Шәһри Казан

Сигез меңлек «армия»гә ничек каршы торырга?

Авыл хуҗалыгына каршы көрәшүче «армия»дә 8000 төрдәге зыян салучылар бар, ди белгечләр. Бу - чүп үләннәре, үсемлектә һәм туфрактагы авырулар, корткыч бөҗәкләр. Алардан килгән зыян, уртача алганда, уңышның 17 процентын югалтуга китерә. Россиянең аерым төбәкләрендә табигать шартларының нинди килүенә карап, әлеге сан хәтта 25-40 процентка да җитәргә мөмкин. 8000 төрдәге...

Реклама

- Таһир Галимҗанович, иң элек газета укучыларыбызга шуны аңлатыйк: биологик препаратларның нигезендә нәрсә ята, алар нинди нәтиҗә бирәләр?
- Табигатьтәге бөтен микроорганизмнарны, үсемлек, тереклек дөньясының яшәешен тулаем итеп күрә алсак, безгә андагы тәртипкә гаҗәпләнергә, сокланырга гына кала. Тереклек дөньясында бернәрсә дә артык һәм ким түгел. Шул ук чүп үләннәре, корткычлар да кирәк. Алар көчсез үсемлекләрне юкка чыгаралар, нәтиҗәдә, калганнары ныграк үсеш ала, бу - табигый сайланыш. Зарарлы микроорганизмнар хисабына файдалыларының яшәеше дә табигый баланска китерә. Ул бозыла икән, туфракта авырулар барлыкка килергә мөмкин, ниндидер корткычлар үрчеп китә. Баланс югалуның сәбәпләре - химик пестицидларны чамасыз куллану, экологиянең бозылуы. Биологик препаратлар исә менә шушы балансны көйләүгә, үсемлекләрнең иммунитетын арттыруга, туфракның сәламәтлеген кайгыртуга юнәлдерелгән. Аларның нигезендә - кеше организмына да, табигатькә дә бернинди дә зыян салмый торган тере микроорганизмнар.
- Бүгенге көндә химик ашламалар кулланмый гына иген үстерүне күз алдына да китереп булмый кебек.
- Шул ук химик ашламалар белән беррәттән, биологик препаратлар да куллансак, без күбрәк отачакбыз. Кытай халкында, надан чүп үстерә, акыллы исә - уңыш, зирәк җир карый, дигән мәкаль бар. Химик пестицидлар зарарлы корткычларны, авыруларны гына үтереп калмый, файдалы бөҗәкләрне, микроорганизмнарны да юкка чыгара, шулай итеп, без югарыда әйтеп үткән табигый балансны югалтабыз. Бер сүз белән әйткәндә, бүген кырда үскән уңышны кайгыртып, химик пестицидлар белән генә эшкәртәбез икән, без аның куәтен алабыз, көчсезләндерәбез. Газета укучыларына да кызыклы һәм файдалы булырдай бер мисал китерик. Бездә җитештерелә торган триходермин препаратын алыйк. Ул Trichoderma lignorum гөмбәчекләренең спораларыннан тора. Бу споралар, бакчачыларның дошманы булган «кара тәпи», фитофтороз, черек авыруларын таратучы гөмбәчекләргә каршы гына көрәшеп калмыйча, үзенә күрә бер антибиотик матдә бүлеп чыгара һәм шуның белән туфракта булган зыянлы бактерияләрне дә бетерә. Күргәнебезчә, без туфракны дөрес итеп тәрбиялибез икән, ул авырулар белән үзе үк көрәшәчәк.
- Биологик препаратлар кеше организмына ничек тәэсир итәләр?
- Яшелчә, җиләк-җимеш үстергәндә кулланылган химик препаратлар аның составында калмыймы, дип сорасак, нормадан артык түгел, дигән җавап ишетәбез. Кем өчен нинди нормалар бит? Бавыры, ашказаны авыру, аллергия белән интегүче кешеләр бар... Сабыйларга файдалымы бу? Гомумән, шәхси бакчада күрә торып химик препаратлар куллану бик үк дөрес гамәл түгел. Бүген белгечләр кеше организмы һәм табигатьнең үзе өчен дә файдалы булган бик күп төрле биопрепаратлар тәкъдим итәләр.
- Бик-бик дигәннең дә бер кимчелеге булмый калмый. Монда да ниндидер без белеп бетермәгән сере бардыр әле?
- Кимчелек үзебездә - табигатьнең көченә ышанып бетмәвебездә. Кеше табигатьнең бер өлеше булса да, ул аннан бүген ераклаша, аның ничаклы көч-куәткә ия булган нечкә механизм икәнлеген танып бетерми. Ә биопрепаратлар табигатьнең үзеннән алынган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: