Шәһри Казан

Шәйдулла Сәлахов: «2010 елда бу вакытта азык эзләп чыгып киткән идек инде»

Күптән инде, бу тиклем зур ат көтүе күргән юк иде, Арча районының Смак-Курса авылында шундый матур күренешкә тап булдым. Бала чакта ат көтүе уртасында калганым искә төште. Курыкканмындырмы - анысы хәтердә түгел, ә менә атларның җир күкрәгенә барабандай бәреп үтүләре гел онытылмый. Бу хатирәләр яңарган саен башны югарырак тотасы килә,...

Реклама

- Авыл малайлары ат көтүен күреп үсәргә тиеш, дип уйлыйм. Ат авылның күрке, алар бер кешене дә битараф калдырмый. Хуҗалыкта 100ләп атыбыз бар. Фермаларга да азыкны ат белән кертәбез, ягулык тотып, техника эшләткәнгә караганда, чыгымнар да аз китә. Гомумән, татар кешесенә ат якын инде ул. Шыгырдан егетләре гел ат сорап киләләр. «Тол хатыннар да ат суя бездә», - диләр алар. Үзенә күрә тырышлыкка бер бәя инде бу. Ел саен 25-30 нәни тайларыбыз туа. Чабышкыларыбыз да бар, быелгы район Сабан туенда иң алдынгы урыннарны яуладык.
- Шәйдулла Имамович, авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең кәефләре ничегрәк? Яңгырсыз торган көннәр бик куркытмадымы? Күпләр инде 2010 елдагы корылык кабатлана дип фаразлый башлаган иде.
- 2010 елда без бу вакытта инде кышка азык эзләп күрше өлкәләргә чыгып киткән идек, уңыш булмасы тәгаен билгеле иде. Яңгырның күп явуыннан да бигрәк, кирәкле вакытта булуы бик мөһим. Ел да Сабантуйлар алдыннан, 100гә якын кеше җыйналып, Арча районына кергән барлык хуҗалыкларның кырларын карап, бәя биреп чыгабыз.
Бу маршрутның озынлыгы 140 чакрымга җыйнала, безнең хуҗалык басуларына югары бәя бирелде. Быел алай куркырлык сәбәпләр юк, дип уйлыйм. Һәрхәлдә, безнең кырларга язгы чәчүдән соң, бик шифалы яңгырлар явып үткән иде, аннан соң да теге яки бу басуда яңгырлар булгалады. Соңгысы да файдалы булыр, бик вакытлы яуды. 300 гектар җиребезне без болай да сугарабыз, аның 100 гектарында - бәрәңге.
- Бүген күп кенә хуҗалыклар бәрәңге үстерүне табышлы түгел дип исәпли. Сез бәрәңгене киметергә уйламагансыз әле.
- Башкаларның бәрәңгедән баш тартуы безнең файдага гына булды. Кеше туктагач, без сөенеп эшкә тотындык. Бер ел алдан горчица чәчеп, бәрәңге утыртасы басуны әзерлибез. Горчица туфракны дәвалый, корткычлардан арындыра. Узган ел көз яңгырлы килде, 40 гектарны гына машина белән алдык, калган 60 гектарына кул хезмәте кирәк булды, шуннан соң да бәрәңге безгә табыш китерде. Саклый торган подвалларыбыз әйбәт, кыш буе бәрәңге саттык. Бар нәрсә дә рентабельле булып та бетмидер, ашыгып кул селтәргә кирәкми, хуҗалыкта бар да булырга тиеш. Эшләсәң, һәрнәрсәдән табыш алырга була. Элиталы орлыклар әзерләп сатканнан гына ел саен 15-16 миллион сум керем килә. Әлбәттә, орлыкларга карата таләпләр бик югары.
- Авыл хуҗалыгына өлкән буынга алмашка яшьләр киләме? Югары белемле белгечләрне, яшьләрне җәлеп итү өчен ниләр эшлисез?
- Белгечләргә кытлык юк безнең хуҗалыкта. Укып кайткан биш егетебез эшли, унысы укып йөри, үзебезгә кайтырлар дип көтәбез. Гел остарып китеп, җитәкчелеккә шелтә белдерергә яратучылар күп бүген. Төпләп уйлап карасаң, нинди матур программалар бар республикабызда. Укып кайткан белгечкә 100 мең сум күләмендә акча бирелә, аннан соң ай саен 5 000 сум өстәп түләнә. Авылда төпләнгән яшьләргә йорт җиткерергә ярдәм итәләр. Безнең авылда да 15 йорт салынды, яңадан 5-6 кеше документлар тутырып йөри. Әле менә яңа проект гамәлгә кереп бара. Авыл хуҗалыгы министрлыгы белән килешү төзеп, яшь кешене укырга җибәргәндә хуҗалык
5 000 сум түләсә, министрлык 5 000 сум түләячәк. Аена 10 000 сум алып уку начармыни? Әти-әниләре безнең хуҗалыкта эшләгән, ышанычлы кешеләрнең балаларын укытырбыз, дип торабыз. Киләчәктә механизатор, сыер савучы булырга теләүчеләр өчен дә берәр матур программа кабул ителсә, әйбәт булыр иде. Үзебез бу юнәлештә эш алып барабыз. Чыгарылыш сыйныф укучыларын өлкән яшьтәге сыер савучылар, механизаторлар белән очраштырабыз.
- Нәтиҗәсе бармы?
- Анысын тиздән күрербез. Авылларда бүген тормыш начар түгел. Район буенча үткәрелгән спорт ярышларының гомуми нәтиҗәләре буенча беренче урын алдык. Катнашучыларны акчалата кызыксындырабыз, юл чыгымнарын да хуҗалык исәбеннән күтәрәбез. Мәктәп тормышы, аның яшәеше дә безнең өчен ят түгел, ярдәм итеп торабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: