Тормышыбызны хәзер пластиктан башка күз алдына да китереп булмый. Бүген күп кенә умартачылар да пластик оялар куллана башлаган. Дөресрәге, пенополистирол һәм пенополиуретаннан эшләнгәнне.
Умартачыларның фикерләре сезгә дә кызык булыр дип уйлыйбыз.
Сүз дә юк, алар җиңел. Агачка караганда озагракка чыдый. Төп өстенлекләре шулар кебек, әмма умартачылар соңгысы белән бик үк килешми. Кайберләре гомумән аны куллану ягында түгел.
Кортлар пластикны да кимерә
Менделеевскидан Вакыйф абый Сәгыйтовның умарталыгында корт оялары ике төрле: традицион агач, пенополистирол һәм пенополиуретан. Пенополистирол ояларны ул үзе ясаган. Пенополиуретаннан эшләнгәнен сатып алган. Пластмасс әйберләр җитештерү буенча инженер-технолог булып эшләгәч, бу материалларга карата аның үз фикере.
– Агач оя буш рамнары белән бергә 11 килограмм. Кортлар бал белән тутыргач, 35-36 килограммга җитә. Ә пенополистиролдан эшләнгән оя күпкә җиңел. Аның каравы агач оялар озаграк хезмәт итә. Шул ук вакытта кортлар бөтен төр агачны да яратып бетерми. Юкә белән чыршыны аерып әйтер идем, яхшы материал алар. Усак, нарат һәм каен исә бик әйбәт түгел, – ди ул.
Пенополиуретан оялар күбрәк көньяк төбәкләр өчен туры килә дип саный умартачы. Оядагы дымлылыкны бетереп булмавыннан зарланды.
Пенополистирол ояның үз кимчелеге. Аны кортлар кимерә, өч-дүрт елдан йодрык хәтле тишек барлыкка килергә мөмкин, ди. Моңа өстәп бу ояга тычканнар да ияләшә икән. Балның сыйфатына килгәндә, бу ояларны ясаганда технологияләр сакланган булса, бер зыяны да юк дигән фикердә Вакыйф абый.
“Андый балны ашамас идем”
Алабугадан Халит Кәримов пенополистирол ояларга кискен каршы.
– Моннан дистә еллар элек үк рекламалаганнар иде аны. Җитештерүче бу ояда патогеннар үрчеми, дип мактады. Шунда миндә сорау туды: патогеннар үрчемәгәч, димәк ул үзе нәрсәдер бүлеп чыгара түгелме соң? Бу соравыма ышандырырлык итеп җавап ишетмәдем. Андый оядан алынган балны да ашамас идем, –дип кистереп әйтте ул.
Тәтеш умартачысы Фердинат Вафин да андый оялар куллануга каршы булып чыкты. Аның фикеренчә, умарта ояларын төзелештә кулланыла торган пластик белән ясыйлар. Азык-төлек өчен кулланыла торган пластик булса, аның бәясе агач ояга караганда өч тапкырга кыйммәтрәк булыр иде, дип аңлата ул. Хәзерге сатуда булган пластик ояларның бәясе агачныкы белән бер тирә икән.
– Эссе көннәрдә бу пластик зарарлы матдәләр бүлеп чыгара башлый. Ә бал бөтен нәрсәне дә үзенә сеңдерә торган продукт. Ашап караганда, тәме шул ук булырга мөмкин, ә зарарын сизмибез. Аны махсус лабораторияләрдә генә тикшертеп була. Ә алар бездә юк. Аннары органик бал алам дисәң, махсус сертификатка ия булырга кирәк, ә аның таләпләре бик күп, шул исәптән пластик оя да кулланырга ярамый дип беләм, – ди Фердинат.
Экологик материал
Биектау районы умартачысы Алмаз Шакиров фикеренчә, пенополистирол һәм пенополиуретан оялар зыянлы булса, аларны җитештермәсләр иде. Ул үзе дә пенополиуретан оялар куллана. Әмма бал җыйганда түгел, кортларны үрчеткәндә.
– Ул оялар җылы булгач, яз көне аларда кортлар үрчетү җайлы. Шул ук вакытта бал җыю өчен дә кулланырга була. Балның сыйфатын күрсәткән анализлар зыянлы нәрсә күрсәтми. Аңарда җыелган бал начар дип әйтеп булмый, – ди ул.
Алмазның якташы Радик Хәбибуллин пенополиуретан ояларны үзе ясый. Үзе умартачы да, төзелеш материаллары белгече дә.
– Пенополиуретан – экологик материал. Заводлардан компонентларны һәрберсен аерым сатып алам да кушып формага салам. Сыек хәлдә алар зыянлы. Бөтенесен бергә кушкач реакциягә керәләр дә, формага салынгач, экологик яктан чиста әзер продукция барлыкка килә, – ди ул.
Ә пенополистирол зарарлы түгел дигән фикер белән килешми. Арзан булуы өстенә, җитешсезлекләре дә бар икән.
– Ун еллар элек пенополистирол оя сатып алган идем. Берничә елдан аның күләме кечерәйде. Башта ун рама кереп утыра иде, соңрак тугызы гына сыя башлады. Шулай ук ул материалны тычканнар да, кырмыскалар да, бал кортлары үзләре дә кимерә булып чыкты. Пенополиуретанның сыйфатлырак булуы бәясендә дә чагыла. Ул пенополистиролдан ике-өч тапкыр кыйммәтрәк. Агач оялар белән чагыштырганда, пенополиуретан җиңелрәк һәм җылырак. Миндә ике йөзләп корт оясы бар. Мондый масштабтагы умарталык өчен ояның җиңел булуы аеруча мөһим. Агач оялар шулай ук яхшы, әмма алар кибә, мәшәкате күбрәк, – ди ул.
Сәнәгать масштабындагы умарталык тоткач, Радик корт ояларын үзең ясау акча ягыннан күпкә отышлырак дип саный.
Күргәнегезчә, фикерләр төрле. Ә без сатып алучыларга ашаган балыбыз сыйфатлы һәм файдалы дип ышанырга кала.
Комментарийлар