Шәһри Казан

Тракторчылар, кайда сез?

Үткен күзле, югары ишетү сәләтенә ия, бик игътибарлы, чыдам, зирәк, көчле реакцияле, физик яктан нык... Тракторчыларга менә шундый сыйфатлар кирәк икән. Авылда үсүче һәркемгә бик тә таныш булган һөнәр кешеләренә акыллы китапларда нинди таләпләр куялар икән дип күз генә йөртеп чыгыйм дигән идем, уйлар ераккарак китте.

Реклама

Кышкы чатнама суыкларда төн уртасында, чылбырлы тракторларын кабызып, урманга чыгып киткән, тузанга батып, көннәр буе дыңгыр-дыңгыр килеп, басу сөргән авылдашларым күз алдына килде. Искиткеч чыдам, тырыш, сабыр булганнар да инде. Бик авыр хезмәт башкарсалар да, беркайчан да игътибар үзәгендә булмадылар, көрәп акча да алмадылар. Тракторчы хезмәтен бүген дә җиңел дип әйтеп булмас. Сүз дә юк, техника хәзер башка, ләкин шул ук вакытта эш күләме бермә-бер зуррак. Җаваплылыкны да алар өстеннән беркем алмаган: авыл хуҗалыгы белгечләре, агрономнар нинди генә акыллы фикерләр, киңәшләр әйтмәсеннәр, уңышның нәтиҗәсе күп очракта җирне дөрес итеп эшкәртүдән, орлыкны ничек итеп чәчүдән тора, кыскасы, турыдан-туры тракторчының хезмәтенә килеп тоташа. Эшче һөнәрләрен замана яшьләренең үз итмәве беркемгә дә сер түгел. Авылда калып, тракторга утырып җир сөрергә әзер яшьләр күпме икән? Республикада һәр районда диярлек механизаторларны әзерли торган уку йортлары бар. Аларның кайберләре белән элемтәгә кереп, алардагы эшләрнең торышы белән таныштык.
Балтач районындагы 96 нчы һөнәр лицее директоры Нияз Хәкимов: «Без авыл хуҗалыгы тармагында эшләүче тракторчы-машинистлар һәм пешекче һөнәрләре буенча белгечләр әзерлибез. Әлеге һөнәрләр дәүләт заказына бәйле рәвештә сайлана. Лицейны тәмамлаган яшьләрнең барысы да эшкә урнашып бетәләр. Кызларның күбесе шәһәргә китә, анда пешекчеләргә сорау зур. Егетләргә килсәк, авылларда калучылар да, читкә китүчеләр дә бар. Күмәк хуҗалык җитәкчеләре белән бәйләнештә торабыз, тракторчылар кирәк булса, алар, әлбәттә, безгә мөрәҗәгать итәләр. Мисал өчен, узган елгы чыгарылыштан өч егетебез бергә бер үк хуҗалыкка урнаштылар, матур гына эшлиләр. Матди-техник базаның яңартылмавы гына безне бик борчый. Бүген кырларда заманча техника эшли, ә без әле үткән чорда. Әлеге проблема Татарстанның авыл хуҗалыгы белгечләре әзерли торган барлык лицейларында да бар дип беләм».
Апас аграр көллияте директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлнара Фәхретдинова: «Безнең уку йорты техник-механиклар, тракторчы-машинист, бухгалтерлар, повар-кондитер һәм башка белгечләрне әзерли. Аеруча техник-механик белгечлегенә укырга теләүчеләр күп. Дөрес, исемлеккә ел да берникадәр үзгәреш тә керергә мөмкин. Барысы да дәүләт биргән заказга, нинди белгечләр кирәк булуга бәйле. Быел аграр көллиятне февраль аенда 100 бала тәмамлады. 56 егет һәм кыз тракторчы, машинист һәм шофер һөнәрләрен алып чыкты. Аларның барысы да эшкә урнашып бетте. Кемнәрдер шәһәрдә эш тапты, райондагы хуҗалыкларда калучылар да бар. Яхшы укучыларга, көллиятне тәмамлагач, укуларын Казан дәүләт аграр университетында дәвам итү мөмкинлеге дә бирелә».

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: