16+

Аена 1-2 миллион сумга кадәр керем алып булса, бөтен кеше фермер булыр иде

«Минем гектар» проекты тәҗрибәсе барлык төбәкләргә дә таратылырга мөмкин. Россиянең Бакчачылар берлеге хөкүмәткә шундый тәкъдим әзерли.

Аена 1-2 миллион сумга кадәр керем алып булса, бөтен кеше фермер булыр иде

«Минем гектар» проекты тәҗрибәсе барлык төбәкләргә дә таратылырга мөмкин. Россиянең Бакчачылар берлеге хөкүмәткә шундый тәкъдим әзерли.

Проект нигезендә теләге булган һәр кешегә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне арзан бәядән (100 мең сумнан) сатып алып, шәхси максатларга да файдалануны күздә тота.

Проектның максаты – Үзәк Россиядә яшәүче халыкларны җир белән тәэмин итү. Шуның ярдәмендә бер гектар җирдә тормышын алып бару һәм бизнесын булдыру. Җир мәйданнары сулыклар һәм район үзәкләренә якын булган бистәләрдә бирелә. 

Гаиләсен туендырырга җитә
Дәүләт Думасы депутаты, Россия Бакчачылар берлеге рәисе Олег Валенчук билгеләп үткәнчә, “хәзерге вакытта илдә бакчачылык популярлаша бара, шул исәптән яшьләр арасында да. Бакчачылар өчен инде 4-6 сутый җитми". Аның сүзләренә караганда, зур участоклар ул демография һәм илнең азык-төлек куркынычсызлыгы. 

–    Бүгенге көндә планетада 900 миллион кеше ач, дөньядагы 100дән артык ил су кытлыгын тоя, ә 50 процент туфракның уңдырышлылыгы түбәнәя. Шуңа күрә әлеге тема бик мөһим, ул барыбызга да кагыла. Россия беркайчан да ачлык кичермәячәк, чөнки аңарда дөньядагы уңдырышлы җирләрнең иң зур запасы, һәм аны кулланырга кирәк. Җир кешеләрне иң авыр елларда ашатты, шулай булды һәм булачак та, иң мөһиме – кешеләргә ярдәм итү, – дигән ул “Опора России” иҗтимагый мәйданчыгында узган “Авыл территорияләрен һәм бакчачылыкны комплекслы үстерү” темасына багышланган түгәрәк өстәлдә.
"Минем гектар" проекты җитәкчесе Денис Бучельников фикеренчә дә, бер гектар эшмәкәр бакчачы өчен потенциал да. Шунда яшелчә утыртып, сатып акча эшли ала. Ә ни өчен нәкъ менә бер гектар дигәндә, Бучельников моны шушының кадәр күләмдәге мәйданның бакчачыларны үз гаиләсен тулысынча тәэмин итәргә мөмкинлек бирүе белән аңлата, моннан тыш үз участогында эшкуарлык эшчәнлеген дә алып бара алачак. “Проектта берничә тапкыр тест-драйвлар уздырдык, һәм шундый нәтиҗәгә килдек, бер гектардан һәр гаилә биләмәсе аена (бәлки, елынадыр бу?) уртача 1-2 миллион сумга кадәр керем алырга мөмкин" ди ул.

Отышлы булырмы?
Бу яхшы тәкъдим, әмма бу бөтен төбәкләр өчен дә уңышлы проект булырмы икән соң, ди Татарстан бакчачылар берлеге идарәсе рәисе Владимир Дейнекин. Аныңча, әлегә кадәр бирелгән җирләргә экскурсия оештырып, аларны ни рәвешле куллануларын күзәтеп, өйрәтеп кайту комачауламас иде. 
–    Ул җирләрне алганнардыр, әмма аннан нинди дә булса нәтиҗә бармы? Икенчесе – бер төбәктә уңышлы дип табылган проект икенчесендә отышлы булмаска да мөмкин. Әйтик, бездә андый буш җирләр юк дип әйтергә була, аларның барысының да хуҗалары бар. Шуңа да иң башта бу максатларга күпме җир буш булуын ачыкларга кирәк. Өченчесе – буш җирләр табылган очракта, аларны максатчан куллану, чөнки ул җир эшләргә тиеш. Әйткәнемчә, хуҗасы булып та буш яткан җирләр бар бездә. Аларны алып булмый, чөнки бу җирләр, билгеле бер срокта тартып алынмасын өчен, бер кешедән икенче кеше кулына күчеп тора. Шуңа да иң элек закон эшләргә тиеш, – ди ул.  

Бакчачылык ширкәтләре белән дә шул ук хәл, анда да ташландык дачалар шактый. Тик, әңгәмәдәшем билгеләп узганча, дәүләт бакчачылык ширкәтләренә ярдәм итәргә керешкәч, аерым алганда юллар, скважиналар төзелә башлагач, электр уты кертелгәч, халыкның ташландык дачаларга кире кайтуы күзәтелә. 
– Тик шулай да шәһәрдән ерак булган участокларга әле кире кайтырга теләүчеләр юк. Безгә шул проблеманы хәл итү мөһим. Шул ук вакытта хуҗасыз дачаларны кире алу механизмын карарга кирәк, – ди Владимир Дейнекин.  

Росреестр җитәкчесе урынбасары Алексей Бутовецкий исә, авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрне исәпкә алу проблемасы турында искәртеп, 2022 елда төзелгән бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне үстерү мәсьәләләре буенча хөкүмәт комиссиясе тарафыннан әлеге мәсьәлә хәл ителә башлавын хәбәр итә.
Шул рәвешле авыл хуҗалыгы җирләрен сатып алучы гражданнарга, милекне рәсмиләштерү катлаулы булмасын өчен, закон базасы әзерләнә.
Бакчачылар берлегендә закон проектын оператив рәвештә хупларга вәгъдә итәләр. Россия хөкүмәте адресына авыл территорияләрен үстерү буенча инде тәкъдимнәр әзерләнә. 

Ун сутый җир дә җитә
Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина фикеренчә, җир алу – бер нәрсә, аны бит әле эшкәртәсе дә бар. Анысы өчен техникасы да, вакыты да, күпмедер белемең дә, иң мөһиме – җирне яратуың кирәк. 

–    Мисал эзләп ерак йөрисе юк. Читтән бер кеше кайтып, дару үләннәре үстереп сатачакмын дигән ният белән, авыл кешеләренең пай җирләрен сатып алды. Әмма анда бернәрсә дә утыртмады, шул 172 гектар мәйданны ваклап сатып бетерде. Ул җирләрне сатып алган гаиләләрнең беришләре кайтып йортлар төзеде, кышны да шунда чыгалар. Утлары да, газ-сулары да юк иде. Соңгы елларда утлы булдылар анысы. Бу кешеләр “Анастасия”, “Звенящие кедры России” хәрәкәте тарафдарлары булып чыктылар. Янәсе, сатып алган җирләрендә экологик яктан чиста яшелчәләр үстермәкчеләр. Әмма егерме ел узды инде, кечкенә генә кишәрлектә кишер белән кабак үстерүдән ары киткәннәре юк. Ә зуррак масштабта эшләргә көчләреннән килми. Аңларга да була, җирне эшкәртү өчен техникаң булу, анда көне-төне тир түгеп эшләвең, вакытында җыеп алып, уңышны каядыр сакларга, сата да белергә кирәк бит, – ди ул, бу проектның уңышлы эшләп китүенә шикләнеп.   

Денис Бучельниковның бер гектардан һәр гаилә биләмәсе аена 1-2 миллион сумга кадәр керем алырга мөмкин дигәне белән дә килешеп бетми. Мондый керемнәр алып булса, бөтен кеше фермер булыр иде, ди авыл җирлеге башлыгы. Гаиләне туендырырга исә ун сутый җир дә җитә, әле сатарга да кала дип саный. 

Чүп үләне үстермәсеннәр
Җирләрне теләсә кемгә түгел, булдыклы һәм эшләү азарты булган кешеләргә генә сатарга кирәк дип саный Тукай районы фермерлар ассоциациясе рәисе, яшелчәчелек белән шөгыльләнүче фермер Минталип Миңнеханов та.

– Авылларның бүгенге көненә күз салсак, аның шушы хәлгә төшүе колхозлар белән совхозларның таркалып, авыл халкының гаиләсен туендыру өчен эш эзләп шәһәрләргә, предприятиеләргә китүенә барып тоташа. Инде хәзер халыкны кабат җиргә тартырга уйлыйлар икән, моны аларга бер гектар җир сатып кына хәл итеп булмый. Бердән, аны җирне ярата торган төпле, ышанычлы һәм тырыш кешеләргә генә сатарга кирәк. Икенчедән, аякка басып китәр өчен, баштагы бер биш елда салымнан азат итәргә. Өченчесе – техника, үсентеләр, орлыклар яки терлек, кош-корт сатып алганда, аның ярты бәясен хөкүмәт үз өстенә алсын. Әгәр дә бу кешеләр аякка басып, уңышлы эшләп китә икән, аны күреп, башкалар да тартылачак. Бер караганда, 100 мең сум күп түгел инде ул. Аны берничә кеше берләшеп тә алырга мөмкин. Шуннан кооперативка берләшеп тә эшләргә була. Теләк һәм тырышлык кына кирәк. Алган җирендә чүп үләне үстеп ятарлык булмасын, – ди ул. 
 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эйе телэк һэм торышлык кирэк анысы но өстэгелжрнең аяк чалмавы кирэк,бездэ авыл хужалыгын бөтеру бара тузга язмаган законнар,кирэкмэгэн кагэзлэр,и уцлап чыгарылган чирлэр белэн

    Мөһим

    loading