16+

Вахит «Солянкасы»: сезон ябылды, ә күңелдә җылы хисләр калды (ФОТОЛАР)

8 март көнне Кукмара районының Вахит авылы мәдәният йортында әлеге авылның талантлы,тырыш ир-егетләре катнашында "Егетләр солянкасы" булды. Хатын-кызлар көненә багышлап уздырылган бәйрәм тамашасы быел 9нчы тапкыр оештырылды.

Кунак ашы - кара каршы дигәндәй, Вахиттә Ватанны саклаучылар көненә хатын кызлар "Солянка" әзерләгән булса, егетләр исә, хатын-кызлар бәйрәмендә авыл халкына һәм кунакларга күңелле тамаша бүләк иттеләр.

300дән артык тамашачы каршында 30дан артык ир-егет 3 сәгатьтән артык тамаша күрсәтте ул көнне. Анда нинди генә концерт номерлары юк иде!? Монлы җырлар, дәртле биюләр, кызыклы скетчлар, "Вахитов" исемендәге хуҗалыкта төшерелгән куңелле видеоязмалар дисеңме!.. Кыскасы, бу көнне әлеге тамашада булганнар бер елга җитәрлек эмоцияләр белән катнашучыларга рәхмәтләр укый-укый таралышты.

"Солянка"ны шаян, сүзгә кесәгә керми торган, алыштыргысыз - Рөстәм Гарифуллин алып барды. Концерт ахырында әлеге проектның авторы, Вахит мәдәният йортының сәнгать житәкчесе - Шамил Шәфигуллин барлык катнашучыларга, тамашачыларга зур рәхмәтләрен житкерде.

Вахит авылының традицион "Солянка"сының 9нчы сезоны тәмам, ә алда - 10нчы, юбилей сезоны көтә!

Зилә Корбанова фотолары

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading