16+

Табигате бигрәк матур, Галигә барам әле...

Авылны яратасызмы, дип кемнән генә сорасаң да: «Әлбәттә, яратабыз. Аның һавасын, суын, урманын бернәрсә белән дә чагыштырып булмый бит», - дип мактый да башлыйлар. Шәһәр шау-шуыннан туйган халык, җае чыгуга, тизрәк авылга кайтып китү ягын карый. Җәйге айларда авыл җиренә кайтучылар тагын да күбәя: табигать кочагында ял итеп, мунча кереп,...

Табигате бигрәк матур, Галигә барам әле...

Авылны яратасызмы, дип кемнән генә сорасаң да: «Әлбәттә, яратабыз. Аның һавасын, суын, урманын бернәрсә белән дә чагыштырып булмый бит», - дип мактый да башлыйлар. Шәһәр шау-шуыннан туйган халык, җае чыгуга, тизрәк авылга кайтып китү ягын карый. Җәйге айларда авыл җиренә кайтучылар тагын да күбәя: табигать кочагында ял итеп, мунча кереп,...

Республика район-авылларында гаилә белән барып, авылча яшәп, рәхәтләнеп ял итеп кайтырлык урыннар күбәя бара. Мәсәлән, Биектау районы фермеры Габделәхмәт Котдусовның агротуристлык үзәгендә үткән елны гына 500ләп турист булып киткән, дип яза «Татар-информ». Биредә балык тотарга да, йорт терлекләрен, экзотик хайваннарны күрергә дә була. Быел авыл тормышы белән танышырга теләүчеләр, табигатьтә ял итүчеләр саны өч тапкыр күбрәк булыр дип фаразлана. Өстәвенә ул кунакханә комплексын да булдырмакчы. Арча районында да шундый агротуристлык үзәге барлыкка килергә тора. Югары Ослан фермеры Мурат Сиразин да туристларны авылча яшәп алырга, фермерлык серләренә төшенергә чакыра. Кыскасы, авыл һавасын сулап ял итәр урыннар бар республикада.
Галидә дә агротуристлык үзәге ачыла
Россиянең башка төбәкләрендә дә авыл туризмына игътибар арта бара. Владимир, Вологда, Иваново, Новгород, Архангельск, Ленинград, Псков, Самара, Тверь, Тула, Ярославль шундый төбәкләр исемлегенә керә. 27 июнь көнне исә Самара өлкәсе Похвистнево районы Гали авылында да туристлар өчен яңа үзәк ачарга ниятләп торалар. Аны биредәге «Туган тел» татар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе, «Хәләл ит» цехы хуҗасы Расих Латыйпов тормышка ашыра.
Самарадагы Гали дигән татар авылы турында ишетмәгән, аны барып күрмәгән кеше сирәктер. Бик матур җирдә урнашкан ул: 700ләп хуҗалыгы булган авыл тау итәгендә җәелеп ята. Шул тау башына менеп бассаң, бөтен авылны, аның бөтен гүзәллеген күзәтергә була. Монда һәр йорт саен диярлек булган теплицалар да, өч мәчет тә, бер чүп булмаган чип-чиста бакчалар да - барысы да аермачык күренә. Алга таба шушы тауда чаңгы шуу урынын да ясарга җыена әле Расих Латыйпов. Әлегә исә агротуристлык үзәген сафка бастыру уе белән янып-көеп йөри. «Кызыгып, бәлки, шәһәр халкы авылга яшәргә кайтыр. Җомга җитүгә, бөтенесе авылга агыла бит, шәһәрдән качалар», - ди ул. Ә халыкны җәлеп итәрлек, кызыктырырлык урыннар бар монда. Агротуристлык үзәгендә халык чын авыл тормышы белән таныша алачак. Монда кәҗә, сарык, сыер һәм тагын бик күп төрле терлекләрне күреп булачак. Милли ишегалды да ясарга уйлыйлар. Бирегә кергәч, кеше үзен 100 ел артка күчкән кебек хис итәргә тиеш, ди Расих Латыйпов. Әлеге үзәктә шулай ук өстәл теннисы, бильярд уйнар өчен аерым урыннар да булдырыла. Балаларга махсус уен мәйданчыгы бар. Теләгән кеше монда килгәч рәхәтләнеп атта да йөри ала, квадрациклларда да җилдерергә мөмкин булачак. Буада балык тотарга, су коенырга да шартлар тудырыла. Шулай ук банкет залы да бар, 30 кешелек кафеда исә мич тә, самавыр да үз урынын тапкан. Алга таба Расих Латыйпов ерактан килүчеләр өчен кунакханә дә төзетәчәген әйтте. Кыскасы, монда килгәч, рәхәтләнеп ял итәргә дә, сәламәтлекне ныгытырга да мөмкин булыр дип уйлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading