Шәһри Казан

Тавык фәлсәфәсе

Иске бүреккә салынган тере нәни йомгакның матурлыгы, чуар тавыкның усаллыгы... Кайсы гына авыл баласы балачакның әлеге матур мизгелләрен хәтерләми икән. Соңгы елларда авылларда «хуҗа» булып өлгергән бройлер чебиләрен генә авыл апаларының иң уңганнары да йомырка салыр­га да, әни булырга өйрәтә алмадылар. Чистай районының Каргалы авылында урнашкан кошчылык фабрикасында нәкъ менә...

- Бройлер ел ярым ти­рәсе йомырка салырга сәләтле, - ди Каргалыда урнашкан кошчылык фабрикасы директоры Рәис Идрисов. - Иң мөһиме - аларны дөрес итеп тәрбияләп үстерү. Без аларны алты зонага бүлеп карыйбыз. Үсеш вакытында даими сайлап алу бара, үсмәсә, авырлыгы артмаса, аеры­п алабыз. Әлбәттә инде, төп таләп - дөрес итеп үз вакытында вакцинация ясау.

- Дарусыз гына үсми­мени соң алар?

- Бу бит инде гади тавыклар гына түгел, махсус ит өчен булдырылган. Без үстергән тавыкларның йомыркаларыннан ит өчен суелачак чебиләр чыга. Бу чебиләрне тавык итеп үстереп, йомырка салдырта алмаячакбыз. Фабрикада эшли торган 64 кешенең 19ы - вакцинаторлар. Аңлыйсыздыр, аларның эше ни чаклы мөһим.

Аңлавын аңлыйм да шулай, куркыныч булып китте. Йодрык хәтле вакыттан нәрсәдер казый, тамыза, ашата башлаган бу чебиләрдән нинди экологик чиста, сәламәтлек өчен зыянсыз ризык көтәргә кирәк инде.

- Тикшермичә, өйрәнмичә генә эшләнелми инде бу эшләр. Күрә торып халыкны агуларга исәпләгән кеше юк. Тавык авылда аяк астында буталып йөргәндә генә кадерсез кебек. Аны үстерү шактый кыйммәтле. Мисал өчен тавык йомыркасын саткан акчаның 70 проценты ризык өчен сарыф ителә.

Монысын инде соңгы вакытта тоймаган кеше калмагандыр. Күр, йомырка бәяләре ничек күтәрелде.

Рәис Идрисов фабрикада үскән чебиләрнең сәламәтлек өчен куркыныч булмавын кибет белән таныштырып та, сөйләп тә ышандырырга тырышса да, Каргалы авылыннан киткәндә, күңелдә шик калды. Казанга кайткач та, кибет киштәләрендәге тавык-чебешләргә бераз вакыт читтән генә карап йөрдем. Язманы әзерләгәндә генә, укый, таныша торгач, без белгән бройлерны, чыннан да, башкача тәрбияләп булмавын төшендем.

Бройлер - инглиз сүзеннән (то броил) әйләндереп кыздыру дигән мәгънәдә. Зур булмаган яшь чебешләрне шулай итеп кыздырып була дигәнне күздә тотып, ит өчен үстерелә торган тавыкның бу токымына бройлер дигәннәр. Без исә бройлер дигәндә көчкә кыймылдап йөри торган симез тавыкларны күз алдына китерәбез.

Бройлерларның нәселе - әтиләре ягыннан ит токымы (белый корниш), әниләре йомырка сала торган (белый плимутрок). Алардан туган чебешләрне кабат ит токымлы тавыклар белән кушылдырып, без белгән бройлерларны алалар. Шулай итеп, бройлер токым түгел, гибрид санала һәм гади хуҗалыкта бройлер чебиләрен берничек тә алып булмый. Фабрикада 40 көндә чебешләр үсеп җитүенә дә аптырыйсы юк, нәрсә генә ашатып үстерәләр икән дип тә куркасы юк, бу - бройлерларның үзенчәлеге. Гибрид булу сәбәпле, аларның бу сыйфаты геннар аша күчә алмый. Әнә шулай кечкенәдән вакцинация ясап кына саклап була. Озын сүзнең кыскасы, кибеттә сатыла торган тавыклар алай ук куркыныч тоелмый башлады.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: