Шәһри Казан

ТУЙ КИЛӘ ДИП, ТУН ТЕГЕЛӘ

Бер җитәкче үзенең кул астындагы кешеләрен ал-ял бирми ел буе эшләтә торгач, үзе дә тәмам арыган ди. Һәм, юллама алып, ял йортына киткән. Ул китүгә, бөтен авыл халкы эш ташлап, кырылып ял итә. «Күр әле син аны, Ходайның рәхмәте, бер юлламага (!) бөтен авыл ял итте бит», - ди икән...

Реклама

Хуҗалык базасында ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашында терлекчелек өлкәсендә авыл хуҗалыгы продукцияләрен җитештерүгә сакчыл караш булдыруга багышланган зона семинары үткәрү тәгаенләнсен дә йоклап та ят икән. Кыш уртасы дип тормыйлар, ныклап торып эшкә тотыналар. Хуҗалык белән соңгы ун елда җитәкчелек иткән кеше буларак, Габделәхәт Гатуф улы Рафыйковка кайда ни кирәген кешедән сорыйсы түгел. Тик кайчак, иске яңаны саклый дигән сылтау белән, йә акча жәлләп, йә вакыт булмаудан, моңа кадәр кул җитмәгән эшләр дә җитәрлек шул. Бигрәк тә терлек фермаларын төзекләндерүдә эшләүче дүрт бригадада эш кырмыска оясындагы кебек кайный. Булганны сипләүнең генә әллә ни кыенлыгы да юк кебек - берсе дә терәүгә калмаган. Элек-электән тотрыклы эшләүче авыл буларак, ферма тораклары төзек, утарлары ныклы, тимер коймалар белән әйләндереп алынган, терлекләрнең баш саны да даими үсештә бара Чубар Абдулда. Бүгенге көндә хуҗалыкта 1150 баш мөгезле эре терлек, 50 баш ат, 250 баш сарык асрала. Туй килә дип, тун тегелгән, ди бит. Монда да нәкъ шул. Биналар яңабаштан чистартыла, агартыла, буясы буяла, ферма эчендәге юлларга пычкы чүбе түшәлә. Яңа объектлар салынмаса да, бөтен матди-техник база ныгытыла, алмаш профилакторийларның читлекләре тулысынча алыштырыла, ягъни 15әр яшь бозау сыярлык 45 читлек булдырыла. 100 баш бозауны салкын алым белән үстерү өчен ике төрле ысул белән ясалган читлекләрен генә күр. Берише эчтә тактадан бүленгән булса, икенчеләре тышта булып, такта читлекләрнең ян-яклары, түбәләре кипләнгән салам белән төреп ышыкланган. Аяк астына башта 10 см лап пычкы чүбе, аның өстенә 15 см лап вакланган салам түшәлгән. 10-15 еллар элек республика хуҗалыкларында очраштырган мондый тәҗрибә соңгы елларда онытыла да башлаган булган икән.
- Миңа калса, һәр хуҗа сакчыл булырга тырыша. Бу юнәлештә безнең дә башкалар белән уртаклашырлык тәҗрибәбез дә бар. Әйтик, кыллы лампочкалар бөтенләе белән диодлыларга алыштырылды. Электрдан утын ягуга көйләнгән җылыту системасының да нәтиҗәсе озак көттермәс. 27-30 процентка экономия бирер дип уйлыйбыз. Гомуми көтүдән «брак»ка чыгарылган савым сыерларны герефорд токымлы үгез белән каплатып, ит токымлы бозаулар алдык. Бу безнең өчен генә түгел, республика күләмендәге яңалык булып тора. Бозаулар тәүлегенә 1кг-1кг 200 грамм үсеш бирәләр. Азыкны ферментлаштыру цехы үзе генә дә ни тора. Ягъни терлекнең кан составын шикәргә баету, тулыландыру, икенче төрле әйтсәк, фәннең фермага үз аягы белән килеп җитүе дигән сүз бу, - ди Габделәхәт Рафыйков.
Белгечләргә аерым бүлмәләр, ягъни маллар табибы, ясалма орлыкландыру технигы, терлекчеләрнең ял бүлмәсе, ферма мөдире, киенү-чишенү бүлмәләре һәм дә җыелыш залы җиһазландырылу, гомумән, фермага бәйләнеше булмаган авыл кешесендә дә кызыксыну уята. Республика семинарыннан соң озак көттерми, гомер буе терлекчелектә эшләгән 50ләп пенсионерны яңалыклар белән таныштырырга дип, фермага кунакка дәшә Г.Рафыйков. Фермадан кайтып, бергәләп ашханә табыны янына утыргач та, сүз гел шул хакта була. Гомерләрен терлекчелеккә багышлаган апа-абыйларның ихлас рәхмәтләрен ишетү һәм: «Мондый рәхәт безгә эләкмәде. Киредән фермага чыгып эшлиселәр килеп китте», - диюләре үзе генә дә эшләгән эшкә олы бәһа булып тора түгелме? Бүген инде Тукай исемендәге хуҗалыктагы яңалыкларны өйрәнергә дип, күрше-тирә авыллар гына түгел, башка районнардан да киләләр. Димәк, республика семинарындагы сүз урыннарга да кайтып ирешкән.
Ә ул семинар үткән көнне авыл халкы әле кайта-кайта сөйләр. Бу кадәр машинаның Чубар Абдулда Сабантуйда да җыелганы булмагандыр. 403 кеше яшәгән авыл 300дән артык кунакны кабул итте ул көнне.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 13 апрель 2018 - 15:47
    «Шәһри Казан» ат җигәргә өйрәтә
  • «TMTV» музыкаль премиясе тапшыру тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Спорт гимнастикасы буенча Россия чемпионатыннан ФОТОРЕПОРТАЖ 18.04.2018
  • Икенчел чимал һәм кием җыю буенча мобиль пункты акциясе. Фоторепортаж
  • Казанда язгы өмә старт алды
  • Иң яхшы хат ташучылар бүләкләүдән ФОТОРЕПОРТАЖ 12.04.2018
  • Яшел Үзән районы Татар Танае авылын су баскан! 11.04.2018
  • Алдавыч боз балыкчыларны куркытмый
  • Авыл хуҗалыгы ярминкәләреннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Илфак Шиһаповның тууына 50 ел тулуга багышланган кичәдән ФОТОРЕПОРТАЖ 5.04.2018
  • Мәшәкате күп булса да, яз – яз инде ул...
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 14 март 2018 - 14:51
    «Хәләл фермер» Ленар ЛАТЫЙПОВ: «Хатын сайлау берни түгел, сыер сайлап кара син!» Биектау районының Торнаяз авылында «хәләл фермер» белән танышып кайттык. Биш вакыт намазын калдырмаган, шәригать кануннары буенча яшәүче Ленар Латыйповлар гаиләсен күрше-тирәдә шулай атыйлар. Алар ун ел эчендә мөгезле эре терлек санын 250гә җиткергән. Республикада бу – иң күп мал асраучы гаилә фермасы.
    545
    0
    2
  • 14 март 2018 - 16:28
    Лаешта пычрак су «дефицит»ка әйләнәчәк Татарстанның Лаеш районы Чулман белән Идел елгалары кочагына урнашкан. Гаҗәеп матур җирләр.
    456
    0
    0
  • 14 март 2018 - 15:42
    «Гавайи» салаты ясау ЫСУЛЫ Бер порция өчен 40 гр айсберг яки пекин салаты (икесен бергә кушсагыз да була), 50 гр ысланган тавык, 40 гр консервланган ананас, кечкенә генә бер тырнак сарымсак һәм кыздырылган кара ипи кисәкләре кирәк.
    342
    0
    0
Ночной режим