«Юл газабы – гүр газабы» дип юкка гына әйтмиләр инде ул. Ә кышкы юл мең мәртәбә михнәтлерәк, аны башына төшкән кеше үзе генә белә. Шуңа да ич инде, еш кына кары кырдырылган асфальт юлдан авыл башына кадәр кайтасың да, машинаңны калдырып, җәяү тәпилисең.
Ә менә Балык Бистәсе районы Кече Әшнәк авылының кичә генә буран булуга карамастан, ялт итеп кырдырылган урамнарыннан танышларыбызның ишек төпләренә кадәр җиңел машина белән кайтып туктагач, гаҗәпләнүемне белдерми кала алмадым.
– Безнең игелекле Шамилебез бар шул, Ходай исәнлеген бирсен, – диде каршыларга чыккан Нурания апа. – Менә дүртенче кыш инде авылыбыз юлларын кырдырып, чистартып тора, рәхмәт яугыры...
Элек Кече Әшнәк халкы да юл мәсьәләсендә җәфаны күп күргән. Шул юлсызлык аркасында авыру янына табиб килеп җитә алмаган чаклар да аз булмаган. Бер елны хәтта мәетне дә урамнарга керә алмагач, зиратка җеназа белән түгел, бата-чума носилка белән илткәннәр. Хәзер авылдашлары Шамил Гарәпшинның игелеге аркасында бу проблема бөтенләй беткән. Кече Әшнәктә туып-үскән Шамил абзый бүген үзе район үзәгендә яши икән. Авылда төп нигездә әтисе белән әнисе, авыру энесе торган. Әнисе гүр иясе булгач, ул әтисен сигез ай буе карап, хөрмәтләп соңгы юлга озаткан. Хәзер энесе белән бергәләп туган нигезне яшәтер өчен тырышып йөри. Әтиләре, Бөек Ватан сугышы ветераны Фасыйх абзый үзе дә авылның мәртәбәле кешесе булган. Авылда бит абруйны ышаныч белән генә яулап була. Авыл советында эшләгәндә дә, колхоз белән җитәкчелек иткәндә дә ветеран коммунист гозер белән килгән берәүне дә борып чыгармаган. Дөньялар үзгәреп, динебезгә мөнәсәбәт яхшыра төшкәч, авылларында мәчет салдыруда да башлап йөргән, анда мулла вазыйфасын да башкарган.
Оясында ни күрсә, очканда шул диләр ич, димәк, игелеккә, яхшы гамәлләргә Шамил абзый әтисеннән өйрәнгән. Аннары юлларның яхшы булуына кешенең кәефе генә түгел, хәтта сәламәтлеге һәм тормышы да бәйле икәнне аңа сөйләп торасы түгел. Гомеренең күп өлеше юлда узган, ерак аралардан машинасы белән йөк ташыган. Хатыны Нурия ханым белән бер кыз бер малай үстергәннәр. Аларның инде хәзер үз гаиләләре. Бүген оныкларга игелек серен өйрәтәсе бар әби белән бабайның.
Авыл халкы үзен шулай мактап сөйләгәч, бу абзыйны күреп сөйләшәсем килде. Ул безне күптәнге танышлары шикелле елмаеп каршы алды. Кешеләрне, тормышны, туган авылын яратканын башта күзләреннән күрдем, аннары сүзләреннән.
– 2010 елның кышында авылыбыз зур дөньядан аерылып калды. Юлларда буран булганга кибетләргә товар кайтмый башлады. Авыл халкы тоз-шырпысыз калудан куркып, булганын кырып-себереп алып бетергәч, кибет киштәләре бушап калды. Туган авылыма ярдәм итү теләге шул чакта ук туган иде инде. Җае гына соңрак табылды, – ди, – Шамил абзый.
Чүп булып яткан, тимер-томыр өеменнән иске генә ДТ-75 тракторын үз куллары белән җыеп, алдына юл кырдыргыч куюы да шул уен тормышка ашыру өчен була аның. Әтисе салдыруда башлап йөргән, аннары мулла булып трган мәчет, зират юлларын кардан чистарта ул башта. Аннары туган авылының барлык урамнарының карын корыч атына утырып, эттереп чыга. Атлап йөрергә юл да чистара, бала-чагага шуарга тау да ясала. Кар яуган саен авылдашларыннан рәхмәт ява Шамил абыйга.
Минем аны сокланып тыңлавыма гаҗәпләнеп: «Аптырыйсы юк, һәркем яхшы эшне үзеннән башларга, үрнәк күрсәтергә тиеш. Кешедән ярдәм көтеп утырып булмый бит инде, – диде ул һәм – исән булсак, авылны ташламыйбыз име», – дип, тракторына карап куйды.
Французларның бер мәкале бар: «Караңгылыкны сүгеп яшәгәнче, бер шырпы булса да кабыз», – диләр алар. Шамил абзый аны белә микән юкмы, әйтә алмыйм, ләкин кылган гамәлләре бу акыллы сүзләр белән бик тәңгәл.
Соңгы вакытларда без зарланырга тәмам остарып җиттек. «Авыллар бетә, кая карыйлар?» – дип, лаф орабыз. Ә менә Шамил абзый гаепне бүтәннәрдән эзләп, баш ватмый гына, туган авылына кулыннан килгән кадәр булышырга булган. Башкалар да шулай эшләсә, авылларыбызның гомере шактый озаер иде.
Юллар проблемасын шулай бергәләп хәл итсәләр дә, Кече Әшнәк халкының барысын да борчый торган бер мәсьәлә әле һаман да чишелмәгән кала бирә. Йөздән артык хуҗалыгы булган авылда сырхаулап киткән кешегә беренче ярдәм күрсәтергә дә, укол кадарга, кан басымын үлчәргә дә шәфкать туташы юк. Фельшер акушерлык пунктының бинасы яңа үзе. Кояш төсендәге түбәсе ерактан ук күренеп тора, ләкин ишегендә – йозак. Озак еллар авылдашларына көн-төн дими хезмәт күрсәткән ханым үзе дә авырып киткән, операция кичергән. Әлегә аңа эшләргә ярамый. Ул авырган арада авыл медицина ярдәмсез калган. Авылдашлар арасында тагын берәр игелекле кеше табылып, табиб булырга риза булмасмы дип өметләнгән көннәре. Күрше авылдан, район үзәгеннән килсә дә, аңа кайтып-китеп йөрергә җайлы булсын өчен, юлларны Шамил абзый үзе чистартып торачак. Яхшылык эшләүдән тәм табарга өйрәнгән инде ул.
Комментарийлар