16+

Сыннар ясыйсы, аллы-гөлле утлар эләсе бар

Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкият персонажларының сыннарын ясыйсы һәм аллы-гөлле утлар эләсе бар... Авыл халкы алдында менә шундый зур эшләр тора әле. Яңа ел алдыннан урамнарга бәйрәм төсе кертергә, әйләнә-тирәне матурларга кирәк. Материалына да кытлык юк - кар соңгы көннәрдә җитәрлек яуды.

Сыннар ясыйсы, аллы-гөлле утлар эләсе бар

Кыш бабай, Кар кызы һәм башка әкият персонажларының сыннарын ясыйсы һәм аллы-гөлле утлар эләсе бар... Авыл халкы алдында менә шундый зур эшләр тора әле. Яңа ел алдыннан урамнарга бәйрәм төсе кертергә, әйләнә-тирәне матурларга кирәк. Материалына да кытлык юк - кар соңгы көннәрдә җитәрлек яуды.

Кардан төрле-төрле сыннар ясау республиканың күп кенә авылларында күптәннән килгән традиция булып тора. Мамадыш районында да ел саен авыл җирлекләрен, төрле оешма тирәләрен бизиләр, сыннар ясыйлар. Яңа ел бәйрәмнәре вакытында, кайсы гына авыл аша үтсәң дә, кунакларны Кыш бабай, Кар кызы һәм тагын башка күптөрле әкият геройлары каршы ала. Матур күренеш - могҗизалы әкият иленә эләккәндәй буласың. Яңа ел алдыннан әйләнә-тирәне бизәү буенча бәйгене дә инде биредә берничә ел рәттән үткәрәләр. Нәтиҗәне исә район үзәгендә Яңа ел алдыннан ясыйлар. Бу сыннарны һәркем сокланып карый. Башкача була да алмый, билгеле, аларны шәһәрдән килгән осталар ясап бирми шул, ә күңел җылысын салып, гади авыл халкы, укытучылар, укучылар, мәдәният, авыл советы хезмәткәрләре иҗат итә.
Шулай ук Норлат, Азнакай һ.б. районнарда да Яңа елга әзерлек эшләре башланып киткән инде. Район газеталары язганча, аларда да авыл җирлекләре, төрле учреждениеләр арасында иң яхшы бизәлешкә конкурс уздырыла.

Үзебез ясап бирәбез!
Районнарның кайберләрендә исә оста куллы кешеләрдән сыннар ясап бирүче махсус төркемнәр дә оешкан. Хәзер аларның чып-чын «урак өсте» дисәң дә була: заказлар явып кына тора. Дөрес, боларын салкында урамда туңып сыннар ясап йөрергә теләмәүчеләр чакыра. Белдерү буенча, Балтач районындагы сыннар ясый торган бер төркемгә шалтыратып карадык. Сыннарны ике егет ясый икән, бу эш белән беренче ел гына шөгыльләнмиләр инде. Иң кызыксындырганы, әлбәттә, бу эш өчен күпме түлисе булачагы иде. Мәсәлән, бер Кыш бабай белән Кар кызы ясатырга теләсәгез (аларның биеклеге 2 метрдан ким булмаска тиеш икән быел Балтачта), якынча 4 мең сум түләргә кирәк (бу узган елгы бәяләр). Буявы алар хисабыннан, ә менә кар әзерләп кую һәм су ташып тору белән ярдәм итәргә кирәк булыр, мөгаен. Сынчыларның инде заказлары да шактый җыелган. Бу үзенә күрә Яңа ел алды бизнесы булып тора инде. Кулы эш белгәннәр әлеге мөмкинлектән дә файдаланып кала...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading