Үз гомерендә бер тапкыр булса да теш сызлаганнар белә аның ни икәнен. Теләсә кемне үрле-кырлы сикертә торган нәрсә ул. Күп очракта аннан авырткан тешне алдырып ташлап кына котылып була. Ә менә сыерның кинәт теше чыдап булмас дәрәҗәдә сызлый башласа, нишләргә?
Нәкъ шул мәсьәлә турында мал табиблары, бергәләшеп, быел 9 апрельдә Казанда ачылачак IV халыкара ветеринария конгрессында сөйләшергә җыеналар.
Дөрес, конгрессның төп темасы - терлекчелектә сөт һәм ит җитештерүдә ветеринариягә кагылышлы проблемалар. Ләкин сөтне бит сыер бирә. Ә аңардан мул итеп продукция алу өчен, ул бар яктан да сау-сәламәт булырга тиеш. Шул исәптән, аның тешләре дә. Шуңа күрә, конгресска килгән мал табиблары ветеринария стоматологиясе буенча махсус лекцияләр дә тыңлаячак.
Конгресс «Корстон» бинасында үтә һәм 11 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Шул вакыт эчендә ветеринарлар, ит һәм сөт җитештерү өлкәсеннән тыш, кошчылык, дуңгызчылык тармакларында килеп туган проблемалар хакында да уртага салып сөйләшәчәк. Ә проблемалар җитәрлек. Мәсәлән, малларны һәм кош-кортларны ничек итеп куркынычсыз азык белән тәэмин итү. Һич сер түгел, соңгы вакытта күпләр, мул продукция сатып табыш алу өчен, терлекләрне ни белән генә тукландырмыйлар. Аеруча шикле азык өстәмәләрен куллану киң таралыш алды. Һәм бу хайваннарның үзләренә генә түгел, аларның продукциясен кулланган кешеләргә дә куркыныч яный.
Шулай ук антропозооноза, ягъни хайваннар белән кешеләр өчен уртак булган авыруларның бүген шактый күп таралуы да галимнәрне һәм белгечләрне борчуга сала. Мәсәлән, 2011 елда Алтайда чума авыруының табигый бер учагында белгечләр чума микробының 35 штаммын табалар. Казахстанда исә 12 шундый учактан чуманың 430 штаммы ачыклана. Галимнәр фикеренчә, әгәр дә монда ашыгыч чаралар күрелмәсә, хайваннар аша куркыныч авыру кешеләр арасына да таралырга мөмкин. Әлеге чирнең шулай ук Монголия белән Кытайдан да үтеп керү ихтималы зур.
Ветеринарларны хайваннар арасында бруцеллез авыруы таралуы да зур борчуга сала. Бу авыру шулай ук кешеләр өчен куркыныч. Ләкин иң борчыганы - түләмә (себер язвасы). Россиядә бүген әлеге авыру баш калкытырга мөмкин булган 35 учак исәпләнә.
Котыру авыруының елдан-ел көчәя баруын да онытырга ярамый. Бу авыру бигрәк тә Кавказда һәм безнең Идел буе төбәкәрендә күп күзәтелә. Белгечләрнең даими игътибар үзәгендә булган антропозооноз авырулардан тагын лептоспироз, тюляремия һәм гемморогик бизгәк авыруларын әйтеп үтәргә була. Конгресста катнашучылар аларга каршы ничек көрәшергә кирәклеге турында фикер алышачаклар.
Шунысын да әйтергә кирәк, конгрессны Россия ветеринарлар ассоциациясе, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Россия кошчылык союзы белән берлектә оештыралар. Аның эшендә авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, ветеринарлар, диагностика лабораторияләре белгечләре, терлекчелек продукциясен җитештерү технологлары, ветеринария вузлары студентлары, аспирантлар, фәнни хезмәткәрләр һ.б. катнаша.
Традиция буларак, ветеринария җиһазлары, фармакология препаратлары, терлек азыгы һәм азык өстәмәләре, ветеринария буенча махсус әдәбият күргәзмәләре дә оештырыла.
Конгресста күтәреләчәк тагын бер тема - авыл хуҗалыгы өчен ветеринарлар әзерләү. Бүген бу аеруча актуаль. Чөнки соңгы вакытта бөтен ил күләмендә бу төр һөнәр ияләренә гаять зур кытлык күзәтелә. Мәсәлән, бүген безнең республикада гына да авыл хуҗалыгында 600ләп ветеринар җитми. Ә бит мал табибларыннан башка, нинди генә югары технологияле булмасын, бер генә ферма да яши алмый. Кошчылык һәм дуңгызчылык тармакларында бигрәк тә. Югыйсә Татарстанда бер Казан ветеринария академиясе үзе генә дә ел саен 400гә якын белгеч әзерли. Моның өстенә, Буа ветеринария техникумы күпме белгеч укытып чыгара. Ләкин, ни кызганыч, диплом алган мал табибларының күбесе, сыерлар дәвалау урынына, Казанның берәр кибетендә менеджер булып эшләүне кулайрак күрә. Шомараклары исә шәһәрдә түләүле клиникаларда эт-мәчеләр дәваларга алына. Сүз дә юк, сыерларга караганда, нәселле этләрне дәвалавы күпкә отышлырак, билгеле. Шуңа күрә, теше сызлаган сыерга әлегә, тешен кысып булса да, авыртуга түзәргә туры килер, мөгаен.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар