16+

Тормышка гашыйк тимерче

Җаваплылыгы чикләнгән «Игенче» ширкәте остаханәсендә оста эретеп ябыштыручы хезмәт куйганын белә идем. Кызганыч, үзен күреп сөйләшергә, газета укучыларыбызны таныштырырга һич кенә дә җай чыкмады. Ниһаять, мин Вахит абый Сөнгатовның остаханәсендә. Һаман да шул тимер кырып яткан көне. Өстәвенә, бер дигән токарь да, слесарь да икән ул. Гомумән, кулыннан килмәгән эше...

Тормышка гашыйк тимерче

Җаваплылыгы чикләнгән «Игенче» ширкәте остаханәсендә оста эретеп ябыштыручы хезмәт куйганын белә идем. Кызганыч, үзен күреп сөйләшергә, газета укучыларыбызны таныштырырга һич кенә дә җай чыкмады. Ниһаять, мин Вахит абый Сөнгатовның остаханәсендә. Һаман да шул тимер кырып яткан көне. Өстәвенә, бер дигән токарь да, слесарь да икән ул. Гомумән, кулыннан килмәгән эше...

Җаваплылыгы чикләнгән «Игенче» ширкәте остаханәсендә оста эретеп ябыштыручы хезмәт куйганын белә идем. Кызганыч, үзен күреп сөйләшергә, газета укучыларыбызны таныштырырга һич кенә дә җай чыкмады. Ниһаять, мин Вахит абый Сөнгатовның остаханәсендә. Һаман да шул тимер кырып яткан көне. Өстәвенә, бер дигән токарь да, слесарь да икән ул. Гомумән, кулыннан килмәгән эше юк икән яңа танышымның. Тумышы белән Саба районының Яңа Мичән авылыннан булган Вахит абый безнең төбәккә, лаеклы ялга чыккач, Түбән Кама шәһәреннән кайтып төпләнә. Хәзер гаиләсе белән Теләче авылында гомер кичерә.
Яшьлегендә исә армиядән кайтып, Түбән Кама шәһәрендә заводта эшләп бераз тәҗрибә туплагач, гаиләсе белән БАМ төзелешенә китә. Яшьлек романтикасы хөкем иткән җирдә сигез ел сизелми дә үтә. Биредә ул, эшли-эшли, токарь һөнәре өстенә, үзлектән, эретеп ябыштыручы һөнәрен дә үзләштерә. Аннары ул кабаттан Татарстанга кайтып, Кама Аланындагы атом электр станциясе төзелешенә эшкә урнаша. Билгеле инде, кайда гына яшәсәләр дә, пешекче булып хезмәт куйган Мәдинә апа да, нәни кызлары да аннан калмый. Күрәсең, еллар узган саен, туган җирнең тарту көче үзенекен итә бара. Монда ул, үз өстендә эшләп, осталыкка ирешә, абруй казана. Соңрак, 50 кешедән торган эретеп ябыштыручылар бригадасын җитәкли. Эшен намус белән башкара, коллективның хөрмәтен яулый. Үз адресына мактау сүзләре ишетә, бәйрәмнәрдә бүләкләр, Мактау грамоталары ала. Бүген дә алтынчы разрядлы токарь эретеп ябыштыручы ширкәт җитәкчелегенең, хезмәттәшләренең төп таянычы булып кала бирә: нинди эш кушалар - барысын да үти. Моннан тыш, җирле халыкка йортлардагы җылыту системасын үзгәртеп корырга, башка эшләрдә ярдәм итәргә дә вакыт таба. Аннан ул яхшы әти дә: алар тормыш иптәше Мәдинә апа белән матур-матур кызлар үстергәннәр - Гөлназ, Әлфия, Әнисә. Бүген өчесенең дә үз гаиләсе бар.
Нинди генә кыенлыклар булса да, аның йөзендә тормышка гашыйклык, елмаю, күтәренке рух. Шул рух хезмәттәшләренең күңеленә дә күчә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading