16+

Әтнә алдан бара, Балык Бистәсе арттан

Әтнә районы республикадагы авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында иң алдынгы урында барса, Балык Бистәсе - таблицаның иң ахыргы баскычында.

Әтнә алдан бара, Балык Бистәсе арттан

Әтнә районы республикадагы авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында иң алдынгы урында барса, Балык Бистәсе - таблицаның иң ахыргы баскычында.

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2013 елның төп күрсәткечләре буенча авыл хуҗалыгы предприятиеләренең рейтингын тәкъдим итте. Рейтингны төзегәндә түбәндәгеләргә игътибар иткәннәр: 1 га сөрүлек җиреннән кергән акча, сатудан кергән табыш, 1 эшчегә уртача айлык хезмәт хакы, керемгә карата булган кредит бурычы, сөт җитештерү. Лидерлар - Әтнә, Балтач һәм Саба районнары. Актаныш, Кукмара, Тукай, Зәй, Буа, Кайбыч һәм Сарман районнары да беренче унлыкта. Ә менә республикадагы иң начар күрсәткечләр Балык Бистәсендә икән, шулай ук Чирмешән белән Питрәч тә аннан калышмый. Яңа Чишмә, Бөгелмә, Әлмәт, Спас, Аксубай, Чистай һәм Минзәлә дә артта баручылар рәтендә.
Министрлык шулай ук аерым бер районнарның 2008 елдагы һәм быелгы күрсәткечләрен дә чагыштырып бирә. Мәсәлән, 2008 елда Әтнә рейтинг буенча 2 нче урында барган, ә хәзер бер баскычка күтәрелгән, ә менә Балтач, киресенчә, 1 нче урыннан 2гә төшкән. Саба исә 5тән 3кә күтәрелгән. Балык Бистәсе 2008 елда 38 нче урында барган булса, хәзер 43тә, Чирмешән дә 15тән 42гә төшеп утырган, Югары Ослан да артка калган - 8 нче урыннан 30га төшкән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading