16+

Тарихта булмаган хәл: Татарстанда чәчү эшләре өч атнага иртә башланды

Илдә коронавирус белән бәйле вазгыятькә карамастан, авыл хезмәткәрләре бер генә минутка да эштән туктап тормый. Аларның бүген иң җаваплы чоры – аграрийлар алдында язгы кыр эшләрен вакытында башкарып чыгу максаты тора.

Тарихта булмаган хәл: Татарстанда чәчү эшләре өч атнага иртә башланды

Илдә коронавирус белән бәйле вазгыятькә карамастан, авыл хезмәткәрләре бер генә минутка да эштән туктап тормый. Аларның бүген иң җаваплы чоры – аграрийлар алдында язгы кыр эшләрен вакытында башкарып чыгу максаты тора.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләренә караганда, республиканың барлык районнары язгы кыр эшләренә чыкты, авыл хезмәткәрләре көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру һәм тырмалау эшләрен алып бара. 

«Дөньядагы бүгенге вазгыятьне истә тотып, азык-төлек иминлегенең әһәмияте тагын да арта. Язгы көн ел туйдыра, диләр. Барысын да вакытында эшләргә һәм республика өчен яхшы уңышка нигез салырга кирәк. Барлык күрсәтмәләрне үтәп эшлибез. Техника да төзек булсын, үзебез дә сәламәт булыйк, эшне дә вакытында төгәллик», – ди игенчеләр.

Шушы көннәрдә авыл уңганнары чәчү эшенә дә кереште. Иң беренче булып бу эшкә Буа һәм Нурлат районы уңганнары алынды.

Буа районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ранис Габитов “ШК”га сөйләгәнчә, чәчү эшенә старт 1 апрельдә үк бирелгән. Район тарихында чәчүгә моның кадәр иртә керешкәннәре булмаган. Бу эшкә быел өч атна иртәрәк тотындык, ди Ранис Габитов.

Быел районда 42 мең гектар мәйданда бөртеклеләр чәчәргә уйлыйлар, 280 гектар җиргә бодай, 1300 гектарга арпа, 21 гектарга солы һәм 25 гектарга борчак чәчелгән дә инде. 16 мең гектар мәйданны көзге культуралар алып тора. 13500 мең гектары тукландырылган.

– Уҗым культуралары кышны исән-сау чыкты, Аллага шөкер, узган елгы кебек югалтулар булмады, – ди идарә җитәкчесе.

Узган елны шикәр чөгендере уңышы күп булып, аңа бәяләр төште, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы аларның мәйданнарын киметергә тәкъдим иткән иде. Әлеге уңайдан әңгәмәдәшемнән ниндидер үзгәрешләр көтелмиме дип тә кызыксындым. Аның әйтүенчә, шикәр чөгендерен узган ел 9 мең гектарда чәчкән булсалар, быел чәчү мәйданын ун процентка киметү планы бар. Чәчү барышында башка үзгәрешләр булмаса, диде ул. 

Район чәчү орлыклары белән 100 процентка тәэмин ителгән, ашлама бер гектарга 60 килограмм туры килә.

– Быел бер гектар чәчүлек мәйданына туклыклы матдә 70 килограммнан да ким булмасын дигән бурыч куелды. Безнең фаразлавыбыз буенча, аннан да артып китәчәк. Ашламаны әле алып торабыз, – ди Ранис Габитов.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы искәртүенчә, республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен 2020 ел уңышына минераль ашламалар сатып алуга бюджеттан ярдәм каралган. Бу акчаны бер гектар чәчүлеккә кимендә 35 килограмм минераль ашлама туплаган хуҗалыклар алырга мөмкин.

Буа районында яшелчәчелек белән шөгыльләнүче фермерлар да шактый. Аксу авылында яшәүче Салаватуллинннар да бүген кырда. Фирдүс абый да, хатыны Фирая апа һәм уллары Дамир да фермер. Кишерне быел күпме чәчтегез дигән соаруга да гаилә башлыгы, миндә – 3, Фираяда – 11, Дамирда 6 гектар дип, һәрберсенекен аерым исәпләп әйтеп чыкты. Барысы 20 гектар җиргә кишер чәчелгән. Чөгендерне 18 гектар җиргә утыртканнар. Шушы көннәрдә солы да чәчә башлаганнар. Фирдүс абый да, быел кырга ике атнага иртәрәк чыктык, ди. Коронавирус аларга да кыенлыклар тудырган. Мәктәп, балалар бакчалары, шифаханәләр эшләмәгәч, кишер һәм чөгендерләрен дә сата алмыйлар икән. Тагын бер борчулары бар: быел ташламалы ягулыкны Түбән Камага кадәр барып аласы ди. “Үзебезнең райондагы ягулык станцияләренә барып алып, шуннан субсидия генә бирсәләр, безгә җайлырак булыр иде. Фермерларга Түбән Камага кадәр барып йөрү шактый чыгым һәм вакыт таләп итә”, – ди фермер.

Сүз уңаеннан: быел авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 140 мең тонна ташламалы дизель ягулыгы бирү дә каралган, дип яза идарә тармагы матбугат хезмәте. Ягулык белән тәэмин итүгә килешү «Татнефть» белән төзелгән. Аграрчылар өчен бер тонна ягулык бәясе 41 200 сум тәшкил итә, бу күпләп сатып алу бәясеннән (бер тоннага 47 600 сум) 13 процентка арзанрак һәм заводлардан күпләп сатып алу бәясеннән 11 процентка арзанрак. Литрларга күчереп санаганда, 0,82 коэффициенты белән аграрчылар өчен дизель ягулыгы бәясе 33 сум чамасы була, бу АЗСлардагы өлешләп сату бәясеннән 27 процентка арзанрак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading