16+

Суган үстереп сатучы: “Файдасы күп”

Бу суганнарны бер ашап караган кеше тагын сорап килә, ди Яшел Үзән районының Олы Яке авылында аларны күпләп үстерүче Лилия Әхмәтшакирова.

Суган үстереп сатучы: “Файдасы күп”

Бу суганнарны бер ашап караган кеше тагын сорап килә, ди Яшел Үзән районының Олы Яке авылында аларны күпләп үстерүче Лилия Әхмәтшакирова.

Вак кына орлыктан берсе-берсе 650-800 грамм булып җитешкән, үзе баллы да булган әлеге суганның сорты Эксибишен дип атала.  Башка суганнар кебек әрчегәндә елатмый да ди. Салатлар һәм маринадлап ашау өчен бик тәмле һәм сусыл да. Әмма шунысы бар: ул декабрьгә кадәр генә саклана.  

Үстерү серләернә килгәндә, орлыгын март ахыры һәм апрель башында махсус кассеталарга чәчәләр. Май башында инде ачык туфракка күчереп утыртылар. Орлыгы вак та, кара төстә дә булу белән бераз мәшәкатьлерәк, әмма Лилия инде аның җаена төшкән.   

–  Эре булгач, араларын утызар сантиметр калдырып утыртырга кирәк. Утырткач та күп итеп су сибәбез. Башлана башлагач, су сибүне туктатабыз, югыйсә черергә мөмкин, – ди киңәшләрен бирә Лилия. 

Суганга кадәр 25 сутый җирдә сарымсак та үстереп сатканнар. Әмма авылда күп кеше шуның белән шөгыльләнергә керешкәч, суган утыртып карарга булганнар. 
– Нәтиҗәсе булгач, күңел дә үсеп китә. Көзен ярминкәләргә чыга башлыйбыз. Халык бик яратып ала, бер ашап карагач, кабат киләләр, – ди ул. 
Үзе авылның мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Мондый зур эшне, әлбәттә, гаиләдәгеләрнең ярдәменнән башка алып барып булмый.
–  Ирем Илнур, улларым Фәнил белән Илнар, киленебез Диләрә – бергә эшлибез. Авыл җирендә, бакчаң булганда берәр кәсеп тапмыйча булмый. Тегесен дә, монысын да утыртып карыйсы килә. Нәтиҗәсе булгач күңел үсеп китә. Файдасы да күп. Иренми эшләсәң, табыш алып була, – ди ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading