Шәһри Казан

Сыерның ничә имчәге була? «ШК» журналисты фермада сыер сауды

Кайбыч районында бердәнбер сыер савучы яшь егет Илнур белән танышканнан бирле, савымчы һөнәре белән кызыксына башладым бит әле, җәмәгать. Үзебез сыер асрамадык, дәү әнинең терлеге бар инде анысы, тик, тибә дип, сыер янына якын да җибәрмәде ул безне, ә минем бик тә сыер саварга өйрәнәсем килә иде. Ниһаять, җай чыкты...

Кайбыч районында бердәнбер сыер савучы яшь егет Илнур белән танышканнан бирле, савымчы һөнәре белән кызыксына башладым бит әле, җәмәгать. Үзебез сыер асрамадык, дәү әнинең терлеге бар инде анысы, тик, тибә дип, сыер янына якын да җибәрмәде ул безне, ә минем бик тә сыер саварга өйрәнәсем килә иде. Ниһаять, җай чыкты кебек. Кама Тамагы районына авылга кайткач, фермага юл тоттым.
Биш савымчыга - 210 сыер
Сәгать иртәнге биш. Беренче савымны нәкъ менә шул вакытта башлый дояркалар. Башта мал-туарга он сибәләр, ашаталар, асларын кыралар, аннары савымга керешәләр. Фермада 210 баш сыер. Барлыгы биш доярка. Ферма мөдире, эшче куллар җитми, дип зарлана, авылда фермага килергә теләүчеләр юк диярлек. Сыер абзарлары 1968 елда ук төзелгән. Авыл әллә ни зур түгел, шуңадырмы, инвесторлар кулында булса да, ферма заманадан шактый артта калган. Күп нәрсә кул көче белән башкарыла. Сөтне аппарат ярдәмендә савалар анысы, ә менә аны махсус суыткычка ташу, терлекләрне ашату, тирес чыгару - барысын да эшчеләр үзләре башкара. Сыер абзарының бер башыннан икенче башына кадәр 110 метр чамасы. Шул араны 12шәр литрлы ике чиләк сөт күтәреп көненә ничә тапкыр атлый икән савымчылар?! Сөт кенә түгел, сыерларга он, силос та ташыйлар. Хәйләсен тапканнар үзләре, он ташыр өчен, җиңелрәк булсын дип, пластмасс савытлардан чиләк әмәлләгәннәр. Күп фермаларда савылган сөт суыткычка махсус торбалар аша үтә. Биредә мондый җайланмалар юк. Сыер савучылар аппараттан сөтне чиләккә бушаталар, аннары флягаларга ташыйлар, андагы сөт суыткычка күчә, шуннан соң гына сөт тапшыру пунктына җибәрелә. Бер дояркага 35-40лап сыер туры килә.
«Улымның авылда калуын теләмим»
Беренче «коровник»та өч сыер савучы: Рузалия, Таня һәм Равия апа.
Рузалия апа сыер савучы булып 24 ел эшли. Ике аппарат белән 35 сыерын савып чыга. Һәр терлегенә исем дә кушкан: Шомырт, Алма, Диана... Исемнәрне җисеменә, акылына карап сайлыйм, ди. Кайсы бик сабыр, сөтле була, кайсы сабырсыз, сәбәпсезгә мөгри, тик тормый, йә сөт саву аппаратының шлангасын мөгезе белән тартып чыгара. Сыерлар типмәсен өчен, савым вакытында арткы аякларын бәйләп куялар.
- Ике балам шәһәрдә, төпчек улыбыз үзебезнең янда әле, әтисе дә фермада эшләгәч, еш кына монда килеп, безгә булыша, әмма мин улымның авылда калуын, фермага килүен теләмим, - ди Рузалия апа.
Таня апа тумышы белән Коми Республикасыннан. Бу авылга килен булып төшкән. Туган ягында сәркатип булып эшләгән кыз кечкенә салада эш таба алмый азап­ланган. Шәһәргә дә китеп караган, әмма торак проблемасы белән очрашкач, кире авылга кайткан. Ирексездән фермага эшкә урнашкан.
- Баштарак сыерлардан курка идем, минем өчен ирем сауды, тора-бара ияләндем инде, эшемне яратып башкарам. Дүрт балабыз бар, дөрес, ирем белән күптән бергә яшәмибез, олы кызым кияүдә, оныклар да сөям хәзер, ана капиталы ярдәмендә йорт сатып алдым. Мал-туар асрамыйм. Баштарак чит авылда, белмәгән кешеләр янында бик авыр иде, бер ел еладым. Хәзер инде еламаска өйрәндем. Авырлыкларга ияләндем димме. Зарланып ни файда? Авыл халкы белән уртак тел таптык. Комидагы туганнарым да булышып торалар. Районның социаль ярдәм күрсәтү үзәге дә ярдәм итә, кием-салымга аптыраган юк, бөтен Татарстан буйлап китерәләр. Барысына да вакыт табарга тырышам, скайп аша туганнарым белән дә аралашам, бакчада да җыештырам, эшемдә дә сынатмыйм. Тик менә йокы гына туймый, ялсыз эшлибез бит, - ди Таня апа.
Татарча начаррак сөйләшсә дә, балалары татарчаны «су урынына эчәләр» икән. Олы кызы мәктәптә укыган чагында татар теле буенча район олимпиадасында да катнашып йөргән.
Равия апа сыер савучылар арасында иң олысы. Аңа 59 яшь. Пенсиядә булса да, эшли әле. Биш бала үстергән. Кызганыч, олы кызы - Зөлфиясе 29 яшендә фаҗигале төстә вафат булган. Равия апа җиде яшеннән бирле сыер сава. Баштарак дуңгыз фермасында эшләгән, аннары бозаулар караган, соңгы елларда үзе теләп, сыер саварга булган. Таналарны савым аппаратына ияләштергәндә дә тәҗрибәле савымчыга мөрәҗәгать итәләр.
- Яшь таналар курыкмасыннар, сөтләре югалмасын өчен алар белән җайлап кына сөйләшеп, имчәкләрен сыйпап савам, - ди ул.
Икенче сыер абзарында урамнан ук кызлар көлешкән тавыш ишетелә. Монда ике килендәш Нурания белән Фәридә эшли икән. Икесенә бер абзар сыер.
- Унынчы сыйныфны тәмамлауга ук безне мәҗбүриләп диярлек сыер саварга куйдылар, шуннан бирле савабыз инде, - ди 25 ел доярка булып эшләүче Фәридә апа.
Сүзгә килендәше Нурания апа да кушыла:
- Аяклар авырта, куллар шешә, билләр теш сызлагандай сызлый. 20шәр литр сөт күтәреп йөреп, сәламәтлегебез бетә инде, - ди.
Фермада эшләүчеләрне борчыган төп мәсьәлә - хезмәт хакы. Аларга инде дүртенче ай акча түләмиләр икән.
- Авылда бер туганым да юк. Шәһәрдәге баламны укытырга кирәк. Кредитлар муеннан, очын-очка ялгап чак яшибез, ярый иремнең туганнары булыша әле, - ди Нурания апа.
Ирле-хатынлы фермада эшләүчеләрнең хәле тагын да мөшкел. Икесе дә хезмәт хакы алмый дигән сүз. Әле менә мин киткәч кенә, гыйнвар ае өчен хезмәт хакы биргәннәр. Шулай да төшенкелеккә бирелми үзләре, кайсына пенсиядәге әнисе булыша, кайсы өйдә сыер асрый, сөт тапшырып акча эшли. Әнә сыер савучы Таня апа, бурычлар белән генә яшим, ди.
Савымчылар зарларын сөйли, алдынгы сыер савучыларны элегрәк премия­ләр белән сөендергәннәр, хәзер Сабан туенда бер-ике кешене генә бүләклиләр. Хезмәт хакы дигәне дә әллә ни күп түгел, сыер савучылар әйтүенчә, аена уртача 6-10 мең тирәсе чыга. Җитмәсә, анысын да түләмичә йөдәтәләр. Бер ялсыз, бәйрәмсез эшлиләр. Шушы ук фермада 33 ел эшләп киткән доярка:
- 1978-80 елларда парторглар заманында эшләргә стимул бар иде. Безне концертларга йөртәләр иде, терлекчеләр бәйрәмен уздыр­ганыбыз да истә. Бәлешләр пешереп, чәйләр эчеп утыра идек, үз кишәрлеген иң чиста тоткан хезмәткәрләрне билгелиләр иде. Ай саен алдынгы сыер савучыларга өчәр сум акча өстәп бирү дә гадәткә кергән иде, - дип искә ала.
Хәзер боларның берсе дә юк, тик, ачудан, башка эшкә килмибез дип сөйләгән булсалар да, икенче көнне үк сыерлары янына ашыгалар. Намус белән, тырышып эшлиләр. Аппаратларын да җентекләп юалар, сыерларын да яратып торалар, туган бозауларын да аякка басып киткәнче, балаларыдай якын күреп тәрбиялиләр. «Бәлки коллектив дус булганга, ферма мөдире эшне оештыра алганга түзәбездер», - диләр.
Мин ничек сыер саудым
Ниһаять, мин дә сыер саварга утырам. Өстемдә халат, башымда яулык. Башта җылы су белән сыерның имчәкләрен юып сөртәм. Аннары аппаратны махсус торбага тоташтырам. Дүрт «суырткыч»ны сыерның имчәкләренә акрын гына киертәм. Сыерның ничә имчәге була дип сорасалар, җавап бирә алмаган булыр идем, хәзер беләм инде, сыер өч, биш, алты имчәкле дә була икән. Сорау­га, сыер дүрт имчәкле була, дип җавап бирәсе анысы. Стандарт сыерларда шулай. Тик менә фермада өч имчәклесен дә күрдем. Ни сәбәпледер, берсе өзелгән икән, әй кызгандым инде үзен. «Ә алтылысына килгәндә, аның икесе барыбер савылмый, «сукыр» имчәк дип атала, аның каравы андый сыерлар сөтле була», - дип аңлатты дояркалар.
Аппаратны тотып торсаң, яхшырак, сыер төбендә тезләнеп утырып аяклар ара. Торбалар аша үткән җылы сөт кулга сизелә. Савым тәмамланганны да шул торбалар аша карап беләсең, сөт агымы кими башлый. Савым беткәч, аппаратның капкачын җиргә куймый гына, бидондагы сөтне чиләккә бушатасың. Кул белән дә сыер савып карадым. Тез арасына чиләк кыстырып, сыерга якын ук килеп утырдым. Монысы аппарат тоту гына түгел. Башта күпме тырышып тартсам да, сыер имчәгеннән сөт чыгара алмадым. Сынатасым да килми, ни дисәң дә, авыл кызы, ләбаса, мин. Баксаң, аны каты итеп кысып тартасы икән бит. Мин, әлеге дә баягы, сыерны кызганып, авырттырмыйм дип, акрын гына тотам. Сыер, гаҗәп­ләнгәндәй, күзләрен зур ачып, ара-тирә миңа карап ала. Чиләкне тутыра алмасам да, күңелем булды, куллардагы кан тамырларына кадәр бүлтәеп чыкты. Кичке савымга да төш, дип озатып калды мине ферма мөдире. Төшәмме соң...
Автор фотолары.
Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: