Шәһри Казан

Тагын корылык килде

Табигать-Анабызның әллә хәтере какшады инде. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әйткәнчә, «Җиле дә вакытында исеп, яңгыры да вакытында ява» торган төгәл заманнар үткәннәрдә калды, ахрысы.

Европада эссе һава хөкем сөрә. Болгариядә ничә көннәр +40 градус тора. Мәгълүматларга караганда, әлеге илдә инде 60 кеше кызу кагудан үлгән. Грециядә гражданнар өчен «салкын заллар» көйләгәннәр. Республикабызда 2010 елда корылык булганда бәрәңге белән булышкан Белоруссияне дә кояш чамадан тыш кыздыра. Быел үзебез белорусларга гуманитар ярдәм күрсәтмәгәек әле. Мөмкинлегебез булса, әлбәттә. Россиянең Әстерхан, Волгоград, Самара, Саратов, Оренбург, Ростов, Воронеж, Ставрополь һәм башка төбәкләрендә май аеннан бирле явым-төшем юк бит. Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы белдерүенчә, илдәге бөртекле культураларның 2,5 проценты көеп беткән. Татарстанда да һава торышы уңайдан гына түгел. Балык Бистәсе районының Күки, Ямаш, Балтач авылларында, мәсәлән, яңгырлар җәй башыннан бирле яумый. Күки авылының мәчет картлары җыйнаулашып кырларга чыгып, Аллаһыдан яңгыр сорап, намазлар укыйлар. «Бәрәңгесез калабыз», - дип хафалана авыл халкы. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов: «Ел бик үзенчәлекле килде. Саба, Теләче, Кукмарада һәм Балык Бистәсе районының кайбер урыннарында корылык күзәтелә», - диде. Әлеге районнарда туфрактагы дымлылык - 0. Һава дымлылыгы да түбән. Җәйнең беренче яртысында Ютазы, Баулы, Бөгелмә төбәкләрендә яңгырлар яумаган.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: