп, аны бетерделәр дә), аннан чия, помидор һ.б.га чират җитә. Хәтта яңа аткан чәчәкләрне дә игътибарсыз калдырмый бу кошлар: таҗларын йолкып-йолкып ашап карыйлар. Шулай итеп, авылда беренче «дошман» - карга. Алардан башка да көрәшергә корткычлар җитәрлек ул. Колорадо коңгызын әйтеп тормыйм инде, әле аннан башка да һөҗүм итүчеләр күп: суган чебене, кәбестә корты, кырмыска һ.б. Вакытында чарасын күрмәсәң, күп яшелчәләрдән колак кагуың да бар. Берәүләр кишер алып кермәкче булган, әмма йолкып чыгарса, анда кишердән сабак кына калган: сукыр тычкан алданрак өлгергән. Карбыз түтәлен дә актарып бетергән алар, икенче берәүләрнең чөгендер түтәленә ияләшкәннәр.
Менә шундый борчу-мәшәкатьләр, сөенечләр белән яшәп ята авыл...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading