16+

Сыерлар да УЗИга йөри

Авыл җирендә сыер асраучыларны һәрвакыт сыерлары буазмы яки түгелме дигән сорау борчый. Күп вакытта аларның исәпләүләре, фаразлары дөрес булып чыга, ләкин кайвакыт, бу кысыр инде, дип, иткә суелган сыерның буаз булып чыгу очраклары да булгалый. «Эх! - дип авыр сулый инде бу вакытта хуҗа кеше. - Белгән булсаммы...». Менә бозаулый,...

Сыерлар да УЗИга йөри

Авыл җирендә сыер асраучыларны һәрвакыт сыерлары буазмы яки түгелме дигән сорау борчый. Күп вакытта аларның исәпләүләре, фаразлары дөрес булып чыга, ләкин кайвакыт, бу кысыр инде, дип, иткә суелган сыерның буаз булып чыгу очраклары да булгалый. «Эх! - дип авыр сулый инде бу вакытта хуҗа кеше. - Белгән булсаммы...». Менә бозаулый,...

Хәзер бу мәсьәләне хәл итү дә әкренләп заманчалаша бара. Республиканың кайбер хуҗалыкларында бүген сыерларны махсус узи-сканер ярдәмендә тикшерәләр. Мондый җайланма сыерның буазмы-юкмы икәнлеген инде 28 нче көнендә үк билгели ала. Бу аппаратларны чит илләрдә инде күптән кулланалар, ә менә республикабызга ул әле чагыштырмача яңарак кына керә башлады. Балтач районындагы Чутай авылының «Кызыл юл» хуҗалыгында да аның файдасын әле күптән түгел генә күрә башлаганнар. Хуҗалыкның мал табибы Резедә Шихова узган ел ахырында гына узида эшләү серләренә төшенү өчен курсларда укып кайткан. Поляклар, Татарстанга килеп, әлеге җайланмада ничек эшләргә кирәклеген өйрәткән. Резедә апа безгә аңлатканча, узи белән сыерларда булган авыруларны да ачыклап була. Бу аппаратны күтәреп йөртү дә бик уңайлы, чөнки ул зур урын да алмый һәм җиңел дә, аккумуляторлы батареясы бар. Җайланманың компьютер-телефоннардагы кебек «хәтере» дә булдырылган, ягъни барлык тикшерү һәм күзәтүләр язылып бара. «Узи белән эшләве җайлы булса да, аның белән теләсә кайсы кеше эшли ала дигән сүз түгел бу, моның өчен тәҗрибә һәм белем кирәк. Әлеге аппаратның бәясе дә бик арзан түгел, безнең хуҗалыктагысы, мәсәлән, 523 мең сумлык. Шуңа күрә аны, нигездә, зур комплексларда гына кулланалар. Бозауларны арттырыр, сөтне күбәйтер өчен файдасы зур. Ясалма орлыкландыручылар өчен дә бик кирәкле ул, иң кыска вакыт аралыгында ук сыерның буазмы-юкмы икәнен белеп була, эшеңнең нәтиҗәсе күренә. Күңелле бу аппарат белән эшләү: мониторда кечкенә генә бозауны күргәч, шундый рәхәт булып китә», - ди озак еллар мал табибы булып эшләгән Резедә апа.
Мондый узи-сканерларны шулай ук Минзәлә, Саба, Әтнә һ.б. районнарда да кулланалар инде.
PS. Авыл халкы арасында сыерның буазлыгын билгеләүнең үз ысуллары да бар. Мәсәлән, кемнәрдер хатын-кызларның йөклелеген тикшерә торган тестны да куллана икән. Аннары буазлыкны сыерның сөте буенча да тикшерергә була. Моның өчен бер тамчы сөтне бер стакан салкын суга тамызып карарга кирәк. Сыер буаз булса, тамчы, боҗра ясап, стакан төбенә төшеп китәчәк, сыер кысыр икән, тамчы суда таралып бетәчәк һәм бернинди боҗра да барлыкка килмәячәк. Менә шундый ысулларны да сынап карарга мөмкиндер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading