16+

«Татар авыллары» рубрикасының чираттагы «герое» - Күн авылы

«Татар авыллары» рубрикасында кыска язмаларым сериясен (башы «ШК»ның 17 апрель санында) әбием һәм бабам Сафия һәм Ибраһим Шәрәфиевләр, шулай ук әнием Дания Ибраһим кызының туган авылы - Пит­рәч районының Күн авылы турында дәвам итәсем килә. П итрәчтән биш километр көнчыгышта, «Мәс­кәү-Уфа» М-7 трассасыннан биш километр төньякта урнашкан авыл турында сөйләгәндә,...

«Татар авыллары» рубрикасының чираттагы «герое» - Күн авылы

«Татар авыллары» рубрикасында кыска язмаларым сериясен (башы «ШК»ның 17 апрель санында) әбием һәм бабам Сафия һәм Ибраһим Шәрәфиевләр, шулай ук әнием Дания Ибраһим кызының туган авылы - Пит­рәч районының Күн авылы турында дәвам итәсем килә. П итрәчтән биш километр көнчыгышта, «Мәс­кәү-Уфа» М-7 трассасыннан биш километр төньякта урнашкан авыл турында сөйләгәндә,...

«Татар авыллары» рубрикасында кыска язмаларым сериясен (башы «ШК»ның 17 апрель санында) әбием һәм бабам Сафия һәм Ибраһим Шәрәфиевләр, шулай ук әнием Дания Ибраһим кызының туган авылы - Пит­рәч районының Күн авылы турында дәвам итәсем килә.
П итрәчтән биш километр көнчыгышта, «Мәс­кәү-Уфа» М-7 трассасыннан биш километр төньякта урнашкан авыл турында сөйләгәндә, күп кешегә билгеле булган «Күн авылы көе» һәм аны башкаручы Илһам ага Шакиров күз алдына килә.
Биек тауларның башында
Утырып уйлар уйладым;
Утырып уйлар уйлар өчен
Үскән икән буйларым.
1973-1997 елларда Күн авылы урта мәктәбендә директор булып эшләгән һәм күптән түгел «Күн урта мәктәбе тарихы» дип аталган кызыклы брошюра (Питрәч, 2012, 56 бит) язган Рәшидә Галәвиева сүзләренә караганда, әлеге җыр ТАССРның халык артисты, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты композитор Заһид Хәбибуллин аркасында киң танылу ала. 1950 елларда Күн авылында булып, халык сүзләрен язып алып, көйгә сала.
Авыл тарихы турында нәрсә беләбез? «Татар энциклопедиясе»ндә әйтелгәнчә, рус документлары буенча авыл 1648 елдан бирле билгеле, XVIII-XIX гасырның беренче яртысында аның халкы дәүләт крестьяннары категориясендә булган. Алар игенчелек, терлекчелек, тимерчелек белән шөгыльләнгән. XX гасыр башында авылда ике мәчет, ике мәдрәсә, су тегермәне, тимерче алачыгы һәм сигез кече әйбер сату урыны эшләгән. 2002 елда авылда 860 кеше яшәгән.
Филология фәннәре докторы профессор Гомәр Саттаров, Күн авылын хәзерге Татарстан территориясендә иң борынгыларның берсе дип санарга була, дигән. Авылның исеме борынгы төрек кабиләсе хуннардан барлыкка килгән, имеш. Моның турында 1970 елларда авторитет булган СССР фәнни журналы «Совет тюркологиясе» дә язган булган. Аның гипотезасын безнең кайбер хөрмәтле тел белгечләре дөрес дип тапкан, алар «күн» сүзенә борынгы төрек этноним һәм топонимнарында туры аналогияләр тапкан.
Күн авылында йөрүче берничә легенда «Күн» сүзен авылга нигез салучы Күнибәк белән бәйли. Ә бит бу исем «Идегәй» дастанында да очрый.
Игътибарга түбәндәге мәгълүмат лаеклы. Авыл картлары һәм фольклорчы Нәкый Исәнбәт фикеренчә, Күн авылы халкы - бу җиргә танылган ханбикәләр Нур Солтан, Фатыйма һәм Сөембикә туганнары, сакчылары һәм хезмәтчеләре булып килгән ногай татарлары нәселеннән. Казан ханлыгы вакытында Күн авылы халкы Казан тирәсендә - Күн бистәсендә, хәзерге вакытта Вознесение һәм Салмачы бистәсе тирәсендә яшәгән. Алар тире эшкәртү белән шөгыльләнгән. 1552 еллар вакыйгаларыннан соң халык Мишә елгасы буйларына, урманнар һәм чишмәләргә бай урынга - Казаннан 40 километр ераклыкка чигенергә мәҗбүр булган. 1930 елларда авыл картлары ата-бабаларына дога кылырга Вознесение бистәсе зиратына йөргәннәр. Кызганыч, бүген ул зират юк.
Авыл башта югары очта гына урнашкан була. Аскы өлеш - «Нарат башы» соңрак төзелгән. Ул хәзер Питрәч ягыннан кергән зур юл янәшәсендә. XVIII гасыр галиме Д.А.Корсаков Күндә 110 ясаклы татар яши дип яза. Бу ир-ат саны гынадыр, мөгаен. 1859 елда А.Артемьев чыгарган белешмәдә авылда 140 йорт, 442 ир заты, 451 хатын-кыз заты теркәлгән. 1907 елда чыккан К.П.Берстель хезмәтендә, Күндә 1349 татар яши, диелә. Авыл 1923 елгача Лаеш өязенә, 1924-1930 елларда Арча кантонына кергән. Сафия әбием сөйләвенчә, элек арба, чана, балалар арбачыгы кебек агачтан эшләнгән әйбер алырга авыл халкы ешрак Арча базарына йөргән.
Авыл тирәсендә куе нарат урманы була. Әле хәзер дә кайбер кырлар шул урманны кискәнгә мөнәсәбәтле исемнәрне йөртә икән: Котбетдин (Котлы) әрчүе, Мулла әрчүе, Яфим әрчүе һ.б.
Авылның югары очындагы мәчетнең кайчан салынуы төгәл билгеле тугел. Аның мулласы балаларны элегрәк үз өендә укыткан, 1892дән ике бүлмәле кечерәк мәктәп бинасы төзелгән.
«Нарат очы»на мәчет һәм мәдрәсәне төзетү мәшәкатен мәхәллә халкы Мөстәкыйм улы Бадамша исемле кешегә йөкли. Шул кеше булачак мулла һәм мәдрәсә мөдәррисе Габделкадыйр Гыйсмәтине Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсеннән килергә күндерә. Зур таш мәчетне һәм «Гыйсмәтия» исемле мәдрәсәне 1890 еллар ахырларында Оренбург сәүдәгәре, ике йөзләп авылда мәчет, мәктәпләр ачкан Әхмәт бай Хөсәенев акча биреп салдыра. Алар хәзерге клуб алды мәйданчыгында, урам чатында була.
Мәчет 1966 елда сүтелә, ташлары зур клуб бинасы нигезен салуда кулланыла. «Гыйсмәтия» мәдрәсәсе җидееллык җәдиди мәктәп була. 1919 елга чак­лы эшли. Авылдан чыккан булачак укытучылар да, Минһаҗ Гайнетдин улы Әлмиев-Конов та шунда укыганнар. Шактый бай кеше Хәлиминең улы Ибраһим да шушы мәктәптә укыган. Ибраһим 1918дә Герман әсирлегеннән кайт­кач, Шәле, Түбән Тегермәнлек һәм башка авылларда балалар укыткан. 1937 елның көзендә кулга алынган һәм 1938 елның июлендә атылган.
«Гыйсмәтия»нең тагын бер танылган шәкерте - Күн авылы кешесе Минһаҗ Гайнетдин улы Әлмиев-Конов. Укып чыккач, беренче Герман сугышы алдыннан Казанда яши, укый. Дулат Али, Мулланур Вахитовлар белән аралаша. 1917дән соң Төньяк фронтта мөселман солдатлар комитетына сайлана, «Сугыш сафы» газетасын, ә 1918дә Петербургка килгәч, М.Вахитов, Галимҗан Ибраһимов белән бергә, «Чулпан» газетасын чыгаруда катнаша. Ленинградта пединститутта белем алгач, Казанга кайта, мәгариф наркоматында эшли, педтехникумда укыта.
Совет чорында Күндә 7 класс­лы мәктәп эшли, 1974 елда урта мәктәп ачыла. Күн урта мәктәбен тәмамлаучылар арасында Әлбәдән белән Кызыл Яшьләр авылы балалары да бар. 1939-41 елларда Шәле һәм Күн мәктәпләрендә шагыйрь Вәдүт Мифтахов укыта. Күн мәктәбендә бер-ике ел артистка Гөлсем Болгарскаяның кызы композитор Әнвәр Бакировның булачак хатыны Фирдәвес Болгарская да балаларга белем бирә.
...1990 еллардагы таркаулык­лардан соң Күн авылы кешеләре тернәкләнүгә йөз тота башлаган. Соңгы елларда авылда күп кенә матур-матур яңа йортлар калкып чыккан...
Булат Хәмидуллин,
Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү
институтының әйдәп баручы фәнни хезмәткәре.
Сәхифә институт белән берлектә әзерләнә.
Фотода: Күн авылы мәчете.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading