16+

Ветеринарлар йорт кошларын тизрәк суярга киңәш итә

Күчмә кошлар җылы якларга киткәндә, сулыкларга ял итәргә төшеп утыралар һәм кош гриппы таралуга сәбәпче булырга мөмкиннәр. Шуңа да суярлык хәлгә җиткән каз, үрдәкләрне вакытында суярга кирәк, дип киңәшләрен бирде Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин матбугат очрашуында.

Ветеринарлар йорт кошларын тизрәк суярга киңәш итә

Күчмә кошлар җылы якларга киткәндә, сулыкларга ял итәргә төшеп утыралар һәм кош гриппы таралуга сәбәпче булырга мөмкиннәр. Шуңа да суярлык хәлгә җиткән каз, үрдәкләрне вакытында суярга кирәк, дип киңәшләрен бирде Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин матбугат очрашуында.

Хәтерләсәгез, узган елның октябрь аенда республикада биш кош гриппы чыганаклары теркәлде. Буа, Мөслим, Чүпрәле, Яшел Үзән районнарындагы фермер хуҗалыкларында казлар күпләп үлде. Белгечләрнең аларның үлү сәбәбе суда йөзгән кыргый үрдәктән булуын ачыклады. Аңарда кош гриппы табылган һәм ул авыру йорт казларына да күчкән булып чыкты. Ветеринарларның күмәк көче белән инфекция таралырга өлгермәде.

– Әлеге хәл тагын кабатланмасын өчен, йорт кошларын ябык режимда тотарга, сулыкларга төшермәскә кирәк. Кошларның миграция чорында кош гриппы таралу куркынычы аеруча арта, – дип кисәтте спикер.

Кошларда авыру билгеләре күренгәндә, кош хуҗаларының төп ялгышлары – чиргә каршы үзләре мөстәкыйль рәвештә көрәшә башлавы. Ә без беләбез, чирне яшереп калмый булмый, бу очракта кош гриппы бөтен хуҗалыктагы каз-үрдәкләрне, тавыкларны кырып салырга мөмкин. Шуңа да вакытында ветеринарларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Кош сатып алганда, кош грипыннан имин булган төбәкләрдән генә алу зарур. Сатып алганнан соң кимендә бер ай башка кошлардан аерым тотыгыз.      
Ел башыннан Россиядә кош гриппы очраклары унбиш торак пунктта ачыкланган. Болар – Әстерхан, Ростов, Төмән, Чиләбе өлкәләре, Краснодар крае, Дагыстан һәм Тыва республикларында.

Йорт хайваннары өчен икенче куркыныч авыру – дуңгызлардагы африка чумасы. Россиядә бу уңайдан вазгыять начарлана бара. 8 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, Россия территориясендә африка дуңгыз чумасының сигез чыганагы теркәлгән. Кыргый фаунада 29 чыганак карантинда, шуларның берсе Татарстандагы Яңа Чишмә районының “Красновидово” аучылык хуҗалыгында. Биш чакрым зонада чыганак табылу сәбәпле, шәхси хуҗалыктан егерме баштан артыграк дуңгызлар юк ителгән. Татарстанның Биологик ресурслар дәүләт комитетының хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын саклау идарәсе башлыгы Ренат Чиспияков сүзләренчә, авыру таралуны булдырмау өчен кыргый дуңгызларның саны контрольдә тотыла. Республика өчен норматив куелган, бер мең гектарга – 0,25 кыргый дуңгыз туры килергә тиеш.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading