16+

“Уҗымнарның кырык проценты начар хәлдә”

Экспертлар корылык аркасында Татарстанда чәчүлекләрнең һәлак булуын фаразлый.

“Уҗымнарның кырык проценты начар хәлдә”

Экспертлар корылык аркасында Татарстанда чәчүлекләрнең һәлак булуын фаразлый.

Илкүләм агроиминиятчеләр союзы шундый кисәтү белән чыккан. “2023 елда төбәктә корылык күзәтелгән һәм җәйге-көзге чордагы корылыкның киләсе елда да дәвам итү куркынычы бар” дип белдергән оешма президенты Корней Биждов, космик мониторинг системасы мәгълүматларына нигезләнгән анализга таянып.
Белгеч ачыклаганча, әлеге мәгълүматлар Татарстанда ел башыннан сентябрь уртасына кадәр басуларның акрынлап кибүенә күрсәтә. Моның сәбәбе югары температура һәм явым-төшемнең аз булуы. "Октябрь уртасына ел башыннан республикада яуган явым-төшемнең гомуми күләме соңгы ун елда уртача күпьеллык нормадан 27 процентка кимрәк булды, тупланган температура – күпьеллык нормадан 7 процентка югарырак. Язгы чәчүгә бәйле вазгыятьне үзгәртү өчен, яңгыр кирәк. Әмма бу коры туфракка чәчелгән уҗымнарга ярдәм итә алмас", – дигән Биждов. 

“Яз барысын да күрсәтәчәк”
Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров та #ТатарстанОнлайн программасы вакытында, уҗымнарның кырык проценты начар хәлдә, дип белдерде.

– Ел үзенә бер төрле булды. Яз иртә килде, чәчү эше башланды, әмма берничә көн 12 градуска кадәр салкыннар булды. Шуның нәтиҗәсендә 50 мең гектар көзге культураларын югалттык. Җәй дә коры килде. Дым җитмәү уҗымнарда да тискәре чагылыш тапты. Россия авыл хуҗалыгы үзәге мәгълүматларына караганда, әлегә шундый картина: бүгенге көнгә уҗым культураларының 60 проценты тишелеп чыкты, ә 40 процент начар хәлдә. Алда әле җылы көннәр, бәлки әле, яхшы булыр. Яз барысын да күрсәтәчәк, – диде ул.

Министр ышандырганча, алдагы кыш өчен борчылырга кирәкми. Амбарлардагы икмәк республика халкына җитәчәк, моннан тыш узган елдан калган запаслар да бар. Сүз уңаеннан: узган ел аграрийлар 5 миллон тонна уңыш алды. Быел – 3,5 миллион тонна. 

Өмет юк түгел
Ноябрь башындагы җылы яңгырлы көннәр бераз булса да күңелгә өмет кертте, ди  “Кызыл Шәрык” агрохолдингының Кама Тамагы районындагы “Олы Кариле” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте агрономы Мансур Шәйхетдинов. Хуҗалык 635 гектар мәйданга көзге бодай чәчкән.

- Туфрак коры булса да, чәчми кала алмадык. Дымга эләккән бер өлеше, якынча 200 гектары әйбәт кенә тишелеп чыкты. Соңгы атнада көннәр җылы торгач, калганнары да галәмәт кенә шытып чыгып килә. Әмма кышка кергәндә һава торышы ничек булыр, язын нәрсә күрсәтер, белеп булмый. Бик салкыннар китеп, кар ятарга өлгермәгән булса, уҗымнар өшеячәк. Язын исә кинәт җылытмавы кирәк. Температура югары булса, туфракның өске өлеше кибәчәк, – ди ул.

Мансур абый әйтүенчә, мондый һава торышы 2018 елда да булган.
- Ул елны хәзерге кебек көзге яңгырлар булмады, уҗымнар тишелеп чыгарга да өлгермәде, – дип искә алды ул.   

Онытылган иске яхшы
 Арча районы фермеры Нәфил Гатауллин яшелчәчелек белән шөгыльләнә. Без шалтыратканда ул кырда иде. Быел көз дә коры килгәч, фермер кырларны тирән эшкәртү ысулын кулланып карарга булган.

- СССР вакытында ул кулланылып, соңгы вакытта онытылып калган иде. Һава шартлары бу ысулны кабат искә төшертте. Кар һәм яңгыр сулары күбрәк сеңеп калсын дип, быел тирән эшкәртүгә басым ясарга булдым. МТЗ 82 тракторы өчен киңлеге 2 метр, тирәнлеге 35 сантиметр булган агрегатны үзем эшләдем. Эшләргә уңайлы килеп чыкты. Эре хуҗалыклар да тирән эшкәртү белән шөгыльләнә хәзер. Безнең кебек кече хуҗалыкларга да вакыт җиткәндер. Өстәмә чыгымнар сораса да, бүгенге көн өчен ул аеруча актуаль. Дым безгә бик кирәк. Моннан тыш, кырда кар тотуны оештыра башларга исәп, – ди ул.  

«Ниндидер агроапокалипсис!» 
Танылган журналист Александр Латышев “Татар-информ”да  чыккан чираттагы язмасында шулай дип белдерә.
“Быел көз күп еллар эчендә беренче тапкыр бакчамдагы кое корыды. Октябрь-ноябрь айларында авыл чишмәләрендәге су дәрәҗәсе һәрвакыт төшә. Шуңа күрә аларны чистартуны да, ремонтлауны да елның бу вакытына туры китерәләр. Элек минем 8 метр тирәнлектәге коеда су көз ахырында да бераз кала – мунча өчен җитәрлек була иде. Ә быел ул бөтенләй бетте.

Сарымсак өчен җир казыдым, ә анда бер генә суалчан да юк, алар, дым эзләп, тирәнгә киткән. Аяк астында – корып беткән үләннәр. Топинамбурның биек сабаклары җиргә кадәр иелгәннәр. Гөлҗимешне киптерергә дә кирәкми, вак кына җиләкләр болай да кипкән. Алмагач, слива, чия агачлары яфракларын иртә койды. Әйе, ниндидер гадәти булмаган корылык...

Соңгы көннәрдә күптән көтелгән яңгырлар хәлне бераз йомшартты. Ләкин соң түгелме? Бөтен яшеллек салкыннарга зәгыйфләнеп керә. Мондый коры яз, җәй һәм көз башын хәтерләмим. Хәтта 2010 елның суперкоры җәеннән соң да яңгырлы көз хәлне йомшарткан иде. Ә быелгы сентябрь бик җылы килде. Яңгырлар да яумады. Ниндидер агроапокалипсис! – дигән ул.
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading