16+

Мөслим сыерларына Ираннан кайтарылган деликатес ашаталар

Монда һәр бозауның үз йорты бар, сөтне аларга такси белән генә китерәләр, ә сөтлебикәләр Ираннан кайтарылган тоз белән сыйлана, тоякларын юарга алар өчен махсус ваннага кадәр куелган.

Мөслим сыерларына Ираннан кайтарылган деликатес ашаталар

Монда һәр бозауның үз йорты бар, сөтне аларга такси белән генә китерәләр, ә сөтлебикәләр Ираннан кайтарылган тоз белән сыйлана, тоякларын юарга алар өчен махсус ваннага кадәр куелган.

Мөслим районының Үрәзмәт авылында журналистлар иң заманча технологияләр белән эшли торган «Август-Агро» сөт комплексы белән танышып кайтты.
2400 баш сыерга исәпләнгән «Үрәзмәт» сөт-товар комплексы узган елның ноябрендә генә эшли башлаган. Бүген анда Германиядән кайтарылган голштин-фриз токымлы 1200 савым сыеры бар. Сөтлебикәләрне роботлар сава. Алар робот торган урынга үзләре килеп баса. Алларына куелган махсус тәмле азыкка алданып, хәйләкәррәкләре саву боксына көненә өч-дүрт тапкыр да керергә мөмкин. Әмма робот аларны шунда ук “танып ала” һәм ишекләрен ачып, саумыйча гына чыгарып та җибәрә.

– Бу роботлар булганда, кешенең әлеге процесста катнашы бөтенләй таләп ителми. Ул сыер җиленен үзе юа, массаж ясый, аннары саву стаканнарын кидерә. Савылган сөт резервуарга кереп бара һәм дисплейда сыерның паспорты пәйда була. Аңардан тыш сөтнең сыйфаты һәм һәр җиленнән ничәшәр литр сөт савылганын да шуннан күреп була. Бу саннар автомат рәвештә компьютерга кертелә һәм аның ярдәмендә белгечләр һәр сыер турында мәгълүмат ала. Ялкауланып ятып, сөтен саудырырга килмәгәннәре дә күз уңыннан югалмый. Уникешәр сәгть алар хакындагы мәгълүмат булмагач, ферма хезмәткәре аны тиз генә саву боксына китерә, – дип сөйләде журналистлар комплекс җитәкчесе Антон Яценко.       

Бүген монда бер сыер 32 литр сөт бирә. Аларның әле яңарак кына сөт бирә башлавын истә тотканда, алга таба сөтлебикәләрдән 40ар литр сөт савып алырга планлаштыралар.

Җыелган сөтне машина килеп, үзенә бушатып алып та китә. Белгеч әйтүенчә, бу технологияләр кеше факторының йогынтысын киметергә, җитештерү вариацияләрен минимальләштерергә, хаталарны һәм җитешсезлекләрне бетерергә мөмкинлек бирә.  

Безнең өчен икенче бер яңалык – фермада микроклимат кросс-вентиляция ярдәмендә автомат рәвештә көйләнеп тора, бу хайваннарда температура стрессларын булдырмаска мөмкинлек бирә ди.

Сыерның сәламәтлеге – тояктан. Җәрәхәтләнеп, үлекләп йөрмәсен өчен, тояклары өчен махсус ванналар тора. Аларга махсус эремә салынган. Сыер шуның аша үтеп, тоякларын чистартып, юдырып чыга.

Терлекләргә азык салу, аларның асларын җыештыру да автоматлаштырылган. Сөтлебикәләр таратып ташлаган азыкны робот җыештырып, азыкны кабат аларның алларына этеп йөри. Журналистлар берничә урындагы тагаракларда зур-зур шакмаклар ятуына игътибар итми калмады. Алар Ираннан ук кайтарылган тоз икән. Аның сыйфаты күпкә яхшырак, сыерларның тоз яныннан китәселәре дә килми, ди Антон Яценко.

Бозаулыйсы сыерлар савым сыерларыннан читтәрәк аерым бүлектә тора. Бозаулаганнан соң аларны аерым бүлеккә күчерәләр. Бозауларның исә үз бокс-“йортлары” бар. Сөтне аларга махсус такси – тәгәрмәчле резервуар китерә. Ул сөтне аерта, җылыта һәм һәр бозауга үзенә кирәкле күләмдә бүлеп бирә. Хезмәткәр азыкны кимрәк яки күбрәк салырга, сыерларның һәм бозауларның авырып китүенә игътибар итмәскә мөмкин. Ә роботның “күзләре” үткен, ул берсен дә игътибарсыз калдырмый.

– Алдынгы технологияләр куллану ул беренче чиратта заман таләбе. Комплексның икенче чираты да төзелә башлады. Анда сыерларны савуда карусель технологиясе кулланылачак, – ди Антон Яценко.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading