16+

Тиздән шәмәхә бәрәңге ашыйбыз

Бүгенге көндә барыбыз да яратып ашый торган эче ак, сары булган бәрәңгеләр янына яңалары өстәләчәк. Монысы эче шәмәхә төстә булган витаминлы бәрәңге.

Тиздән шәмәхә бәрәңге ашыйбыз

Бүгенге көндә барыбыз да яратып ашый торган эче ак, сары булган бәрәңгеләр янына яңалары өстәләчәк. Монысы эче шәмәхә төстә булган витаминлы бәрәңге.

Йомшагы чөгендерне хәтерләткән яңа сорт бәрәңгене Урал авыл-хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының хезмәткәрләре уйлап тапкан. Шәмәхә бәрәңге ясау өстендә бары ике белгеч кенә - Е.Шанина һәм аның хезмәттәше Е.Клюкина эшләгән.
Төсе үзенчәлекле булса да, шәмәхә бәрәңге бик тәмле икән. Аңа «Чудесник» дип исем кушканнар. Галимнәр әйткәнчә, без ашый торган бәрәңгедән аерылмалы буларак, яңа сортта антиоксидантлар да (алар күзәнәкләрне картаюдан саклый) күбрәк, С витамины да «Чудесник»та 5 тапкырга артык.
Яңа сортлы бәрәңге кибет киштәләренә инде бер-ике елдан чыгар дип тә көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading