16+

Төлке йөри, җәмәгать

Шушы сүзләр авылда яз башында ук ишетелә башлаган иде инде. Тавышын да ишетәләр, үзе дә күренеп китә икән. Инде көзгә керергә дә күп калмады, төлке йөри дигән сүзнең генә тынып торганы юк. Аннан зыян күргән кешеләр дә хәйран булды. «Ирек мәйданы» газетасы дөньяга килмәгән әллә нинди чупакабра белән куркытканда, безнең...

Төлке йөри, җәмәгать

Шушы сүзләр авылда яз башында ук ишетелә башлаган иде инде. Тавышын да ишетәләр, үзе дә күренеп китә икән. Инде көзгә керергә дә күп калмады, төлке йөри дигән сүзнең генә тынып торганы юк. Аннан зыян күргән кешеләр дә хәйран булды. «Ирек мәйданы» газетасы дөньяга килмәгән әллә нинди чупакабра белән куркытканда, безнең...

Әти белән әни, барасы җирләренә дә бара алмыйча, каз-үрдәкләрен саклау белән мәшгуль бүген. Үрдәкләре зур су күргән нәрсә түгел, быел аларын су буена төшереп тә тормадык. Ә казларны өй тирәсендә генә тотып булмый. Кич җитә башлагач, үзләре кайтсыннар иде дә бит алар өйгә... Юк, төшеп җыеп менәргә кирәк бу инкубатор казларын. Әле аерылып, башка кешеләрнекенә кушылып бетсәләр, тагын бәла. «Безнең каз сезнекеләргә иярмәгәнме?» - дип, кеше саен эзләп йөр аннары. Инде эзләп тә табылмаса, гөнаһ иясе - төлке. Шул гына тоткан!!! Бер каз чирләп үлгәч, әти тегене коры елга читенә күмеп куйган иде. Әллә төлке, әллә берәр эт казны казып чыгарып, туздырган әнә. Авыл халкының күңеленә шик керергә шул бик җитә инде. Җитмәсә, язлыкта күрше авылда бер хатынның дистәдән артык үрдәген төлке буган булган. Көзгә кереп барганда тагын килгән бит җирән койрык теге урынга. Ояга сикереп кергән керүен, әмма шуннан чыга алмаган инде, хуҗабикә таяк белән кыйнап үтергән аны. Тамак тәмугка кертә дигән әйтем төлкегә дә туры килгән. Бәлки, курку дигән нәрсәне онытып, берәүләрнең ояда утырган күркәләрен, икенчеләрнең казларын, үрдәкләрен авыз итеп йөрүче шул бер үк төлке булгандыр да әле ул.
Бер тавыклары ике көн күренмәгәч, безнекеләрнең дә шикләре тагын төлкегә төшкән булган. Әти эзләп-эзләп тә таба алмагач, икенче көнне исә эзләү операциясе әнигә күчкән. Баксаң, югалган тавык 35 йомырка өстенә менеп утырган икән. Ашарга төшкәч эләктергәннәр үзен. «Бусы өчен төлкедән гафу үтенәбез инде», - ди әни, көлеп.
Ә шулай да куркыта. Яздан бирле шул тавык-чебеш, каз-үрдәк белән мәш килеп, чирләсәләр кайгырып, үлсәләр елап яши бит инде авыл кешесе. Үзебез дә кечкенә чакта үлгән каз бибиен дә, чебешне дә елый-елый күмеп йөри торган идек. Үсеп, өлгереп җиткәч кенә төлкегә азык булсалар, нишләрсең... Алла сакласын!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading