Үз гомеремдә беренче тапкыр керкә (форель) балыгын кармак белән Сочида ял иткәндә тоткан идем. Аларны анда махсус буаларда үрчетәләр. Һәм күпсанлы туристларга аз гына вакытка булса да балыкчы азартын татып карарга мөмкинлек бирәләр. Сүз дә юк, барысы өчен дә акча түләргә кирәк, билгеле. Кыскасы, Сочида, туристларның кесәсен юкарту өчен, нәрсә...
Ә бит халыкка бу рәвешле ялны бездә дә оештырырга була, чөнки 2012 елда безнең республикада да кайбер районнарда төсле керкә балыгын үрчетә башладылар. Тәҗрибә сыйфатында иң башта аны Лаеш һәм Саба районнарында урнашкан буаларга җибәрделәр. Шулай ук хәзер, керкә балыгыннан тыш, ак амур һәм толстолобик үрчетү белән шөгыльләнергә теләүче фермер хуҗалыклары да пәйда булды.
Төсле керкә үзе сөләйман (лосось) балыклары семьялыгыннан. Ул үз исемен сыртында төрле төсләргә кереп җемелдәүче буй-буй сызыклардан алган. Ризык буларак, аның туклыклык дәрәҗәсе бик югары. Ә менә калориясе исә, киресенчә, чагыштырмача бик түбән.
Хәзерге вакытта Казан кибетләрендә һәм базарларда сатыла торган керкә, нигездә, читтән кайтартылган. Һәм аларның, билгеле инде, бәясе дә «тешли». Фермер хуҗалыклары оешып, җай гына эшләп китсәләр, бәлки бу балык та безнең табыннарга ешрак эләгер дигән өмет бар.
Республикада затлы балыклар үрчетү идеясенең авторы - Татарстан «Илкүләм экология фонды» рәисе Евгений Редькин. Аның сүзләренчә, республика биләмәсендә 1600 сулык бар. Алар кайчандыр мелиорация өчен файдаланылган. Һәм бу сулыкларда бүген иркенләп балык үрчетергә була. Алар бигрәк тә Тәтеш, Питрәч, Лаеш һәм Саба районнарында күп. Дөрес, буаларның байтагы инде шактый таушалган, чөнки җирле оешмаларның аларны карап тәртиптә тотарга акчасы юк. Мәсьәләне хәл итүнең иң кулай юлы - сулыкларны балыкчылык хуҗалыкларына арендага бирү.
Халыкны мондый төр эшмәкәрлеккә кызыксындыру өчен, Евгений Редькин үзе үрнәк күрсәтергә алына. Ул үзенең туган ягы Лаеш районында Татар Янтыгы бистәсендә керкә балыгын үрчетү хуҗалыгын ачарга була. Җирлек башлыгы Камил Нәбиуллин да бу фикерне хуплап чыга. Аңлашыла ки, әгәр дә эш җайга китсә, җирле халыкның да күпмесендер эш белән тәэмин итү мөмкинлеге туа ич.
Керкә балыгы салкын суны ярата. Шуңа күрә, буаларга да аны яз башында җибәрәләр. Дөрес, монда барлык буа-күлләр дә ярап бетми. Аларны су белән салкын чишмә чыганаклары тутырып торырга тиеш. Суның чисталыгы - керкә үрчетү өчен урын сайлаганда иң төп таләп.
Керкә - ерткыч балык. Аны нинди дә булса буага уйламый гына җибәрәсең икән, ул, тора-бара, андагы кәрәкә, алабуга кебек бүтән балыкларны юк итәчәк. Ә менә үлән белән тукланып, сулыкларны санитар чистартучы булган ак амур һәм толстолобик белән ул тату яши икән.
Шунысын да әйтергә кирәк: Татарстан өчен бу, керкә үрчетүнең беренче тәҗрибәсе генә түгел. Тарихтан мәгълүм булганча, аның бездә, мәсәлән, Тәтеш өязендә инде узган гасыр башында ук күпләп үрчетелүе билгеле.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар