16+

Ташлыкны ташлап киткәннәр хәзер сагынып кайталар (ФОТО)

Мамадышка барганда, олы юлдан читтәрәк, Ташлык дигән авыл бар. (Заманында шуннан күченгән халык Түбән Кама районына барып урнашкан, аңа да Ташлык дигән исем биргәннәр.) Халык авылны Күп чишмә дип тә йөртә. Тау астында ургып чыккан чишмәләр бик күп бу якларда, хәтта аларның санын да белмиләр. Авылга исә моңсулык иңгән. Биредә...

Ташлыкны ташлап киткәннәр хәзер сагынып кайталар (ФОТО)

Мамадышка барганда, олы юлдан читтәрәк, Ташлык дигән авыл бар. (Заманында шуннан күченгән халык Түбән Кама районына барып урнашкан, аңа да Ташлык дигән исем биргәннәр.) Халык авылны Күп чишмә дип тә йөртә. Тау астында ургып чыккан чишмәләр бик күп бу якларда, хәтта аларның санын да белмиләр. Авылга исә моңсулык иңгән. Биредә...

Мамадышка барганда, олы юлдан читтәрәк, Ташлык дигән авыл бар. (Заманында шуннан күченгән халык Түбән Кама районына барып урнашкан, аңа да Ташлык дигән исем биргәннәр.) Халык авылны Күп чишмә дип тә йөртә. Тау астында ургып чыккан чишмәләр бик күп бу якларда, хәтта аларның санын да белмиләр. Авылга исә моңсулык иңгән. Биредә сине тәрәзәләренә такта кадакланган йортлар каршы ала. Авылда биш йортта җиде кеше яшәп ята. Монда яшәүчеләр 12 ел Сабантуй бәйрәмен күргәннәре булмаган. Шушында туып‑үскән Рәфыйк Фәйзуллин дүрт ел элек авылдашларына зур бәйрәм үткәрергә тәкъдим иткән, ә концерт программасын оештыруны Камал театры артисты Эмиль Талипов үз өстенә алган. Аның әнисе дә шушы авылдан. Егетләр ата-бабалары яшәгән авылны торгызырга җан атып йөриләр.
Бәйрәмгә Түбән Кама районының Ташлык авылыннан да кунаклар чакырылган иде. Алар үз бүләкләрен өләште. Ташлык авылыннан (Түбән Каманыкы) чыккан халык шагыйре Разил Вәлиев, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Алмаз Хәмзин бәйрәмнең мәртәбәле кунаклары булдылар.
- Без монда килмәдек, кайттык. Үз-үземне белә-белгәннән бирле, әби-бабайлар: «Без Ташлыктан күченеп килдек», - дип сөйлиләр иде. Шушы авылны килеп күрү теләгем тормышка ашты. Заманында шушыннан өч гаилә Кама аръягына килеп төпләнгән. Хәзер безнең авыл 200 йортлы. Киләсе елга сезне үзебезнең авыл Сабан туена чакырабыз. Бу урын изге. Шулай булмаса, шушы кадәр халык җыелмаган булыр иде. Без әле монда килгәч, район хакимияте белән авылның киләчәге турында сөйләштек. Бәлки, юллар салдырып, кешеләргә эш урыннары булдырып булыр, - дип сөйләде Разил Вәлиев.
Рәфыйк Фәйзуллин:
- Без бәйрәмне үзебезгә дан алу өчен оештырмыйбыз. Балаларыбыз туган туфракны онытмасыннар, дип эшлибез. Читтә яшәүчеләр дә бәйрәмне үткәрер­гә акча бирәләр.
Эмиль Талипов:
- Бәләкәй чакта җәен шушы авыл болыннарында аунап, җиләк җыеп үскәнгәдер, Ташлык миңа бик якын. Бабайлар нигезен әле дә булса әнинең сеңлесе Фәния апа саклап тота. Авылны яратканга күрә, халыкка ярдәм дә итәсе килә. Менә дүртенче ел инде бәйрәмне көтеп алалар. Без аны азан әйтеп башлаган идек. Биредә теләгән һәр кешегә үз һөнәрен күрсәтергә мөмкинлек бирәбез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading