Укучыбыздан: «Зинһар, ярдәм итегез, Яңа Чишмә районының Зирекле авылында ир-атлар «фанфуриклар» эчеп үлә» дигән хәбәр килеп ирешү белән, без юлга кузгалдык.
Дөрес, мондый җитди мәсьәләне тикшерергә дип районга чыкканчы, башта хәбәр итүчедән бераз мәгълүмат та алдык.
- Үлүчеләр булмады түгел, булды инде. Мин үзем Казанда яшим, авылдагы энем әнә шулай эчеп йөри. Кунакка кайткач, ялгыз аналар бу проблеманы күз яшьләре аша сөйләде. Зиреклегә барып тикшерсәгез, бәлки, бу агуны сатучылар бераз курка калырлар иде, - диде исем-фамилиясен газетада күрсәтмәүне үтенгән укучыбыз.
Аңлатып китик: дәвалану яки косметик максатларда файдаланыла торган 100 граммлы пластик шешәләрдәге составында спирт булган сыекча халык теленә әнә шулай «фанфурик» буларак кереп калган. Аның бәясе, кибетләрдә сатыла торган аракы белән чагыштырганда, шактый арзанрак.
Редакциягә мөрәҗәгать иткән укучыбызның: «Авылга баргач, иң элек Разия апаны эзләп табыгыз сез. Аның улы Наил бик эчә», - дигән сүзенә ияреп, Зиреклегә килеп җиткәч, өлкән яшьтәге апаны күреп сөйләшергә булдык. Нинди эш белән йөрүебезне бераз аңлаткач, ул шундук:
- Ю-юк, сеңлем, ике-өч ай эчми инде улым, эшләп йөри әнә. Сәламәтлеге дә начар, акчасы да юк бит аның! Каян килеп көн дә эчеп йөрсен, - дип кырт кисте.
Кыскасы, аннан да, урамда очраган тагын берничә кеше белән аралашып та, бернинди дә мәгълүмат ала алмадык. Шулай да бер апа:
- Моннан ике-өч ел элек «Батыр» кибетендә саттылар ул «фанфурик»ны. Тик шуннан соң авыл ветераннары, хәзрәт, авыл советы - барысы да берләшеп, тиз арада әлеге кеше белән сөйләшеп, бу кырын эш туктатылды. Алай үлем-китем турында да бер дә ишеткәнем юк шул, - диде.
Җил исми яфрак селкенми, әлеге сүзләр дә юктан гына чыкмагандыр бит инде, дип, без җирле үзидарә башлыгы Җәлил Гайфетдиновны күреп сөйләшергә уйладык. Сөйләшә торгач, мәсьәләнең бераз очына да чыга башладык шикелле.
- Бу сүзләрнең каян килеп чыкканын чамалыйм мин, - диде ул. - Бар инде, сатучылар юк түгел анысы. Тик «фанфурик» түгел, ялган аракы, ягъни спиртка су кушып та, самогон да саталар. Бу хакта без үзебез дә районга мәгълүмат биреп торабыз, ләкин аларны кулдан тоту кирәк бит. Ә тота алмыйлар. Сатучылар бик оста эшли. Даими сатмасалар да, ара-тирә саткалап алалар. Тикшерүчеләр белән бергә, берничә тапкыр үзем дә кереп карадым. Берсе тотылды да инде, 7000 штраф та түләде. Барыбер кырын эшен ташламый.
- Аракы эчеп үлүчеләр дә бар, диләр бит, - дим.
- Берничә исерек үлде. Ләкин суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре, үлем сәбәбе нәкъ менә «фанфурик» булуын расламады. Берсенең, мәсәлән, йөрәге авырта иде. Эчәргә дә ярамый иде. Дөрес, 15 ел элек ялган аракы эчеп үлүче булды. Сала торган кеше сала инде ул. Нәрсә эчкәнен карап тормый. Аракысын да, «фанфуригын» да, сырасын да эчә. Бервакыт организмы чыдамыйча «китеп бара». Яшерен-батырын түгел, андый сатучылар һәр авылда бар инде ул, тик тоттырмыйлар гына, - диде Җәлил әфәнде.
Аңлашылганча, авылда ялган аракы сату белән ике гаилә шөгыльләнә. Шуларның берсе - ирле-хатынлы, үзләре дә салгаларга ярата икән. Без килгән көнне дә, исерекләр, диделәр. Керергә теләгән идек тә, капкалары эчке яктан бикләнгән иде.
- Бер тычкак сыер бөтен көтүне пычрата шул. Аңа карап, бөтен кеше аракы эчми бит инде бездә. Хәзрәтебез бик яхшы. Ул агарту эшләрен яхшы алып бара. Шактый ир-ат, эчүләрен ташлап, дин юлына басты, - дип тә өстәде Җәлил әфәнде.
Без үзебез дә, 14 ел төрмәдә утырып кайткан бер ирдән кала, урамда башка исерекне очратмадык. Ялган аракы сатучылардан ачыктан-ачык зарланган башка кешене дә очратмадык.
Кая мөрәҗәгать итәргә?
Бу мәсьәлә буенча районда участок полициясе хезмәткәре Рамил Таһировка да чыктык. «Безгә менә шундый мөрәҗәгать белән шалтыраттылар», - дигәч, ул иң элек: «Ю-юк, сез нәрсә, бездә андый проблема юк. Мин берни дә белмим», - дип инкарь да итмәкче иде. Тик аннан соң барысын да тәфсилләп сөйләгәч:
- Бар инде алар, әмма контрольдә тотабыз. Эш ачар өчен, «контроль сатып алу»ны башкарырга кирәк шул. Ә алар чит кешегә сатмыйлар. Кулга эләккән очракта, законсыз рәвештә аракы сатучы кешегә штраф каралган, әгәр инде экспертиза нәтиҗәләре буенча, аның сыйфаты кеше гомере өчен куркыныч тудырган очракта, җинаять җаваплылыгына тартыла, - диде ул.
Эчке эшләр министрлыгында аңлатуларынча, мондый очракта зыян күрүче кеше яки авыл халкы, берләшеп, 02, 112 телефоннары буенча шалтыратырга тиеш. Моннан кала, Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең 8(843)278-92-79 «кайнар элемтә» телефоны буенча да хәбәр итәргә мөмкин.
Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары
Комментарийлар