16+

Татар Димскәе авылына кырдан төшкән су яңа утырткан бәрәңгеләрне агызып киткән...

Кичә Бөгелмә районының Татар Димскәе авылына кырдан су төшеп, бакчалардагы яңа утырткан бәрәңгеләрне агызып киткән.

Татар Димскәе авылына кырдан төшкән су яңа утырткан бәрәңгеләрне агызып киткән...

Кичә Бөгелмә районының Татар Димскәе авылына кырдан су төшеп, бакчалардагы яңа утырткан бәрәңгеләрне агызып киткән.

Авыл җирлеге башлыгы Лилия Хәбирова су ташкыны зыян салмады дисә дә, сораша торгач, өстәмә фото һәм видеолар да килеп ирешкәч, кайбер хуҗалыкларга аның чыннан да зыян китерүе ачыкланды. 
Шул авылда яшәүче Илмира Сөбханова сөйләвенчә, аларның авылында яңгыр тыныч кына явып киткән. Су ташкыны бер дә көтмәгәндә кырдан килеп төшкән. 
- Безнең Татар Димскәеннән ике чакрым тирәсе ераклыкта бер кеше дә яшәми торган Камышлы дигән авыл ягында көчле яңгыр яуган. Ул якта Ташлы чокыр дип аталган урын бар. Анда елгалар гомумән юк, бу шул яңгыр суы. Су ташкыны шул яктан килеп төште. Кайбер хуҗалыкларның бәрәңгеләрен юдырып алып киткән. Туганнарыбыз Альфира hәм Рафис Сибгатуллиннарның да су абзарлары аша үтеп, яңа утырткан бәрәңгеләрен агызган. Шөкер, терлекләргә зыян салмаган. Ә бәрәңгене инде, җир кипкәч кабат утыртасы була, - дип сөйләде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading