16+

ТУГАН НИГЕЗГӘ КАЙТКАЧ...

Авыл… Сагындырган... Әнә үзәк урамның нәкъ уртасында диярлек моңаеп кына безнең йорт утыра. Ничектер кечерәеп, басылып калган кебек. Инде икенче җәй хуҗасыз шул ул, дәү әнине җирләгәннән бирле монда килеп-китеп кенә йөрибез. Сак кына капка келәсен күтәрәм, кайчандыр тап-такыр сукмаклар ямь-яшел үлән белән капланган. Хәтта ишегалдындагы баскыч басмалары арасыннан да...

ТУГАН НИГЕЗГӘ КАЙТКАЧ...

Авыл… Сагындырган... Әнә үзәк урамның нәкъ уртасында диярлек моңаеп кына безнең йорт утыра. Ничектер кечерәеп, басылып калган кебек. Инде икенче җәй хуҗасыз шул ул, дәү әнине җирләгәннән бирле монда килеп-китеп кенә йөрибез. Сак кына капка келәсен күтәрәм, кайчандыр тап-такыр сукмаклар ямь-яшел үлән белән капланган. Хәтта ишегалдындагы баскыч басмалары арасыннан да...

Авыл… Сагындырган... Әнә үзәк урамның нәкъ уртасында диярлек моңаеп кына безнең йорт утыра. Ничектер кечерәеп, басылып калган кебек. Инде икенче җәй хуҗасыз шул ул, дәү әнине җирләгәннән бирле монда килеп-китеп кенә йөрибез. Сак кына капка келәсен күтәрәм, кайчандыр тап-такыр сукмаклар ямь-яшел үлән белән капланган. Хәтта ишегалдындагы баскыч басмалары арасыннан да чүп үләннәре үсеп чыккан. Өйдә салкынча... Йортта күптән кеше яшәмәгәнлеге сизелә. Чатларны пәрәвез сарган, тузан... Бернәрсәне дә ташлыйсы, урыныннан кузгатасы килми. Әйтерсең лә нәрсәне булса да селкетсәң, истәлекләр уалыр төсле, һәр нәрсә монда хәтер саклый бит, һәр әйбер нидер хакында сөйли. Дәү әнинең сандыгын актарам... Кулъяулыгына төрелгән балдак белән йөзек. Юк, алар алтын түгел. Мәрхүмә әбием туй балдагы кияргә хыялланды. Үләренә берничә ай кала авылда сатып йөрүче кара халыктан алтын йөгертелгән балдак алып кигән иде ул. Ә йөзеге мин бүләк иткән... Яшьлегендә кия алмаган бизәнү әйберләрен пенсия яшендә булса да киеп калыйм дигәндер, бәгырькәем. Кул сәгате. Бәлки, дәү әтием бүләге булгандыр, бу хакта әбиемнең сөйләгәнен хәтерләмим. Ләкин күпме еллар узса да, сәгать уклары текелди. Сандыктан нафталин исе килә. Әнә дәү әнинең чиккән сөлгесе, аны кияүгә чыкканда бирнәгә дип үзе чиккән булган. Баш яулыклары, күлмәкләр, бәйләнеп бетмәгән бер сыңар оекбаш - барысы да дәү әнинең күңел җылысын саклый... Сандык төбендә саргаеп беткән 1989 елгы «Социалистик Татарстан» газетасы... Матбугат укырга ярата иде шул дәү әнием. Даими языла торган газетасы «Шәһри Казан» килгәч тә, күзлекләрен киеп, кычкырып-кычкырып, язмаларны укып утырганы исемдә.
«Йортыгызны сатмыйсызмы соң?» - дип килеп сораучылар бар. Әнием ике дә уйламый: «Юк», - ди. Әйе, салкын бураннарда, көчле җилләрдә ялгыз калган йорт кызганыч, әлбәттә, тик берничә сәгатькә кенә килеп йөрсәк тә, йортны ташлап китүе бик авыр. Нигезгә чит кешеләрне никтер кертәсе килми. Яңа хуҗа безнең истәлекләрне юып, себереп атар кебек. Биредә узган балачак, яшьлегебез, хатирәләр чүплек чокырына түгелер төсле... Кеше тормаган йорт тиз туза дисәләр дә, үзебезнеке генә булып калсын әле ул, акчасы да кирәк түгел. Туган нигезеңә кайтып керә алмый читтән генә күзәтеп йөрергә язмасын...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading