16+

Әстерхан түгел, Чүпрәле карбызлары

Бу фотоны күргәч тә, Гөлүсә Әстерханда карбыз җыеп йөри икән дип уйлап куйдым. Үзебезнең бакчада дигәч тә, ышанмый тордым әле. Менә сиңа мә, Чүпрәле районының Зур Чынлы авылы бакчасында тәгәрәп үскән карбызлар икән бит болар.  

Әстерхан түгел, Чүпрәле карбызлары

Бу фотоны күргәч тә, Гөлүсә Әстерханда карбыз җыеп йөри икән дип уйлап куйдым. Үзебезнең бакчада дигәч тә, ышанмый тордым әле. Менә сиңа мә, Чүпрәле районының Зур Чынлы авылы бакчасында тәгәрәп үскән карбызлар икән бит болар.  

Гөлүсә һәм Равил Хөсәеновлар Казанда яшиләр. Әмма җай чыккан саен, алар авылда. Сүз уңаеннан әйтим әле, Гөлүсә төрле үләннәрдән табигый сабыннар, шампуньнар да ясый. Дару үләннәре белән дә яхшы таныш. 

Ә карбыз утырту идеясе ире Равилнеке. Ул – шәһәр егете, Омскида туган. Карбыз үстереп карау хыялы аңарда күптән булган.
– Без аларны орлыктан үстердек. Бер ай фатирыбыздагы тәрәзә төбендә үскәч, авылга алып кайтып, җиргә күчереп утырттык. Үзебез шәһәрдә яшәгәч, аларны күбесенчә әнием Гөлия Шиһапова карап-тәрбияләп үстерде.  Җәй башы салкын килгәч, башта ныклап үсеп китә алмыйча торганнар иде. Җәй ахырына менә шундый зур булып үсеп җитештеләр, – ди Гөлүсә.

Карбыз орлыкларын алар комлы туфракка утырткан. Ә үсентене бәрәңге үсә торган бакчага утыртып. өстенә салам сипкәннәр. Җимешләре барлыкка килгәнче, күп итеп су сибәргә кирәк. Иң мөһиме исә – җылы кирәк. Җәй ахыры ул яктан саран булмады, көзгә кереп барганда да 33 градус челлә торды.

Карбызларның иң зурысы 8 килограмм авырлыкта. Узган елны хәтта 11 килограммга җиткәннәре дә булган. Ә сортларын төгәл генә әйтә алмадылар. Берьюлы берничә төрле сортның орлыгын чәчә икән алар. Карбыздан тыш кавын да үстерәләр. Алары да карбыздан калышмыйлар, уңышы мактанырлык, болар барысы да әнинең тырышлыгы, ди Гөлүсә. Бәрәңге алырга өлгермәгәннәр әле. Чыгышына караганда, анысы да бик яхшы булырга охшаган ди.

Язмага реакция белдерегез

14

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Карбызның, өлгергәнен ничек белергә, икене өздем, алсу төстә генә.

    Мөһим

    loading