16+

Товар арзан, дигәндә, казанлылар арбага ябыша

Казанда шаулап-гөрләп көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узганнан соң, 16 марттан язгы ярминкәләр башланды.

Товар арзан, дигәндә, казанлылар арбага ябыша

Казанда шаулап-гөрләп көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узганнан соң, 16 марттан язгы ярминкәләр башланды.

Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы киселешендәге мәйданда бу шимбәдә Биектау, Лаеш, Балык Бистәсе, Кукмара, Балтач, Спас, Кайбыч, Аксубай, Яңа Чишмә районнары фермерлары, республиканың "Нармонка", "Майский", "Казан тегермәне", Лаеш кошчылык фабрикасы агропредприятиеләре сәүдә итә. 

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, терлек һәм кош итләрен, сөт һәм сөт продуктларын, бал һәм балыкларны, кондитер ризыкларын, яшелчәләрне, он һәм шикәр комын мулдан төяп алып килгән. Итләр матур, сөтләрдән пар чыгып тора, берсеннән-берсе тәмле тортларга кадәр тезеп куелган. Әкиятләрдәге "патша табыны" дисәң дә һич ялган түгел.

Татарстан җирлегендә уңган-булган татарстанлылар җитештергән ышанычлы продукция. Кибетләрдәгедән 15-20 проценка арзанрак та бит әле. Шунлыктан, сәүдә рәтләре казанлылар белән шыгрым тулы. Кул арбалар хәрәкәтен көйләр өчен автоинспекциядән светофор сорарсың, билләһи.

Аксубай районының Яңа Үзи авылында яшәүче Люция белән Фәнис Алимбековларны Казан әбиләре инде танып бетергән, чират торып, алардан күркә һәм тавык итләре сатып ала.
- Атлар, сарыклар асрыйбыз, 100 күркә үстердек. Казлар 1 мең иде, алар инде сатылып бетте. Казан ерак, дип уйлаган юк. Ярминкәләрдә бик теләп катнашабыз, -ди Фәнис Алимбеков. 

Ярминкәдәге бәяләр:
Ат ите- 550-700 сум,
Сыер ите- 400-550 сум,
Бәрәңге-16 сум, 
Кәбестә-25 сум, 
Кишер-27 сум, 
Суган-26 сум, 
Чөгендер-24 сум,
Кыяр-110 сум,
Помидор-135 сум,
Сөт (литры)-50 сум,
Шикәр комы-60 сум,
Он-55 сум (2 килограммы),
Йомырка-103-135 сум.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading