16+

Социализм утравы

Биектау районының Шәпше авылында социализм рухы яшәве авылга килеп кергәнче үк сизелә. «Урак һәм чүкеч» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте дигән язуны гел буяп торалар, күрәсең. Кызыл, яшел төсле язу белән урак һәм чүкеч сурәте әллә каян күренеп тора. Бүген Шәпшедә уракны кулга тотучы булмаса да, ул монда һаман да культ, ахры....

Социализм утравы

Биектау районының Шәпше авылында социализм рухы яшәве авылга килеп кергәнче үк сизелә. «Урак һәм чүкеч» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте дигән язуны гел буяп торалар, күрәсең. Кызыл, яшел төсле язу белән урак һәм чүкеч сурәте әллә каян күренеп тора. Бүген Шәпшедә уракны кулга тотучы булмаса да, ул монда һаман да культ, ахры....

Авылда хәтта бертөсле йортлар салынган озын урам бар, ак кирпечле бер йортның читендә кызыл кирпеч белән 1969 елда төзелгәне күрсәтелгән. Кибеткә таба әкрен генә атлап барган Ефим абый Сидоров бу якларга узган гасырның 70 нче елларында күченгән. Йортларның кайберләре ике, ә кайберләре дүрт гаиләгә исәпләнгән булуы турында ул әйтте. Социализм чорында төзелгән йортларга капитализм чоры «җимеше» - спутник тәлинкәләре дә менеп кунаклаган.

Мәктәп диварына «Ты записался добровольцем?» плакатын «22.00. Балагыз өйдәме?» дип үзгәртеп элеп куйганнар. Укучыларның тәртибенә монда зур әһәмият бирелә. Кичке уннан соң укытучылар, ата-аналар, хәтта җирлек рәисе дә, чиратлашып, 18 яше тулмаган бала-чага төнлә урамда йөрмиме, дип, авылның бөтен урыннарын йөреп чыга. Әгәр укучыларны укытучылар эләктерсә, үзләре чара күрә, әгәр ПДН хезмәткәрләре тотса, комиссия җыюга кадәр барып җитәргә мөмкин. Мәктәптә 146 укучы (!) белем ала, быел беренче класска 20 бала укырга керәчәк. Социализм дигәннән, кызлар һаман да элеккеге сыман көрән күлмәк белән ак алъяпкычтан йөри. Заманында мәктәптә интернат булган, күрше авыллардан килеп укучы балалар монда гына йоклый торган булган. Хәзер интернатның кирәге калмаган, күрше-тирәдәге вак авыллар Шәпшегә күченгән.

- Элек мәктәп укучылары, тимурчылык отрядлары оештырып, өлкәннәргә булыша иде. Аны хәзер волонтерлык хәрәкәте, дип атыйлар, әмма исем үзгәрсә дә, җисем үзгәрми бит. Безнең укучылар да ел әйләнәсе өлкәннәргә булыша: кышын кар көри, яз көне канаулар казый, җәй көне дә бакча тирәсендә кайнашалар. Алар ярдәм итәргә дәрестән соң бара. Әгәр инде олылар бик сораса, директор берничә баланы дәрес вакытында да җибәрергә мөмкин, - дип сөйләде татар теле укытучысы Сөмбел Вәлиуллина.

«Урак һәм чүкеч» җавап­лылыгы чикләнгән җәмгыять җитәкчесе Анна Захарова бирегә 1974 елда күченеп, колхозга эшкә кергән. 40 ел буе бер урында хезмәт куя. Әйтүенчә, совхозның исемен үзгәртим дисәң, мөһерләрен, барлык документларын алыштырырга туры киләчәк, кыскасы, чыгымы күп булачак. Икенчедән, исеме колакка ятышлы бит, ник үзгәртергә, ди җитәкче ханым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading