16+

Тилчә – капка төбендә: Татарстанга куркыныч янамыймы?

Тилчә – капка төбендә: Татарстанга куркыныч янамыймы?

Узган атна ахырында күршеләребез Башкортстаннан хәвефле хәбәр килеп иреште: Туймазы районына керә торган Кандра зонасында тилчә (ящур) авыруы таралган. Шул сәбәпле районда гадәттән тыш хәл игълан ителде.

40 елдан соң

Төгәл нәтиҗәләр билгеле булмаса да, белгечләр, тилчәнең «О» төрдәгесе булырга мөмкин, дип фаразлый. Әлеге авыру республикада соңгы тапкыр 1977 елда теркәлгән булган. Чирне фермерларның берсе алып кергән дип уйлыйлар. Вирусның республикага Урта Азиядән мөгезле вак терлек белән керүе ихтимал.

Аны булдырмый калуның төп чарасы - тилчәгә каршы вакцина салдыру, тик әлеге хайваннарга прививка ясатылмаган.
Вирус тагын да ныграк таралмасын өчен, Үрмәкәй, Өрмөхәмәтов һәм Кандра авылларындагы барлык хайван да юк ителәчәк. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, 928 мал, шул исәптән 486 мөгезле эре терлек яндырылачак. Авыру йоктырган сыерлар, сарыклар һәм кәҗәләрнең сарайларын да яндырачаклар. Моннан тыш, тагын 3422 проба, тикшерү өчен, Владимир шәһәренә җибәрелгән.

Бу авыллардан 40 чакрым радиуста урнашкан торак пунктлардагы (Бәләбәй, Бүздәк, Шаран һәм Туймазы районнарына кергән авыллар) малларга прививка ясалачак. Зыян күргән авыл халкына компенсация түләнәчәк: малның килограммына - 100 сум.
«Башинформ» язганча, Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов Туймазы районындагы вирус чыгу нәтиҗәләрен бетерүгә 35-40 миллион сум күләмендә акча кирәк булачагын әйткән. Башкортстан территориясендә тилчә вирусының соңгы 40 елда болай таралганы булмаган.

Татарстанда хәл контрольдә тотыла

Татарстан Министрлар кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда әлегә тилчәдән шикләнгән, куркыныч янаган районнар юк. Шулай да ныклы саклык чаралары күрелә. Башкортстан белән Татарстан чикләрендә 11 контроль-үткәрү посты оештырылды, кайбер авылларда көтү чыгару туктатылды.

Постлар түбәндәге җирлекләрдә булдырылды:

- Актаныш районының Тынламас, Чуракай, Иске Байсар авылларында, шулай ук паром кичүендә;

- Азнакай районының Тымытык авылында;

- Баулы районына караган М5 «Урал» трассасында һәм Уба авылында;

- Мөслим районының Баек авылында;

- Ютазы районының Урыссу - Октябрь автомобиль юлында һәм Алабукүл авылында;

- Бөгелмә районының Ростовка авылында.

Әлеге чаралар тилчә эпидемиясе таралуга юл куймаска тиеш. 21 тәүлеккә игълан ителгән карантин белән бәйле рәвештә, хәзер чик аша хайваннарны, алардан алынган ашамлык һәм чималны, шулай ук фураж һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен чыгару һәм кертү катгый рәвештә тыела. Бер генә техника да санитар эшкәртү үткәрелмичә уздырылмый.

Татарстан Министрлар кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенең хайваннарның йогышлы авырулары һәм эпизоотиягә каршы чаралар оештыру бүлеге җитәкчесе Александр Козлов әйтүенчә, Татарстанда хәзергә терлекләргә прививка ясарга планлаштырмыйлар. Хәл контрольдә тотыла, кирәк дип табылса, хайваннар вакцинацияләнәчәк.

Белешмә өчен

Тилчә - пар тояклы хайваннарда тиз тарала торган йогышлы вируслы авыру. Ул ашкайнату трактын һәм тирене зарарлый. Яшь маллар бу авырудан тәүлек эчендә үлә.

Әлеге авыру кешеләрдә дә күзәтелергә мөмкин. Гадәттә, инфекция кайнамаган сөт, чи ит аша эләгә. Авыруның инкубация чоры - өч көн. Чир эләккән кешенең температурасы күтәрелә, башы авырта, тәне сызлый, авыз куышлыгы кызыша, селәгәе ага, конъюнктивит күзәтелә. Кешедәге авыруны дәвалап була. Гадәттә, ул 10-15 көннән соң чигенә.

Хайваннарның тилчә белән авыру очрагы Татарстанда соңгы тапкыр 1986 елда теркәлгән. Ул вакытта чир Әлмәт районына Әзәрбайҗаннан кертелгән булган. Нәтиҗәдә, 600 дуңгыз һәм 1036 баш мөгезле эре терлек юк ителгән.

Фото: life.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading