Шәһри Казан

Тырышта халык тырыш

Кешенең генә түгел, авылларның да исеме җисеменә туры килә икән. Кукмараның бер авылына да тикмәгә генә Тырыш дип исем бирмәгәннәр. Көн дими, төн дими, җир җимертеп эшли халкы.

Урман кочагында урнашкан авылда 70 кенә йорт бар, тик киләчәге өметле - мәктәпкәчә яшьтәге 28 сабый үсә! Соңгы елларда яшьләр дә авылда төпләнеп кала башлаганнар.

Урманына кызыгып, элек бу урынга Коллар авылыннан күченеп килгәннәр. Күченүләре бик уңышлы булган, чөнки сугыш вакытында да, ачлык чорында да халык башка авыллардан яхшырак яшәгән. Авыл халкын әлеге дә баягы урман ач үлемнән коткарып калган. Хәзер дә ул халыкка таяныч.

- Җәй көне аннан кайтып кергән дә юк. Өйдә эш булмаса, тизрәк урманга чабабыз. Каен җиләге күп, нарат күркәсеннән кайнатма ясыйбыз, бөрлегән, гөмбә, мәтрүшкәләр әзерлибез, - ди безне каршы алган китапханәче Рузилә Төхвәтуллина.

Урман нигъмәтләре сатуга да җитә икән. Бигрәк тә нарат күркәсе кайнатмасын үз итә халык. Әңгәмәдәшем аның өч литрын мең сумнан сатып җибәрә.

Реклама

- Күркә кайнатмасын Мәскәүдән үк килеп алдылар. Сезнеке тәмлерәк, диләр. Хәзер сораучылар бик күп, җыеп кына бетер. Ә җыю бик ансат түгел - агач башына ук менәргә кирәк, - ди хуҗабикә.

Авыл халкы терлекчелек белән көн күрә. Алтышар, сигезәр сыер асраучылар да бар. Корбанга дип сарык үрчетәләр.
- Халык сөт тапшыра. Безнең авылда ике кеше җыя, көндәшлек зур. Шуңа сөт акчасын да вакытында түлиләр. Бер литрын 19 сумнан бирәбез. Аена бер сыердан якынча 10 мең сум акча килә, - диләр.

Рузилә Төхвәтуллина нарат күркәсе кайнатмасын безгә дә авыз иттерде. Бик тәмле икән, чәй эчеп бетергәч тә, авызда нарат, урман тәме калды. Хуҗабикә «Шәһри Казан» өчен сер итеп саклаган кайнатма рецептын чиште.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: