16+

Татарстандагы бер районда “Күрше авыл” дигән татар бистәсе барлыкка киләчәк

“Татар авылының бүгенгесе һәм киләчәге” дискуссия мәйданчыгында авыл фермерлары һәм эшмәкәрләр үзләренең эш тәҗрибәсе белән бүлеште.

Татарстандагы бер районда “Күрше авыл” дигән татар бистәсе барлыкка киләчәк

“Татар авылының бүгенгесе һәм киләчәге” дискуссия мәйданчыгында авыл фермерлары һәм эшмәкәрләр үзләренең эш тәҗрибәсе белән бүлеште.

– Авылларыбыз матур, төзек, халкыбыз тырыш, уңган. Әмма ул бүген шулай. Утыз-илле елдан татар авылы нинди булыр? Уйланырлык сәбәпләр бар. Социологлар уздырган сораштырулардан күренгәнчә, йөз баланың икесе генә авылда фермер булып калырга ниятли. Киләчәктә җир хуҗалары, безнең эшне дәвам итүчеләр булырмы? Үзебезнең эшчәнлек аша яшь буынга тәрбия эшләре алып барырга, шуның бер моделен булдырырга кирәк. Бүгенге гамәлебезгә карап, киләчәктә безгә бәя бирәчәкләр, – дип белдерде Бөтендөнья татар конгрессының эшмәкәрләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Фәрит Уразаев IX бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены делегатларына.

“Күрше авыл” проекты җитәкчесе Денис Елисеев татар авылларын киләчәктә уңышлы итеп күрергә тели. Шул юнәлештә ул яңа проектка алынган.
– Лаеш районында җир мәйданнарын сатып алып, анда тарихи-заманча татар бистәсе проектын башладык. Максатыбыз – заманча татар архитектурасын һәм мохитен булдыру, – диде ул.

 Эшмәкәр сүзләренчә, проектны гамәлгә ашыру буенча Татарстанның атказанган архитекторы, Колшәриф мәчете архитекторы Айвар Саттаров җитәкчелегендә эшче төркем эшли. Бистәдә бизнес мохит булдыру идеясе дә бар. Фермерлар җитештергән продукцияне, яшелчә һәм җиләк-җимешләрне эшкәртү предприятиесе эшләр дип планлаштырыла. Экотуризм юнәлешендә эшләргә дә ниятлиләр.

“Затлы азык” проекты авторы Разил Кәримуллин интернет аша мобиль кушымта ярдәмендә экологик чиста продуктлар белән сату итү мөмкинлекләре турында сөйләде. Аның әйтүенчә, авылда яшәүчеләр ризыкны үзләре җитештерә, әмма аны кая һәм ничек сатарга икәнен белми. Ә шәһәр җирендә яшәүчеләр сыйфатлы чиста продуктка мохтаҗ. Экологик ризыкны исә фәкать авыл җирендә генә җитештереп була, диде ул.

Азнакай районы башлыгы ярдәмчесе Булат Шәфыйгуллин авыл эшчәннәре җитештергән продукцияне Санкт-Петербург шәһәренә алып барып сату тәҗрибәсе белән уртаклашты. 2018 елда ике арада төзелгән килешү буенча, алар Санкт-Петербург шәһәренең Хәсән базары территориясендә авыл җитештерүчеләренең хәләл продукциясен сата.
– Безнең товарларны алырга дип шәһәрнең икенче ягында яшәүче татар кешеләре дә килә. Татарча сөйләшүләребезне ишетеп, күңелләре тулып елаучылар да бар. Кайчан киләсез дип сорашып, шалтыратып торалар.

Татар атларын үрчетүче Фәрит Нәбиуллин фермерларны бер генә булса да татар атын асрарга өндәде.
– Сабантуйларында ат чабышлары гына түгел, ата-бабаларыбыздан калган аударыш уенын да оештырырга кирәк. Мөслимдә узачак федераль сабан туенда да аударыш буенча Россия чемпионатын уздыру идеясе бар. Аның федерациясен оештырсак та әйбәт булыр иде. Җитәкчесе итеп авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаровны тәкъдим итәргә була, – диде ул.

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading