Газета укучыларын татар авыллары белән таныштырганда («Шәһри Казан», 2015 елның апрель-июль айлары), баштан ук Татарстан Республикасы территориясе белән генә чикләнмәскә планлаштырган идем. Чөнки татар авылларының шактые Россия төбәкләренең татарлар җыйнак кына яши торган урыннарында да (Урта һәм Түбән Идел буе, Урал буе, Себер, Кырым), шулай ук татар диаспоралары булган илләрдә...
Бүгенге язмабыз Төмән өлкәсендә урнашкан авылларның берсе турында булыр. Шул ук вакытта мин «Татар энциклопедиясе»ндәге мәгълүматлардан тыш, Хәнисә Алишина, Гөлназ Бәдретдинова һәм Тодор Воинскийларның да хезмәтләреннән файдаландым.
Төбәктә яшәүчеләрнең гомуми саны - 3581 мең кеше. Төрле чыганаклар буенча, аларның 250-350 меңе - татарлар. Татарлар җыйнак кына булып Төмән, Тубыл, Йаулы-Тора шәһәрләрендә, төбәкнең Аромаш, Вагай, Заводоуковск, Исәт, Түбән Тавда, Тубыл, Төмән, Уват, Йаулы-Тора, Ярковский районнарында яши. Хәзерге вакытта, мәсәлән, Йаулы-Тора районындагы халыкның 30 процент тирәсен татарлар тәшкил итә.
Себер татарларының авыллары башлыча Төмән өлкәсенең алда телгә алынган районнарында урнашкан. Ләкин әгәр Вагай районында яшәүчеләрнең һәр икенчесе татар (биредә татарлар халыкның 50 процентка якынын тәшкил итә) булса, Исәт районында татарларның саны бары тик 1,5 мең кешегә генә җитә. Һәм татар авылы да монда берәү генә. Анда 500 тирәсе кеше яши.
Төмән өлкәсендәге һәр татар авылы үзенчәлекле һәм аларның һәрберсенең үз тарихы бар. Ембай авылы, мәсәлән, үзенең данлыклы мәдрәсәсе белән мәгълүм, Югары Егәнле авылын исә Исәт районында бердәнбер татар авылы буларак беләләр, Атьяледә СССР таркалганнан соң беренче мәчет төзелгән, ә Сәел авылында Төмән өлкәсенең губернаторы Владимир Якушевның (ул тумышы белән Нефтекамск шәһәреннән, анда төп халык - татарлар, руслар һәм башкортлар) резиденциясе урнашкан.
Төмән өлкәсенең территориясендә борынгыдан ук төрле төрки телле кабиләләр (кыпчаклар, татарлар һ.б.) яшәгән. Алар Идел-Урал буе татарлары, себер бохарилары, нугайлар һәм башкортлар белән бергә себер татарлары этногенезында катнашкан. XIV-XV гасырларда әлеге җирләр - Төмән ханлыгы составына, ә XVI гасырда Себер ханлыгына кергән. Җирле халык аучылык, балыкчылык, терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнгән. 1858 елда Тубыл губернасында 154 мәчет исәпләнә, ә ХХ гасыр башында иман йортлары губернаның барлык 275 татар авылында да диярлек эшләп килә. 63 авылда мәдрәсә һәм мәктәпләр була. Мөселман уку йортлары арасында Төмән өязенең Ембай авылында 1841 елда ачылган мәдрәсә аеруча зур популярлык казана. Нәкъ менә шуңа да 1994 елдан башлап бүгенге көнгә кадәр биредә татар мәдәнияте музее эшләп килә.
Шулай ук 1990 еллар башыннан Төмән өлкәсенең Төмән, Тубыл, Йаулы-Тора шәһәрләрендә, моннан тыш Вагай, Түбән Тавда, Төмән, Йаулы-Тора һәм Ярковский районнарында, Ханты-Манси һәм Ямало-Ненецк автоном округларында (Салехард шәһәре) милли-мәдәни автономияләр эшли. Монда «Дуслык» һәм «Ләйлә» җыр һәм бию ансамбльләре, «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы, «Мирас» хәйрия фонды, Тубыл татар мәдәни үзәге, Нефтеюганск шәһәрендә «Тальян» мәдәният үзәге бар. 2010 елдагы статистика күрсәткечләре буенча, Төмән өлкәсендә 46 мөселман оешмасы теркәлгән, 76 мәчет исәпләнә. Аромаш, Вагай, Тубыл, Төмән, Уват һәм Яркәү районнарында себер татарларының атаклы дини мәдәни һәйкәлләре - «астана» (Изгеләр каберлеге) бар.
Төмән белән Курган юлының уртасында, район үзәге Йаулы-Тора шәһәреннән көнбатышка таба 20 чакрым киткәч, Төмән өлкәсенең иң матур күлләренең берсе урнашкан. Әлеге төбәкнең бик матур урыннарының берсе булып торган Сәел күле бу. Аның тәрҗемәсе «искиткеч, матур, кояшлы» дигәнне аңлата. Күл атамасы аның гадәти булмаган матурлыгына һәм үзенә тартучанлыгына тәңгәл килә. Риваятьләр буенча, әлеге күл барлыкка килгәнче, аның урынында ике авыл урнашкан булган. Биредәге халык элек-электән бер-берсе белән дошманлашып яшәгән. Һәм шушы авылларның берсендә яшәүче Айгөл исемле кыз урманда очраклы гына рәвештә күрше авылы егетен очратып, аңа гашыйк була. Егетнең дә кызга күзе төшә. Алар туганнарыннан һәм авылдашларыннан яшерен генә очрашып йөри башлыйлар. Яшьләр бер-берсен бик нык ярата һәм эштән бушаган араларда күрешеп, күп вакытларын бергә үткәрәләр. Барысы да үз җаена шулай барганда, аларның яшертен очрашулары турында кызның абыйсы белеп ала. Шулай беркөнне гашыйкларның күрешү урыннарын белеп алган абый кеше сеңлесеннән алда килә дә күрше авыл егетен үтерә. Очрашу урынына килгән Айгөл җирдә җан биргән сөйгәне янына утыра да бик нык елый башлый. Ул шулкадәр елаган ки, хәтта аның күз яшьләреннән күл хасил булган.
Хәзерге вакытта 11 кв километр мәйданлы әлеге күлне аеруча саклаулы табигать территориясе булып торган 730 гектар мәйданны биләүче Сәел урманы уратып алган. Күл янәшәсендә исә затлы йортлар төзелгән. Анда яшәүче кайбер йорт хуҗалары килгән кунакларга тору урынын, балык тоту һәм актив ял итү өчен кирәк-яраклар тәкъдим итә. Моннан тыш, күлне палаткаларда ял итүче туристлар да үз итә.
Әлеге искиткеч Сәел күле һәм Сәел урманнары янында борынгы авыл - Татар Сәеле дә урнашкан. Әлеге авылны Йаулы-Тора районындагы иң матур сала - аның «энҗе бөртеге», диләр. Авылның тарихы гасырлар төпкеленә китә, һәм бер кеше дә аның барлыкка килү вакытын белми. Төрле чыганаклар буенча, авылга әллә 200, әллә 400, әллә инде гомумән 600 ел.
Монда яшәүче халык телендә булган бер риваять буенча, усал теле һәм баш ияргә теләмәве аркасында Николай I боерыгы белән Карга-Батыр кушаматлы Мостафа Булатов исемле татар Себергә сөрелә. Аның артыннан яраткан хатыны Миңсылу да китә. Бик күп еллар үтеп, Мостафаның төзәлү вакыты тәмамлангач, ир белән хатын туган якларына кайтырга уйлаганнар. Өйләренә кайту юлында, ял итеп алыр өчен, Сәел күле янындагы кечкенә генә бер аланга тукталалар.
«Миңсылу, як-ягыңа кара әле. Нинди матур урын! Бәлки шушында торып калырбыз?» - дип сорый Мостафа хатыныннан.
Миңсылу ризалаша. Шуннан соң гаилә биредә йорт сала, бакча утырта. Монда ук игезәк уллары Мөхәммәд белән Сәйфетдин, аннан соң Мөхәммәдтән - ун, ә Сәйфетдиннән алты онык дөньяга аваз сала. Аларның төп шөгыльләре игенчелек, балчыктан чүлмәк ясау һәм балыкчылык була. Йаулы-Тора һәм башка шәһәрләргә сату өчен кирпеч ясыйлар, тары оныннан махсус шәрык рецепты буенча көлчә пешерәләр, үзенчәлекле сәел токымыннан булган зәңгәр кәҗә мамыгыннан яулыклар, бияләйләр һәм шарфлар бәйлиләр. Менә шулай итеп, Татар Сәеленә нигез салучы борынгы Булатов нәселе тамыр җәя.
Хәзерге вакытта Татар Сәеле - Йаулы-Тора районының Сәел авыл хуҗалыгы үзәге. Авылның даими халкы 174 хуҗалыкта яшәүче 400 кеше чамасы. Татар Сәеле соңгы елларда үзенең чикләрен шактый киңәйтте. Чөнки әлеге урыннарның матурлыгына сокланып, биредә төпләнеп калырга теләүчеләр көннән-көн арта.
2012 елның 27 июненнән алып 1 июленә кадәр монда һәм Исәт районының Югары Егәнле авылында Себер һәм Уралның Татар яшьләре форумы узды. Димәк, әлеге татар авылларының киләчәге бар. Иншалла!
Сәхифәне Татар энциклопедиясе һәм төбәк тарихын барлау институты әзерли.
Фотолар: islam-portal.ru
Комментарийлар