16+

Сыер, дөя түгел без, ә күшисе килә!

Сыер, ишәк, дөя... безнең бу хайваннар белән уртаклыгыбыз бармы? Юк! Юк! Әлбәттә юк, дияргә ашыкмагыз. Читтән генә кешеләрнең онытылып-онытылып сагыз чәйнәгәнен күзәтеп торсак, аларның күшәүчеләр семьялыгына кергәнлекләренә бер шик тә калмас кебек. Тешләрне чистарта, ашказанының эшчәнлегенә булыша, авыздан ис килгәндә ярдәм итә, күңел уйнавын бетерә... Гомумән, нигә сагыз чәйнисез, дигән...

Сыер, дөя түгел без, ә күшисе килә!

Сыер, ишәк, дөя... безнең бу хайваннар белән уртаклыгыбыз бармы? Юк! Юк! Әлбәттә юк, дияргә ашыкмагыз. Читтән генә кешеләрнең онытылып-онытылып сагыз чәйнәгәнен күзәтеп торсак, аларның күшәүчеләр семьялыгына кергәнлекләренә бер шик тә калмас кебек. Тешләрне чистарта, ашказанының эшчәнлегенә булыша, авыздан ис килгәндә ярдәм итә, күңел уйнавын бетерә... Гомумән, нигә сагыз чәйнисез, дигән...

Мең дә берне белгән интернетка күз салсак, ул, сагызны 1848 елда иң беренче булып инглиз Джон Кертис сумалага парафин кушып ясаган һәм сатуга чыгарган, дип белдерә. Ай-һай, инглизләрдә булдымы икән беренчелек. Миңа калса, татар әби-апалары алардан өлгеррәк, зирәгрәк булганнар һәм бик бик борынгы заманда ук сагызны сәламәтлек өчен күпкә файдалырак булган ылыслы агачлардан әзерләгәннәр. ХХ гасыр башында туган Зәйнәп әбиемнең бала чагында ук аларның шәхси кибетләрендә урман сагызы сатылган, ул бу турыда безгә бик кызыктырып сөйли иде. Сабый акылы белән: «Нигә безгә дә алып калмадың?» - дип бик аптыраткач, бергәләп сагыз эретә торган идек. Балтач районының Алан авылында яшәүчеләр өчен агач сумаласыннан сагыз эретеп әзерләү үткән заманда калган шөгыль түгел, ә бүгенге көннең үзенә күрә бер бизнесы. Әйтергә кирәк, бик керемле бизнес. Тамчыдан - күл, тиеннән сум җыела, дигән гыйбарәне нәкъ менә шушы урында куллану дөрес булыр. Инде азмы-күпме бу эшнең асылына төшенеп карыйк.
Иң беренче эш - урманга барып кара чыршыны һәм аның кайрысына каткан сумаланы эзләп табу. Онытмагыз, бары тик кара чыршыдан гына сагыз ясап була. Нарат һәм ак чыршының сумаласы артык йомшак. Инде таптым дип балтаны эшкә җигеп юнып алырга, агачка зыян салырга да ярамый. Күп тапкырлар игътибар иткәнем бар: табигатьне үз итүчеләр, урманнан туенучылар аңа карата сакчыл булалар, Аланда да беравыздан, агачның кайрысын имгәтергә ярамый, дип аңлаттылар. Югарыга карап агачтан агачка күчә-күчә сумала җыйнау үзе үк инде бик үк җиңел эш булмаса, җәен черки белән көрәшү, кышын бот төбеннән кар еру эшне тагын да катлауландыра. Азмы-күпме сумала-сагыз җыйдык, хәзер эшне өйгә кайтып дәвам итәбез. Бик яңа булмаган алюминий кәстрүлгә сагызны салабыз һәм утка куябыз. Ни өчен иске, дигәндә, бу кәстрүлегез белән хушлашсагыз да була, ул инде бүтән эшкә ярамаячак. Инде иң зур осталык сорала торган урынга җиттек. Кайнавы җитмәсә, сагыз тешкә ябыша, артып китсә, каты була. Өлгергәнен белү өчен, бик аз гына алып, салкын суга тамызабыз. Суда нәни шарчык күрсәк, икенче этапка күчәргә була дигән сүз. Хәстәрне алдан ук күрү мәслихәт. Димәк, кул астыгызда марля кисәге (сер итеп кенә әйтәм, капрон оек та кулланалар икән), салкын су салынган табак, нык кына ике агач таякчык яки чыра кисәге булсын. Савыттагы эрегән сумаланы марля аша сөзәбез. Сумала эреп кенә суга әйләнми, үзлеген дә югалтмый, тиз арада ката, шуңа күрә, бик өлгер булырга кирәк. Сагызны марля кисәгеннән кысып төшерергә теге таякчыклар ярдәм итәр. Аз гына сабырлык һәм тырышлык куйсак, су салынган савытка сары матдә агачак, чүп-чарлар исә марляда кала. Үзегез өчен генә икән, сагызны кулланырга да була. Аз гына итеп аласыз да чәйнисез. Башта катырак кебек тоелса да, ул тиз арада йомшара. Сәүдә итүчеләр сагызны кабаттан эретеп сыгалар. Аннан инде, нәни коймакчыклар ясап, аерым полиэтилен капларга тутыралар. Урман сагызының халык арасында киң таралган «коймак сагыз» исеме шушыннан киләдер. Минем белән сагыз эретергә риза булган Гөлнара Гыйбадуллина (рәсемдә) Аланга Шода авылыннан килен булып төшкән. Олы улы бакчага йөри, ә кечкенәсе әле бишектә генә. «Сагыз сораучылар бик күп», - ди ул. - Бу арада ремонт белән шөгыльләнәбез, телефон шартлый инде. Үзең сатып йөрсәң, керемне бермә-бер алырга була, яшь балалар белән алай уңайсыз. Шуңа күрә, без урамда сатучы әбиләргә күпләп тапшырабыз. Аннан инде алар үзләре куйган бәягә саталар». Күпләп дигәне 1000-5000 данәгә хәтле булырга мөмкин, бер алыпсатар берьюлы әнә шуның хәтле сагыз ала. Калганын санап бетерергә математикларга калдырыйк.
Бер яраткан-күнеккән кеше гел урман сагызын гына куллана икән. Аның бернинди кушылмаларсыз ясалуы гына да ни тора. Ашказаны эшчәнлегенә, тешләрнең саулыгына, хәтта бит тиресенә дә уңай тәэсир итә. Язмамны тәмамладым да агачлар өчен куркып куйдым. Болай да үләм-бетәм дип тора бит урманнарыбыз, шуңа күрә, зинһар, сагыз эретергә өйрәндек, дип, агачларга зыян сала күрмәгез. Аланлылар кебек яратып, хөрмәт итеп кенә аяк басыгыз урманнарга!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading