16+

Венера Галимуллина: «Мәскәүдә жюридагылар тортларга күрсәтеп, боларны кем ашый, кем сатып ала инде, менә татарочкаларныкын күрегез, диделәр»

Иң тәмле борай бәлешен Кукмарада пешерәләр. Миңа калса, бу беркем өчен дә яңалык түгел. Районның бер кафесына кергәч, шул турыда кызыксынмый кала алмадык, рецептын та сорадык. Журналист халкының, бөтен соравына да җавап тапмыйча, сине тынычлыкта калдырмый торган гадәте бар инде аның, бик озаклап төпченә торгач, бәлешне аннан да оста итеп...

Венера Галимуллина: «Мәскәүдә жюридагылар тортларга күрсәтеп, боларны кем ашый, кем сатып ала инде, менә татарочкаларныкын күрегез, диделәр»

Иң тәмле борай бәлешен Кукмарада пешерәләр. Миңа калса, бу беркем өчен дә яңалык түгел. Районның бер кафесына кергәч, шул турыда кызыксынмый кала алмадык, рецептын та сорадык. Журналист халкының, бөтен соравына да җавап тапмыйча, сине тынычлыкта калдырмый торган гадәте бар инде аның, бик озаклап төпченә торгач, бәлешне аннан да оста итеп...

Галимуллиннарның өен тиз таптык. Хуҗабикә шунда ук безне өйгә чакырды һәм тиз генә табын әзерли башлады. Мәшәкатьләнмәгез инде дигән саен, серванттан кунаклар өчен генә тотыла торган савыт-сабаны чыгарып, матур тәлинкә, чынаякларны парлап өстәлгә тезә торды. Зур матур чәйнек тә чыгып утырды. Сөйләшү рәвешенә, табынны матур итеп корып куюына караганда да, «культур-мультур» кеше икән бу дип уйлап утырам эчтән генә. Табынга кунаклар өчен генә пешерелә торган тәм-томнар менеп кунаклады. Әһә, мин әйтәм, майлы чүлмәк тышыннан билгеле була, бу чынлап та бик уңган кеше икән дим. Шул вакытта аның үз-үзенә таләпчәнлегенә, өстәл әзерләгәндә, кунак каршы алганда аның өчен бернинди вак-төяк юк икәнлегенә дә игътибар итми калмадым. Табынны нәкъ тиешенчә корып өстәл тирәли утырганнан соң, сорауларыма җавап та табылды: Венера апа гомер буе җәмәгать туклануы өлкәсендә хезмәт куйган икән.

Кооператив техникумын тәмамлаганнан соң, ул туган ягына кайтып, район кулланучылар җәмгыятендә инженер-технолог булып эшләгән. Анда унбиш ел эшләгәч, җәмәгать туклануы хозрасчет конторасында директор урынбасары вазифасын башкарган. Аннары шунда ук 12 ел директор булып эшләгән. 58 яшендә пенсиягә киткәннән соң, үзе әйтмешли, әз генә ял иткән дә тагын эшкә чыккан.



- Итек фабрикасы директоры, ашханәдә ремонт ясыйбыз, киңәшләрегез кирәк иде, дип чакырып алды. Аннары инде шул ашханәне арендага алып эшләргә тәкъдим итте. Шуннан миндә икенче бер сулыш ачылган кебек булды, кабат янып китеп эшли башладым. Бу эшкә туганнарымны, улым, киленемне дә тартып керттем. Киленем, минем бу өлкәдә белемем дә юк, башта укырга кирәк, дип карышып караган иде, мин сиңа үзем булырмын институт, дип, эшкә күндердем. Ул үзе дә бик тәмле пешерә. Хуҗалыгыбызда ат, сыер, сарыклар, тавык-чебешләр үстерәбез. Монысы да сыйфатлы ризык булдыру ихтыяҗыннан чыгып уйланылган эш. Бөтен кешегә дә эш җитәрлек. Пенсиягә чыкканда, булган белем-тәҗрибәләремне улларым, кызыма бирә алмадым дип борчылган идем. Вакыт үзе хәл итте дә куйды. Улым да, киленем дә шушы өлкәдә эшли хәзер, - ди аш-су остасы.

Венера апа танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗанов кул астында эшләп тә тәҗрибә туплаган. Элеккеге вакытларны ул сагынып искә ала.
- Советлар чорында бөтен әйбер дә ныклы контроль астында булды, ГОСТ таләпләрен катгый үтәү дигән нәрсә бар иде. Татсоюз өч айга бер тапкыр семинарларга чакырып тора. Анда өчәр көн укып кайтабыз. Каенанама рәхмәт, хәлемә керде, балалар белән кала иде. Ирем дә, юк, йөрмә, дип әйтмәде, аңлашып яшәдек. Ул чорда яшьләрне һөнәри осталыкка өйрәтү бик көчле иде. Япь-яшь кызларны тәҗрибә уртаклашу өчен кайларга гына алып бармадылар. Моның өчен яшь белгеч бернинди чыгымнар да тотмады. Бүген дә теләге булганнарга бар андый курслар, әмма яшь кешегә акча каян килсен. Ә элек ул акчалар булган, аның өчен махсус бүлеп биргәннәр. Юныс абый дигәннән, практиканы берьюлы «Татар ашлары йорты»нда үттем. Юныс абый бик оста җитәкче дә иде. Залга чыгарыласы ризыкларны иң башта үзенә алып менеп күрсәттерә. Үзе карап алгач кына табынга куялар. Болар миңа җитәкчелек эшендә дә зур дәрес булды, - ди ул.

Венера апага Мәскәүдә уза торган бөтенроссия күргәзмәләрендә дә катнашырга туры килгән. Аның әйтүенчә, татар ашлары, кая гына барып тәкъдим итсәң дә, зур кызыксыну уята.
- Бервакыт Мәскәүгә остазымны озата барырга туры килде. Ул анда, мастер исемен алу өчен, бәйгедә катнашырга дип барды. Нинди камыр ашларыбыз бар, барысын да пешереп, капчыкларга тутырып алып барганыбызны хәтерлим. Россиянең бөтен төбәкләреннән дә килгәннәр иде анда. Әллә ниләр кыландырып, биек-биек шаккатмалы тортлар эшләгәннәр. Бәйге жюрие шунда безнең эшне мактап телгә алды. Тортларга күрсәтеп, боларны кем ашый, кем сатып ала инде, менә татарочкаларныкын күрегез, туклыклы тәмле ризыклар алып килгәннәр, диде. Безнең кайсы ризыгыбызны гына алсаң да: шулпалы кайнар ашлармы, камыр ризыкларымы, чәй янына бирелә торган татлы ашамлыклармы - барысы да бөтен дөньяга мәшһүр дияргә була. Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, - ди ул.
Аның фикеренчә, оста пешерүчене әзерләү өчен кимендә ун ел кирәк. Бүгенге көндә аларның коллективында 25 кеше эшли һәм аларның һәркайсы үз эшләренең осталары.

Венера ападан борай бәлешенең ни өчен нәкъ менә Кукмарада оста итеп пешерелү серен дә сораштык.
- Борайны элек безнең районда гына үстерәләр иде. Аның бәлешен без җитмешенче еллар ахырыннан бирле пешерәбез. Ә халык арасында ул яңа гына популярлаша башлады, - ди ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading