Бүгенге кебек елак, болытлы көндә сагындырып искә төшә җәй. Арча районы, Мөрәле авылы халкының күңелен дә көзге-кышкы көннәрдә җылытырлык тәэсирләр бар.
Нинди дә булса эш башкарылсын өчен аның иң элек кем башындадыр идеясе туарга тиеш. Мөрәле - гомерен балаларга белем бирүгә, Тукай телен өйрәтүгә багышлаган мөгаллимә, башкалабызның 134нче мәктәбе укытучысы Альмира Зәйнуллинаның туган авылы. Бик күпләребездән аермалы буларак, ялларын Альмира, җылы диңгезгә бармыйча, гаиләсе белән туган авылына кайтып, туган нигезендә үткәрә. Туган туфракка басуга, үзе үскән йортның капкасын ачуга, шушында үткән бала чагына кайткандай була. Ә инде өй эшләреннән бераз бушангач, әле бер, әле икенче як күршесен искә төшереп, Кесмәс елгасы, Галия чишмәсе буйларын урый. Шунда арта барган буш нигезләргә карап, моңсуланып та ала. Барлык күршеләрен бергә җыеп бер бәйрәм уздырасы килү теләге дә шул чакта уяна күңелендә. Барысына да берьюлы рәхмәт әйтәсе килә аның, ләкин кайчандыр үзен башыннан сыйпап үстергән күрше-күләннең күбесе авыл башындагы зиратта мәңгелек йокыда. Альмираның әбисе белән әнисе дә исән түгел инде. Кайткан саен менеп, әрвахлар рухына дога укып төшә, әмма күңеле моның белән генә дә тынычланмый. Исәннәрне бергә җыеп, бер күрешеп-сөйләшеп утыру уе белән тагын да ныграк яна башлый. Гомере буе балалар арасында төрле кичә-бәйрәмнәр оештырып йөргән ханымның лаеклы ялга чыккач та берәр чара үткәрми генә тора алмавы аңлашыла, әлбәттә.
Нәкъ шул вакытта кулына «Шәһри Казан» газетасының Балтач районы, Арбор авылында Тукай урамы бәйрәме турында язылган саны килеп керә. Аны укып чыккач, без дә үткәрәбез, без кемнән ким, дип, күңелендәге уен ире Тәлгатькә җиткергәч, ул да хуплый. Әнисенең бертуган энесе, шагыйрь, галим, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, атказанган мәдәният хезмәткәре Хәнәфи Бәдигыйдан да фатиха алгач, тәмам канатланып китә. Авылдашлары баштарак ничектер җитди кабул итмиләр аның чакыруын. Килмәскә сәбәп тә табарлар төсле тоела. Аннары бу чараның кызыклы гына түгел, туган авыллары өчен файдалы да буласын белгәч, үткәрү урынын да сайлашалар. Кесмәс елгасы буендагы буш урын - Альмираның бабалары нигезенә тукталалар. Өч баласы сугыш кырларында ятып калган Бәдигый бабай улларын шуннан озата. Альмираның бабасы Габделбәр дә яудан кайтмаган. Өч малай үстереп, шау-гөр килеп яшәргә тиеш нигез каһәр суккан сугыш аркасында бүген буш. Менә шушы урынны сайлыйлар авылдашлар Урам бәйрәме үткәрергә. Яшел чирәм өстенә өстәлләр куеп, мул табын әзерлиләр. Һәркем күчтәнәч алып килә. Шушы нигез белән күрше генә яшәп ятучы Исламгали абый гаиләсе әлеге бәйрәмдә Альмираның иң төп киңәшче-ярдәмчесе була. Уллары Илшат, учак ягып, уха пешерә. Хатыны, гомер буе балалар укыткан Нурзия ханым (җырчы Габделфәт Сафинның апасы) табын әзерли. Исламгали абый шактый еллар колхоз рәисе булган, бүгенге көндә профсоюз оешмасын җитәкләүче кеше, оештыру эшенең рәтен белә, туган авылын да ким яратмый, хисләрен үзе иҗат иткән җырларга да сала.
- Авыл халкына бәйрәм кирәк. Әнә Сабан туе аны җәй буе барлык эшләргә дәртләндереп, көч биреп тора. Ә мондый күрешүләр якыннан аралашырга мөмкинлек бирә. Шуңа да бик теләп кушылдык бу эшкә, - ди ул үзе, ихлас елмаеп.
«Бер унлап кеше җыелса ярар иде», - дип йөргән Альмира ханым, урам тутырып кунакларның агылуын күреп, сөенеп туя алмый. Авылдагылары гына түгел, читтәгеләре дә кырык эшләрен кырык якка ташлап, туган авылга кайтканнар. Кукмарадан Гөлнадия ханым, күреп калсыннар дип, килен-малай, кызын, оныкларын да калдырмаган. Шәмәрдәннән, хәтта Казаннан да кунаклар бар иде.
Бәйрәм шушы урам нигезләрендә яшәп вафат булганнар рухына дога кылудан башланды. Аннары хатирәләр диңгезенә чумдылар. Табындагыларның һәрберсе, чиратлашып, үзенең әти-әниләре турында җылы истәлекләр сөйләде, авылның беренче укытучыларын да искә алдылар. Исламгали Минһаҗев, авыл тарихына багышлап, викторина да төзегән, җиңүчеләргә бүләкләр дә әзерләгән иде.
Бәйрәмгә килгәннәрнең кайсысы моңлы итеп җырлый, кайсысы шигырь яза. Озак еллар Сеҗе урта мәктәбендә директор булып эшләп, лаеклы ялга чыккан Гөлсинә ханым Хәйруллина туган авыллары турында китап әзерли икән. «Һәркайсыгыз истәлекләр язып бирсә, саргайган фотосурәтләр алып килсә, ул бай да, кызыклы да булыр, бу бездән бигрәк, килер буыннар өчен кирәк», - диде, җыелган халыкка мөрәҗәгать итеп. Туган авылын яратып язган берничә шигырен дә укыды. Аннары сүз үзеннән-үзе авыл тарихына барып ялганды. Ә ул шактый бай. 1500 еллардан ук башлана икән.
Табын артына тезелеп утырган ак яулыклы апа-әбиләрнең, абзыйларның барысы да олы хөрмәт-ихтирамга лаек. Гомерләрен хезмәт белән үткәргән затлар. Ә менә Мәдһия апа турында аерым әйтәсе килә. Туган авылларының киләчәген кайгыртып яшәүчеләрнең берсе ул. Балтачтан Мөрәлегә сагынып күченеп кайткан. Хәзер авыл абыстае, дога да укыды, мөнәҗәт тә көйләп бирде. Хәнәфи Бәдигый: «Авылымның кешеләре матур!» - дигәндә, аны да күздә тотып әйткәндер. Бер урамда дүрт абыстай бүген. Белгәннәрен балаларга да өйрәтәләр. Бу көнне кызык кына туры килүләр дә булды. Сылубикә һәм Фирдүс Фәйзрахмановлар моннан кырык ел элек шушы көнне кызыл туй уздырган булганнар. «Әй яшь чакта биеп тә карый идек клубта. Тузан чыкканчы. Аннары су сибә идек тә тагын бии идек», - дип искә алдылар алар. Фирдүс агай бәйрәмгә гармунын да алып килгән иде. Барысы да биеде, яшьлектә уйнаган уеннарын кабат яңартты. Ә менә Рәмзия, Роза һәм Раилә ханымнар өчен бу көн йөрәк яраларын яңарта торган көн икән. 48 ел элек, биш баласын ятим калдырып, әтиләре Кыям абзый вафат булган. Биш баланың барысы да бүген тормышта үз урынын тапкан. Моның өчен әниләренә рәхмәтләрен Роза ханым ихлас шигырь юллары белән җиткерде.
Бәйрәмнең иң сөендергәне шул: анда өлкәннәр белән бергә яшьләр, балалар да шактый иде. Арчаның 2нче мәктәбендә укучы, төрле конкурслар лауреаты талантлы җырчы кыз Зәринә Никитина «Ачы тау»ны сузганда, һәркем үткәненә кайтып килгәндер.
Туган авылын яраткан ике хыялый - Альмира белән Исламгали оештырган һәм башкалар да кушылган бәйрәм көткәннән дә күңеллерәк булды, яңа бал белән чәй эчтеләр һәм бәйрәмнең алдагысын бер урамныкы гына түгел, ә башка урамнар да үткәреп, соңыннан Авыл бәйрәме итеп уздырырга сөйләшеп, караңгы төшкәч кенә таралыштылар.
Чын мәгънәсендә, бүген авылга бәйрәмнәр бик кирәк икәнлеген күрсәткән, урамга сыймаган Урам бәйрәме булды ул.
Комментарийлар