16+

Сугым цехларына озын чират. Ә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга нишләргә?

Кош-корт итен базарларда яңа таләпләр буенча сатарга туры килә.

Сугым цехларына озын чират. Ә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга нишләргә?

Кош-корт итен базарларда яңа таләпләр буенча сатарга туры килә.

Чебешләрне көзен саныйлар, ди халык. Вакыт җитте. Каз-үрдәкләр өлгерде, әмма кош-корт ите җитештерү белән шөгыльләнүче шәхси ярдәмче хуҗалыкларның сату иреге төенләнде.  

Моңарчы фермерлар әзер продукцияне бернинди авырлыксыз базарга алып барып сатсалар, сентябрьдән яңа канун таләпләре тулы куәтендә эшли башлады. Сатуга дип үстерелгән кош-корт түшкәсе хәзер махсус сугым цехларында эшкәртелергә тиеш. 

Күпләр моңа әзер түгел. Әмма үзләрен ярык тагарак янында басып калгандай хис итсәләр дә, чынлыкта, алар гыйнвар башында ук кисәтелгән иде инде. Бу хакта без дә яздык. Яшерен батырын түгел, фермерлар белә торып, яздан кош-корт алып үстерде. Кышкы айларда купкан шау-шу тынгач, тормыш үз җаена барыр дип уйладылармы, язгы якта алынган чебешләр өлгерде, ә сатарга рөхсәт юк – борчу тагын сыртын кабартты. Тик бу юлы сүздә генә узып китмәс шикелле.

Чистай районы Дүрт Өйле авылында яшәүче Гүзәлия белән Ринат Хәмәтгалиевларның шәхси ярдәмче хуҗалыгында 600 каз, 200 үрдәк, 50 күркә, 500 баш ит чебие инде җитешкән, керемен санар чак җиткән.

– Ике атна элек, бернинди белешмәсез Түбән Кама базарына барып, үзебез җитештергән кош-корт ите белән сату итәсе идек. Моңарчы шулай саттык. Узган ел бөтен кош-корт итенә бер бәядән – 20 сумнан мөһер сугып бирәләр иде, бу юлы районның ветеринария берләшмәсенә дә сугылмадык. Барып, көйләндек кенә – тикшереп йөрүчеләр. Бик ялынгач, бер юлга базар мәйданында сатарга калдырдылар, икенче атнага сугым цехында эшкәртелү турында белешмәбез булырга тиеш, диделәр. Алексеевск, Яңа Чишмә районнарында да, Чистайда да кош-кортлар өчен сугым цехы төзелмәгән, безгә нишлисе? – дип гозерләнә Гүзәлия ханым. 

Мәгълүм ки, бу якларда эре кошчылык фабрикалары да юк, ә шәхси кулларда үстерелгән тавык-чебешләр аз түгел. Ә менә Мөслимдә сугым цехы да бар, кош-корт үстерүчеләр дә байтак, проблема да чишелеш таба алмый. Мөслим, Азнакай, Актаныш районнарының “Агролидер” кооперативына берләшкән фермерлары моннан ун еллап элек үк кош-корт чалу цехы булдырган иде, тик алар читтән заказ алырга теләми. Кооператив җитәкчесе Ирек Хәмәдишин белән элемтәгә кергәч, сүзен кыска тотты:

– Минем инкубатордан бәбкә алган фермерларның гына үстерелгән казларын сугым цехында эшкәртәм. Анысына да озын чират. Башка кошчылык фермерлары белән эш итәргә өлгермим, – диде хуҗа кеше.

Ун еллык тәҗрибәгә ия кошчылык фермеры Илназ Баширов исә Мөслимдә Ирек Хәмәдишин рәхмәтендәге фермер. 6 мең каз бәбкәсен дә аннан ала.
– Узган ел бер казны 120 сумнан эшкәртәләр иде, мамыгы сугым цехында кала, эче-башы үзебезгә бирелә. Безнең районга тагын бер сугым цехы ачуның кирәге дә юк кебек, – ди ул. 

Ашаган белми, тураган белә егет. Җылы кочакка оялаган мамыкка җил-давыл тими дә... 
Елына 1,5 милллион баштан кош-корт ите җитештерүче “Мусабай” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Айгөл Ханова да, сугым цехы була торып, күрше-тирә авыл-районнарда үстерелгән кош-корт итен эшкәртә алмый әлегә. Тышкы дизбарьер эшләнмәгән – бөтен сәбәп шул. 10 миллион сумнан артык инвестиция кертелгән зур сугым цехына тышкы барьер кую, ягъни транспорт тәгәрмәчләрен юдырып кертүне оештыру әллә ни зур чыгымнар да сорамый, әмма кирәкме икән аларга читләр белән борчак пешерү?! 

Ә шәхси ярдәмче хуҗалыкларга нишләргә? Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы Алмаз Хисаметдинов, журналистлар белән очрашуда күтәрелгән әлеге мәсьәләгә ачыклык кертте.

– Сугым цехлары җитми. Эшмәкәрләргә зыян китермәс өчен, моңа ел дәвамында әкренләп, җайлап кереп китәрбез. Әле ярминкәләр башланды гына. Үзе җитештергән кош-корт итен сатарга телүчеләрне ярминкәләргә кертерләр. Казанныкына да, – дип өстәде җитәкче. 

Мәсьләнең уңай чишелеше булып, яңа таләпләрне муниципаль районнар башта үз җирлегендә “чигерде”. Ягъни шәхси ярдәмче хуҗалыгында кош-корт ите җитештергән фермерларга үз продукциясе белән ярминкәләрдә “ирекле” сату итү хокукы бирелде. Сугым цехында эшкәртелмәгән килеш, белешмәсез. Тик үз районнарында гына, күршеләргә чыга алмыйлар иде. Кем әйтмешли, бирничә дистә башны гына бәлки, ярминкәдә дә сатып бетерерләр, ләкин Хәмәдишиннар кебек 1250 баш кош-корт ите җитештерүчеләр бу “аралык”ка сыешырлармы?

Язма басылуга әзерләнгәндә Гүзәлия Хәмәдишина кабат шалтыратып, сугым цехына булган таләпләр тезгенләнүен җиткерде. Кая тели, шул җирлеккә барып сата ала. Ләкин бу “бәхет” озакка булмас, монысы хак инде.  
Татарстан фермерлары һәм крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе Камияр Байтемиров та өмет төшенчәсенә таянмаска куша.

– Монда муниципаль районнарның да ялгышлыклары зур. Алар авыл хуҗалыгы министрлыгына грант ярдәмен күздә тотып, бизнес проектлар тәкъдим иттеләр, ләкин авыл хуҗалыгы кооперативларын игътибарга алмадылар. Әгәр дә алар белән бергәлектә эшләнсә, мондый хәл килеп тумый иде. Мәсьәләне тиз арада хәл итүнең бердәнбер ысулы – фермерларга контейнер тибындагы стационар сугым цехлары сатып алу. Кош-корт итләрен шунда эшкәртсәләр генә ветеринария берләшмәсе һәм Россия авыл хуҗалыгы күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе куйган таләпләрне үти алачаклар. 9-13 октябрьдә Мәскәүдә авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү технологияләренә багышланган күргәзмә эшләячәк. Мәскәүгә барып, күргәзмәдә бу сугым цехын җитештерүчеләр белән килешү төзергә мөмкин. Безнең ассоциациядә дә әлеге җайланманы җитештерүче партнерлар бар, димәк, безнең аша да алырга була. Ул партнерлар “Росагролизинг” җәмгыятендә аккредитацияләнгән, беренче кертемсез генә еллык 3 процентлы ставка белән лизингка сатып алу ихтималы зур,  – ди Камияр әфәнде.

“Баш фермер” кооперативлар оештырмый гына, мәсьәлне хәл итеп булмаячагын да искәртә.
– Кыш җитәсен белеп, кышкы кием әзерлибезме? Тун кыйммәт тә, ләкин алабыз бит, кирәк чөнки. Ә фермерларның үз бизнесы, аны зурайтырга кирәк, – ди Камияр әфәнде. 

Димәк, сугым цехын булдыру – котылгысыз хәл. Бүген, фермерларның юрганны үзенә тартырга тырышуы белән кытыршы юлны шома сукмактан урап үттек тә, иртәгәсен кабат шул юлга кайтачакбыз. Тик кабат бәхет елмаермы? 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading