16+

Тавыклар «алтын» йомырка сала башлаган

Соңгы көннәрдә йомыркага булган бәяләр халыкны шаккатыра: өч тапкырга диярлек кыйммәтләнде бит алар. Бүген йомырканың дистәсе 45-60 сум тирәсе тора. Халык моның сәбәбен аңламыйча аптырый. «Тавыклар «алтын» йомырка сала башлаган, ахры», - ди. Йомыркага бәяләр арту Татарстанга гына түгел, ә илнең күп төбәкләренә дә кагыла. Әле бер елны гына карабодайга...

Соңгы көннәрдә йомыркага булган бәяләр халыкны шаккатыра: өч тапкырга диярлек кыйммәтләнде бит алар. Бүген йомырканың дистәсе 45-60 сум тирәсе тора. Халык моның сәбәбен аңламыйча аптырый. «Тавыклар «алтын» йомырка сала башлаган, ахры», - ди. Йомыркага бәяләр арту Татарстанга гына түгел, ә илнең күп төбәкләренә дә кагыла.
Әле бер елны гына карабодайга бәяләр бик нык күтәрелгән иде (соңыннан аның махсус шулай эшләнүе ачыкланды), халыкның узыша-узыша тоз запасларын тулыландыруы да онытылмады әле. Хәзер чират әллә йомыркага җитте инде?
«Татптицепром» ҖЧҖнең генераль директоры Марс Алиев «Татар информ» агентлыгына хәбәр итүенчә, бу федераль ярдәм булмау белән бәйле, аннан корылык та үз ролен уйнамыйча калмаган, ашатырга азык юк. Шулар нәтиҗәсендә кошчылык фабрикалары зур югалтулар кичерә, кайберләре хәтта банкротлык алдында ук тора. Бәя арттыруда алыпсатарлар бик нык «тырыша». Йомырка бәясен өч тапкырга диярлек күтәрүчеләр дә нәкъ менә алар икән. Ә күпләп алу бәясе башта әле элеккечә 35-40 сум булган, яңарак кына аны 50 сумга кадәр күтәргәннәр. Алга таба йомырка белән килеп чыккан вазгыятьнең нинди борылыш алачагы әле билгеле түгел.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading