Шәһри Казан

Сөн буеның ап-ак каеннары...

Әй, кайчак үз туган ягыңның да гүзәллеген күреп бетермисең инде. Актанышның Меңнәр авылына баргач та мин берара әсәренеп, гаҗәпсенеп тордым. Булса да була икән матур, нур йоккан чын татар авыллары. Урамнарында да, ихаталарында да төзеклек, буяу тимәгән, бизәк төшмәгән бер йорт, бер тәрәзә юк. Хан сарайлары түгел, әмма бар җирдән...

Реклама

Киртләчләп көрәлгән капка төпләренә, тымызык кына күккә күтәрелгән морҗа төтеннәренә биһуш булып атлый-атлый, балалар бакчасына килеп төртелгәнемне сизми дә калганмын. Балалар бакчасы ишегалды Казанныкылардан ким түгел, әй - шундый ук, кырыкмаса-кырык төрле спорт инвентаре белән мактанып, төрле төсләргә баеп утыра. Өч бала белән каршыма чыккан хатын-кызны тәрбияче дип уйлаган идем. Ул исә җәһәт кенә аңлатып та китте: «Бакчада эшлим эшләвен, әмма болары үземнеке: бусына - 6, боларына 3-4 яшь. Өч бала баламы инде ул? Минем әле өлкәннәре дә бар. Җәмгысы алтау.» Мин аларны, «әни, әни, әни», дип урам тутырып гөрләшә-гөрләшә баруларын күздән югалганчы озатып калдым. Күз генә тимәсен!.. Ә үземнең бит шушы авылга килен булып төшкән авылдашым, күптән түгел генә юбилеен бәйрәм иткән Фәнисә апаны эзләп килешем. «Яшь вакытта авылда калудан, колхозда эшләүдән котым чыга иде. Ә бәхетем нәкъ авылда, янәшәмдә көтеп торган икән», - дигән иде ул бер юлы. Аның Меңнәр авылында яшәвенә дә өч дистә елдан артып киткән икән инде.
- Алай да язмыш миннән акыллырак булып чыккан да, алай да авылда калдырган, дип шөкер итәм бүген, - дип көлә-көлә сүзен башлады Фәнисә апа Низамова, үзенең гомер юлына бәя биреп. - Мин 1962 елда, дүрт апам, бер абыемнан соң көтеп алынган, иң кечкенә апамнан соң алты ел аерма белән дөньяга килгән кыз. Яңа Әлем кызы. Университетка бер талпынуда керә алмадым да, беренче очраган трамвайга утырып, техник вуз ишеген шакыдым. Укуны тәмамлаганда, 27 яшьлек идем инде. Колхозга эшкә барасы килмәде. Әлем авылының балалар бакчасына эшкә урнаштым, соңрак Уразайда эшләдем. Әмма ул вакытта билгеләү дигән нәрсә бар иде. «Чишмә» колхозына зоотехник итеп эшкә чакырдылар. Әле дә хәтерлим: 26 март, беренче эш көнем. Ә минем колхозда эшлисе килмәвем итәк-чабуымнан коела-коела бара... Шөкер, бергә эшләүче белгечләр әйбәт булды. Озакламый зур «Чишмә»дән ике хуҗалык ясадылар. Соңрак хуҗалыклар кабат кире кушылды. Мин тиз арада икътисадчы һөнәрен үзләштердем дә, инде озак еллар колхозда шушы вазифаны башкарам.
- Сез бит инде бу вакытта ир хатыны?
- 1989 елда шушы авыл егетенә кияүгә чыктым. Бер кыз, бер малай алып кайттык. Хәзер улыбыз Алмазга - 23 яшь, Түбән Кама шәһәрендә яши, кызым Рамилә югары уку йортында белем алып йөри. Ирем колхозда механизатор булып эшли. Авылда икебез генә хәзер.
- Теге мәңге авылда яшәмәс идем, дигән уй кыбырсып алгаламыймы соң, Фәнисә апа?
- Син нәрсә, Меңнәрдән дә матуррак җир була аламы соң? Без бит әле шуның өстенә авыл читендә, Сөн ярында диярлек яшибез. Ә ярда кукраеп каеннар утыра. Язын ямь-яшел яфрак яруларын, көзен җете кызыл булып өлгергән ябалдашларының шәфәкъ баешында назланып утыруларын бер генә күр син! Төрле вакыт булгандыр - авылга кайтасы килмәгән вакытымны да уйлап алган чак була. Әмма мин бүген анык беләм - авылсыз яши алмыйм инде хәзер. Шәһәр ыгы-зыгысыннан Ходай сакласын. Мин - табигатем белән авыл баласы. Һәм шундый бәхет һәркемгә насыйп булуын теләр идем.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: