16+

Урак өсте

Арча ягыннан кайтып килешли Чүрилегә кердек. Урып-җыюның кызган чагы, тик без туктаган мизгелдә үк коеп яңгыр ява башлады.

Урак өсте

Арча ягыннан кайтып килешли Чүрилегә кердек. Урып-җыюның кызган чагы, тик без туктаган мизгелдә үк коеп яңгыр ява башлады.

Татарның «Эшсез килсә, эш калдыра» дигән әйтеме искә төште нигәдер. Яңгыр ява башлауда безнең бер генә мыскал гаебебез бул­маса да, уңайсызланып кына, хуҗалык идарәсенә кердек. Баш икъ­тисадчы Мухан ­Садвакасов елмаеп каршы алды:

- Яңгыр алып килдегез, - диде ул бер тәрәзәгә, бер безгә карап. - Урып-җыю яхшы бара. 1800 гектарда арышны инде тәмамладык. Яхшы гына уңыш алдык. Уртача 22 центнер чыкты гектарыннан. Борчакны да суктырып алдык. Анысы 150 гектар мәйданда гына иде. Хәзер арпаны суктырабыз. Анысы 770 гектар мәйданда.

- Арпа гектарыннан күпме чыга?
- Әлегә нәтиҗә ясап булмый. Бүгенге көнгә 20-22 центнерлар.Төрле басуда төрлечә. 29 центнер чыккан басулар да бар.

- Быел корылыктан зыян күрмәдегезме?
- Юк. Алай безнең якта аерым корылык булды дип әйтә алмыйм. Әлбәттә, язгы культураларга яңгыр булмау бераз тәэсир итте. Бодайларның бик түбән үскәнен үзегез дә күргәнсездер. Тик башакларга зыяны булмады. Узган еллар белән чагыштырганда, арыш уңышы бераз гына түбәнрәк быел.

- Урып-җыюны гадәттә ничә көндә төгәллисез?
- Уртача 20 көн инде аның төп өлеше. Һава торышы мөмкинлек бирсә, август азагына ук төгәллибез, узган ел 12 сентябрьдә бетте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading