Шәһри Казан

Урып-җыю, 18 сумлык төшке аш һәм ул турыда гына түгел

Авылда уттай урак өсте. Көннәр кызулыгы белән куандырмаса да, игенчеләр тизрәк финишка барып җитәргә ашыгалар.

Авылда туып-үскәннәрнең канындадыр инде ул, урып-җыюга бернинди катнашың булмаса да, кырда эшләгән комбайннарны күргәч, күңел сөенә. Ходай рәхмәте белән журналист булып эшләүнең бер өстенлеге - бик кызыксаң, читтән карап кына тормыйсын, һәр эшнең уртасына кереп кайный аласың. Нәкъ шулай иттем дә. Балтач районы «Арбор» күмәк хуҗалык җитәкчесе Хәмит Баязитовтан рөхсәт алып, бер көн, пешекчеләр белән бергә, кырда эшләүчеләргә төшке аш таратырга булдым.

Бармак бөгеп санар чаклар

Эш ашханә белән танышудан башланды. Биредә күптән түгел генә ремонт ясаганнар. Бар да заманча: өр яңа өстәл-урындыклар, чип-чиста юыну бүлмәcе, тәрәз төбе тулы гөлләр... Ашханәдә төп пешекче Гөлнара Низамова, аның ярдәмчесе Сөмбел Гарипова. Гөлнар да, Сөмбел дә авылда борынгыдан килгән иң матур традицияләрне саклап яши торган киленнәр. Һәр икесенең дә абзар тулы мал-туар, ишегалды тулы кош-корт, бакчада һәр төрле яшелчә, җиләк-җимеш. Әби-бабайлар белән килешеп, киңәшеп, вакытында кызуырак атлап, кирәк җирдә сабыр итеп яшиләр кызлар. Гөлнара өч бала анасы, Сөмбел әле яшь килен, бер кызлары бар. Кызына тугыз ай булганда, эшкә чыккан.

- Эш урыны булганда, баланы карыйбыз дип торганда, нигә чыкмаска? - ди.

Басуга да без Сөмбел белән барырга тиеш булдык, руль артында Ринат Нигъмәтуллин. Ринат та яшь гаилә башлыгы. Әле күптән түгел генә хатыны белән Казаннан әти-әниләре янына күченеп кайтканнар, Алла боерса, көзгә икенче балалары туачак. Бу кешеләр турында тәфсилләп язуым юкка гына түгел. Авылларга барган саен төпләнеп калган яшьләрне бармак бөгеп санау бер гадәткә керде, аз гына алга китеш ишетсәң дә куанып куясың.

27 кеше, 5 тукталыш

Без бүген ким дигәндә биш җирдә тукталыш ясап, егерме җиде кешене төшке аш белән сыйларга тиешбез. Менюда - винегрет, ит белән дөгеле аш, бәрәңге боламыгы белән гуляш, чәй, күмәч. Шушы бөтен ризыкның бәясе кырда ашаган игенче өчен 18 сумга төшә. Казандагы иң очсыз дигән кафеда да бер стакан чәйнең 20-25 сум булуына күнеккәнгә, бу сан минем өчен бик тә гаҗәп кебек тоелды. Аптыравымны әле күптән түгел генә Казан тормышыннан аерылган Ринат кына аң­лады. Кызлар мине башта ­кыйммәтсенә дип уйладылар, ахры, кирәкмәгән сүз әйткәндәй, каушап та киттеләр. Кичке аш ун сумлык буласы икән: пылау, мич ризыгы, ипи, чәй каралган.
- Безгә хәтле эшләгән Әкълимә ападан калган гадәт, һәр якшәмбе көнне ашханәдә мич ризыгы пешерәбез. Фермада эшләүче кызлар да шулай күнеккән. Урып-җыю чорында җитешмәсәгез, калдырып торыгыз дигәннәр иде, продуктлар булганда, пешерик дидек, - ди Сөмбел.

Көзге кыр эшләре бөтенесе бергә үрелеп бара. Бер яктан игеннәрне җыеп сугалар, шунда ук җир эшкәртәләр, икенче басуда чәчәләр, кышка азык әзерләү дә дәвам итә. Башта сукачылар янында тукталдык. Алар, гадәттә, бер басуда үзләре генә эшли икән, шуңа күрә төшке аш та һәркайсына аерым ашатыла.

- Әнә тегендә Илсур абый эшли, ул булмаса, басу бөтенләй буш кебек, - ди Сөмбел. - Ул иң тырыш, тәҗрибәле трактористларның берсе.

Басу уртасында берүзе эшләп ятучы трактористны көчкә эз­ләп таптык.

- Сезне монда кем күрә. Ашап алгач, бераз черем итеп алсагыз да була бит, - дип сорыйм кул юган арада Илсур Хәбибуллиннан.

Реклама

- Алай озакка тукталып торган юк. Ялгыз түгел без, Хәмит әле тегеннән, әле моннан килә дә чыга. «Хәмит Сәетеч» дип сөйләшәседер инде, - дип төзәтеп тә куя ул арада, елмаеп.

Үз авылыннан чыккан җитәкче булса, шунысы уңай инде, берәүләр өчен Хәмит, икенчеләр өчен абый, өлкәннәр энем дисә дә була. Ни дисәң дә, үз кеше.

Төп геройлар - комбайнчылар

Язгы чәчү вакытында кыр батырлары - чәчүчеләр булса, урак өстендә чын хуҗалар комбайнчылар. Комбайннар эшләп яткан басу кырмыска оясы кебек. Без килеп туктагач әллә ни арада җыйналып та беттеләр үзләре.

Хуҗалыкның икътисадчысы Самат Әскаров тиз генә урып-җыю торышы белән таныштырып китте. Бүгенге көнгә эшнең 70 проценттан артыгы тәмамланган, уртача уңыш гектарыннан хәзергә 35 центнер чыга икән. Алдан мактанасылары килмәсә дә, бар уңышны җыеп бетергәч, уртача күрсәткеч 40 центнерга якын булыр дип көтәләр. Иң алдынгы комбайнер Нурулла Ульданов, ул 6 235 тонна ашлык суктырган.

- VI класстан бирле комбайнда, якынча кырык ел дияргә була, күбрәк тә эшләп атканмын бугай, - ди Нурулла, уенын-чынын бергә кушып. Аңа әле 52 яшь кенә икәнлеген исәпләсәң, чыннан да, аз түгел. Ул башта комбайнер ярдәмчесе булып эшләгән, хәзер үзе яшьләрне өйрәтә.

- Техникалар төзек, оештыру яхшы, табигать шартлары гына бераз уңайсыз, - ди Нурулла.

Сүз иярә сүз китеп, авылда мәҗбүриләп калдырган чорларны да искә алдык. Бер начарның бер яхшысы дигәндәй, бу катгый канунның уңай яклары да булган: мәктәпне тәмамлаучылар белән аерым сөйләшүләр, укыр­га барырга юллама бирүләр... Ә иң кадерлесе - сабыр ит, кая барасың, эшләп тор, дип кешенең күңеленә үтеп, аның кирәклеген белдерү.

Авыл тормышы турындагы әңгәмәне чәчүчеләр янына баргач та дәвам иттек. Күп вакыт зарланырга өйрәнсәк тә, авылда калган яшьләргә ярдәм бар. Чәчүдә эшләүчеләр арасындагы дүрт яшь егеткә дә йортлы-җирле булырга «Арбор» күмәк хуҗалыгы булышкан. Андыйлар тагын бар диделәр.

Баштарак колхозда, аннан соң 25 ел мәктәптә егетләргә хезмәт дәресе укыткан Наил Галиев ­лаеклы ялга чыкса да, ел саен иртә яздан соңгы көзгә хәтле ургыч комбайнда эшли.

- Мин мәктәптә укыткан елларда гына балаларны эшкә, хезмәткә өйрәтүгә караш әллә ничә тапкыр үзгәрде. Мәктәпләрдә техникага, агач эшенә өйрәтү җайга гына салынып киткән иде, дәресләрне кыскартып бетерделәр, инде кабат игътибар бирергә уйлыйлар бугай. Компитердан гына агач юнышып, күлмәк тегеп эшкә өйрәнеп булмый, - ди ул.

...Бүген тузанга батып, көнне төнгә яллап эшләүче кадерле игенчеләребезгә барлык газета укучыларыбыз исеменнән иң җылы сүзләрне әйтәсе килә. Хезмәтегезгә, тырышлыгыгызга, үзегезгә олы рәхмәт!

Балтачның Арбор авылыннан фоторепортажны карагыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: